Главные новости Болгара
Болгар
Август
2024
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15 16 17
18
19 20
21
22
23
24
25
26
27
28 29 30 31

100 бала атасы, плейбой һәм миллиардер: Павел Дуров турында ниләр билгеле

0

Павел Дуровның биографиясе

Павел Дуров 1984 елның 10 октябрендә Ленинградта туган. Әтисе Валерий Семенович – филология фәннәре докторы, Санкт-Петербург дәүләт университетында профиль кафедрасы мөдире, әнисе Альбина Александровна анда укытучы булып эшләгән. Ләкин малайга 4 яшь тулгач, гаилә 2 улы (Павел һәм аның абыйсы Николай) белән Италиягә күченә. Шулай итеп, булачак миллиардер 1нче сыйныфка Туриндагы мәктәпкә бара, ләкин анда берничә ел гына укый. Аннары Дуровлар Россиягә кайта, һәм Павел СПГУ академия гимназиясендә чит телләрне тирәнтен өйрәнү сыйныфында укый.

Дуров мәктәптә нинди була

Сыйныфташлары искә төшергәнчә, Павел Дуров мәктәптә тыйнак булган һәм мондый җитди уңышларга ирешә алырлык кешегә бөтенләй охшамаган.

– Гел бөкерәеп йөри иде, бик озын буйлы түгел иде. Аның күзләре начар күрә иде, әңгәмә вакытында күзләрен кысып карый, ләкин күзлек кими иде. Һәрвакыт пөхтә, чиста киенә иде. Пиджак кияргә ярата, чәчләрен стиляга кебек ялтыратып йөри иде, ләкин бу – бераз сәер күренә иде, – дип сөйли бизнесменның сыйныфташы. Һәм ул Павелның физкультура дәресен яратмавын искә төшерә.

Фото: © GLOBAL LOOK PRESS

Мәктәп елларында Павел фотога төшәргә яратмый һәм мәктәп чараларында сирәк катнаша. Сүз уңаеннан, сыйныфташ малайлары булачак даһины оялчан буларак түгел, ә укытучыга карата «розыгрыш»лар оештыручы буларак искә ала. Дуров информатика укытучысы Михаил Баразны яратмый һәм бервакыт мәктәптәге барлык компьютерларның заставкасын алыштыра: эш өстәлләрендә «Бараз үләргә тиеш» дигән язу пәйда була. Дөрес, системаларны ватарга туры килми, ул бары тик система папкасын ачып, анда эш өстәле фотосын гына алыштырган була.

Павел мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлый. Әле бала чагында ук ул программалаштыру белән кызыксына башлый, ләкин гаиләдә төп даһи ул булмый. Математикадагы гаҗәеп сәләтләрен аның абыйсы Николай күрсәтә. Инде 6-7 яшендә үк аны Италиядәге җирле каналда катлаулы математик тигезләмәләрне чишәргә сәләтле вундеркинд буларак күрсәтәләр. Һәм нәкъ менә Николай математика һәм информатика буенча дөньякүләм олимпиадаларда җиңүче була.

Университет һәм Павел Дуровның беренче проектлары

2002 елда Павел Дуров Санкт-Петербург дәүләт университетына укырга керә. Ләкин программалаштыру бүлегенә түгел: ул «инглиз филологиясе һәм тәрҗемә» белгечлеге буенча укый. Яхшы укый, телләргә сәләтен күрсәтә, хөкүмәттән, Президенттан, Потанин фондыннан стипендияләр ала. Һәм шунда ук филфакта фикердәше Илья Перекопскийны таба. Студентларны «Матрица» фильмына мәхәббәт бәйли, һәм алар икесе дә Интернет челтәренең киләчәге зур булуын аңлый. Студентлар, бергәләп, беренче проектлары турында уйлыйлар.

– Мин беренче тапкыр интернетны ачкач, веб-сайт булдырырга мөмкин булуына һәм башка кешеләрнең анда үз контентларын урнаштыра алуына гаҗәпләндем, – дип сөйләгән Дуров.

