Язучы Кәрим Кара: «Миңа медальләр бирәбез дип, башкорт булып язылырга өндәп йөрделәр»
Һади абый, ни өчен псевдонимыгыз Кәрим Кара? Татарда оялчанлык дигән табигый сыйфат бар. Мин озак еллар авыл мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыттым. Беренче хикәяләремне «Кызыл таң» газетасында бастыруны килештергәч, үз исемем белән чыгарган очракта аларны балалар укыячагын белдем һәм шуннан оялдым. Нигә «Кара»? Бу дөньяда озын гына гомер яшәлде, төрле чаклар булды. Идәннәренә келәмнәр җәелгән затлы рестораннарга үтеп кергәнем дә, җиде диңгез артыннан китерелгән әлвә-хәлвәләр ашап караганым да булды. Читать дальше...