Күзне кыссам, мин башкортмы?
Башкортстанның татар районнарында «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында» диктант яздырдылар. Фирүзә Ибәтуллина инстаграмда бу чараны яктырта һәм үзен « урман башкорты » дип яза. Шунысы аптыратты — татарның йөзек кашы булган җырчы Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе бит ул. «Интертат» моны «Бер гаиләдә ике милләт!» дип язып та чыкты. Төрле кеше үз фикерен әйтте. Мин исә бер сүз генә яздым — «Оятсыз». Апаң татар җырчысы булып күтәрелде, аның исеме белән бүген сез күтәрелмәкче буласыз. Апасы исән чакта Фирүзә дә татар булды. Читать дальше...