Булачак миллиардер ачкан беренче сайтлар: durov.com порталы (студент-филологлар өчен имтихан сорауларына җаваплар белән) һәм spbgu.ru югары уку йорты бергәлеге – студентлар белән аралашу өчен форум.

Фото: © GLOBAL LOOK PRESS

«ВКонтакте» социаль челтәрен ачу

Павел Дуровны бу гына канәгатьләндерми. Ул Матрица турында уйлый, фильм идеясе барлык кешеләрне челтәрдә берләштерергә, аларга онлайн аралашырга мөмкинлек бирергә мөмкин икәнлеген әйтә. Бу вакытта Павел АКШта булган дустыннан «Facebook» (Россиядә тыелган «Meta» компаниясе продукты) турында белә. Соңрак аны еш кына плагиатта гаеплиләр: янәсе, «ВКонтакте» – Цукерберг баласының рус калькасы гына. Ләкин, эшкуар сүзләренчә, ул, киресенчә, ничек эшләргә кирәкмәгәнлеген аңлаган.

Башта социаль челтәрне «Студенты.ру» дип атыйлар, ләкин бу исем озак калмый, Дуров аудиторияне чикләргә теләми. Ул шунда ук компаниянең генераль директоры була, Николай Дуров техник директоры була. Вячеслав Мирилашвили – беренче инвестор, нигез салучыларның берсе. Проектка акчаны ул әтисеннән алган, 30 мең доллар. Оештыручылар арасына Вячеславның дусты Лев Левиев та эләккән.

«ВКонтакте» 2006 елның 10 октябрендә – проектны булдыручының туган көнендә эшли башлый. Һәм ул бик тиз үзгәрә: Дуров даими рәвештә кулланучы интерфейсы өстендә эшли, нәрсәнедер яхшырта, төрен үзгәртә. Уйлап табучылар: «Өйгә кайтасың, ә Дуров бөтен җиһазларны күчереп куйган», – дип шаярта.

2010 елда «ВКонтакте»дагы дивар – кулланучылар теләсә нинди язмалар калдыра алган реаль дивар аналогы юкка чыга. Битләр «Твиттер»дагы кебек микроблогка охшый башлый. Консерватив аудитория Дуровны озак вакыт гафу итә алмый һәм челтәр буйлап «Дуров, диварны кире кайтар» мемнары тарала. Ләкин тәҗрибә күрсәткәнчә, яңа «ВКонтакте» аудитория өчен уңайлырак булып чыга.

Фото: © GLOBAL LOOK PRESS

2007 елда «ВКонтакте» битләрне карау саны буенча «Яндекс»ны узып китә. 2008 елда яңа рекорд куя.

Павел Дуров һәркем өчен табышмак булып кала. Ул интервью бирми, аның каравы, еш кына үз блогы турында яза. Аның мондый серлелеге очраклы гына түгел дип уйлыйлар: ул үзенең «героена» – «Матрица»дагы Неога охшарга тели һәм интернет челтәрендә генә булуын күрсәтә.

Хакимият белән конфликтлар һәм «ВКонтакте»ны сату

2007 елда компаниядәге өлешне «Mail.ru Груп»ка нигез салучылардан булган Юрий Мильнер сатып ала. Ә 2011 елда Дуров җәнҗаллар үзәгенә эләгә. «ВКонтакте»да оппозиционерлар үз эшчәнлеген координацияли башлый, Дуровтан протест төркемнәрен бетерүне сорыйлар – ул баш тартып, үз блогында прокуратурага карата шаярту сүзләре яза. 2013 елда ул шулай ук махсус хезмәтләргә евромәйдан һәм аны оештыручылар турында мәгълүмат бирүдән баш тарта.

Шул ук вакытта Дуров эпатаж кыланышлар авторы була һәм хәтта полиция игътибарына да эләгә. 2013 елда ул Невскидагы Зингер йортындагы үз офисы тәрәзәсеннән 5 меңлек купюраларны чәчеп күңел ача.

