Уфада танылган тел белгече-тюрколог Гайнислам Ибраһимов вафат
(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Уфада 31 июль көнне 53нче яшендә танылган тел белгече, тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты, Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Гайнислам Ибраһимов вафат булды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгына галимнең туган апасы, режиссер һәм сценарист, филология фәннәре кандидаты Гөлчәчәк Сәламәтова хәбәр итте. Гайнислам Дәүләтбаев улы Ибраһимов 1968 елның 7 апрелендә ТАССРның Баймак районы Икенче Иткул авылында туа. Башкорт дәүләт университетын, шулай ук Анкара (Төркия) университетын тәмамлаган. Читать дальше...