Башкортстанда Ирәндек тавын саклыйлар: Темәстәге Җыенда халык үз сүзен әйтте
Башкортстанда бу ялларда 5-7 мең кеше килгән Җыен узды. Ирәндек таулары тезмәсенә геологик разведка өчен бирелгән лицензия җирле халыкның тынычлыгын алды. Алар бу рөхсәт нәтиҗәсендә тауларда файдалы казылмалар, алтын табу башланачак дип курка. «Интертат» «Пруфы» басмасыннан һәм җыеннан алып барылган онлайн нигезендә күзәтү ясый.