Башкортстанда соңгы табигый янгынны сүндереп бетергәннәр
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстан Баймак районында Ишмөхәммәт авылыннан җиде чакрым ераклыкта 620 гектар мәйданда урманнар яна иде. 20.35 сәгатьтә янгынны сүндереп бетерделәр. Бу хакта Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә. «Төп эш локализация буенча барганга күрә, янгыннар бетте. Әгәр локализацияләмәсәк, безнең 50 мең гектар мәйданда урман янар иде. Янгын сүндерүчеләргә, шулай ук урман янгыннарын сүндерергә ярдм иткән кешеләргә зур рәхмәт», — диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Читать дальше...