Ике нәни баланы тереләй яндырып үтерү өчен, әти кеше өйгә ут төрткән
Россия Тикшерү комитетының Алтай өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе Бийск шәһәрендә яшәүче 33 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшереп бетергән. Ул ике баласын яндырып үтерергә маташуда гаепләнә, диелә ведомство хәбәрендә . Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның 18 ноябрендә Бийск шәһәрендәге урамнарның берсендә 33 яшьлек ир-ат элек бергә яшәгән хатынын очрата. Хатынның балалары авырый һәм ул даруханәгә баруын әйтә. Бу ир белән хатынның уртак 3 яшьлек улы һәм хатынның 11 яшьлек кызы өйдә үзләре генә була. Читать дальше...