Башкортстан ут эчендә: «Янгын туктарга уйламый, кеше фаҗигасенә китерер дип куркабыз»
Бу көннәрдә Башкортстанда зур мәйданда урман янгыннары котыра. 8 август иртәсенә анда 1673,2 гектар мәйданда урманнар яна, дип хәбәр итте Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Узган тәүлек эчендә 47,85 гектар мәйданда 11 яңа янгын очрагы теркәлгән. Урманнар төп Хәйбулла, Җылаер, Зианчура, Бөрҗан, Баймак районнары территориясендә яна. Янгыннарны сүндерүгә 619 кеше һәм 142 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Ләкин бу аяусыз көрәштә аларның гына көче җитми, янгыннарны сүндерешергә волонтерлар һәм җирле халык та күтәрелгән. Читать дальше...