Башкортстанда сөйгән кызы янына барыр өчен, үсмер малай машина урлаган
Башкортстанның Баймак районында яшәүче 17 яшьлек үсмер танышының машинасын урлап, күрше районда яшәүче сөйгән кызы янына барган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте. Урланган «ВАЗ-2112» машинасын полиция хезмәткәрләре Хәйбуллин районындагы Беренче Мырза авылында тапкан. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Нигъмәт авылында яшәүче 34 яшьлек ир-ат ял көннәренә машинасын куеп калдырган урынын оныта. Ул машинасын үзе эзләп таба алмагач, ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать итә. Читать дальше...