Табигатьтән аңа сәләт, тырышлык, җырлы-моңлы нечкә күңел, тирән акыл, кыю йөрәк бирелгән. Сынауларда сынатмый, кешелек сыйфатларын югалтмый, үз юлыннан бара ул. Сәхнәдә үз-үзен тотышы, гадилеге, тәрбиялеге һәм зәвыклылыгы белән аерылып тора.
Иҗатта төрле темадагы җырлар эзли һәм таба. Берсеннән-берсе үзенчәлекле чыгышлар, заманча алымнар, кызыклы клиплар белән тамашачысын сөендерә.
Тимур Рамазанның тормышында булган зур сынау — фаҗига, шул ук вакытта могҗизаны хәтерләткән вакыйга турында сөйләштек. Читать дальше...