– Кызганыч, шәһәр көне уңаеннан оештырылган бу зур булмаган хәйрия лотереясен бик тиз туктатырга туры килде. Халык, бигрәк тә исерекләр, ерткычлана башлады. Шулай булгач, икенче тапкыр шәһәр тарихын һәм Петр I биографиясен белү буенча викторина оештырабыз, бу – Петербург рухына күбрәк туры киләчәк. Тавыш бирү виджетын бик яхшы куллану! – дип яза эшкуар социаль челтәрләрдә.

Ә 2013 елда Павел Дуровны полицейскийны бәрдерүдә шикләнәләр – өстәвенә, махсус рәвештә. Видеоязмадагы кадрлардан күренгәнчә, «О388МР» номерлы «Мерседес»та Дуровка охшаган кеше юл йөрү кагыйдәләрен боза, ә аннары газга баса, полицейскийны бәрдерә һәм, туктамыйча, китеп бара. Дуров аның машинасы булмавын һәм руль артында йөрмәвен әйтә.

Болар барысы да бизнесменны «ВКонтакте» акцияләреннән тулысынча котылырга этәрә. Барлык 100 процентын да Mail.ru Груп ала. Апрельдә Дуров генераль директор вазифасыннан китә, Европа буйлап визасыз сәяхәт итү өчен, Сент-Китс һәм Невис утрау дәүләте ватандашлыгын ала, һәм Берлинда яңа IT-компания офисын ача.

«Telegram» барлыкка килү

2014 елда абыйлы-энеле Дуровлар зур аудиториягә шифрланган хәбәрләр алмашу өчен кушымта булдыра. Павел шундый эшләнмә ясауларын Эдвард Сноуденның фаш ителүе этәрүен әйтә.

Фото: © GLOBAL LOOK PRESS

2018 елда «Телеграм»ны Россиядә блоклыйлар – Дуров махсус хезмәтләргә шифрлау ачкычларын бирүдән баш тарта. Башка илләр белән дә ул шулай ук эшли – мөгаен, Франциядә тоткарлануы да шуның белән бәйледер.

2023 елда Дуров «Телеграм»ның яңа интерфейсын күрсәтте. Кулланучы хәбәрләрне тавыш белән җыя ала, ә язышудагы стикерлар күз алдында ук очып чыга.

Дуров миллионер булгач

– Миңа бик иртә бай булу бәхете тиде. 22 яшькә минем банк счетында миллион доллар иде, 25тә – дистәләрчә миллион, 28дә – йөзләрчә миллион. Әмма бу мине беркайчан да шатландырмады, – дип сөйләгән бизнесмен үзенең блогында. Беренче миллионны Павел инде 2006 елда ук эшләгән булып чыга, димәк, социаль челтәр тиз арада уңышка ирешкән.

2017 елда Дуров Дубайга күченә, чөнки анда салымнар юк. Интервьюда ул «елына 180 көн теләсә кайсы ил хөкүмәтенә эшләргә теләмим» дип әйтә. «Телеграм» офисы биек йортларның берсендә, 23 катта ачыла.

2021 елда «Forbes» Павел Дуровны Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең иң бай кешесе дип атады. Аның байлыгы 17,2 млрд сумга бәяләнгән.

2024 елда аның байлыгы 15,5 млрд доллар тәшкил иткән. Ул шулай ук «Forbes» версиясе буенча иң бай россиялеләр рейтингының 8нче баскычына эләккән.

Павел Дуровның шәхси тормышы

Павел Дуров өйләнмәгән, рәсми рәвештә 2 баласы бар. Аның шәхси тормышы мессенджердан да катырак шифрланган, журналистлар тикшерүләре барышында бернинди уңышка ирешә алмый.

2024 елда Дуровның дус кызы петербурглы Ирина Болгар мөрәҗәгать белән чыкты: янәсе, ул – Павелның 3 баласының әнисе. Һәм фото да күрсәтте: Леяга 11 яшь, Даниэльгә 8 яшь, Давидка 7 яшь. Һәм әтиләре дә фотода. Дуров җавапсыз калмады:

Фото: © GLOBAL LOOK PRESS

– Минем 100дән артык биологик балам бар. Бер тапкыр да өйләнмәгән һәм, гомумән, тормышта ялгыз булган ир-ат өчен бу ничек мөмкин, дисезме? 15 ел элек мин беренче тапкыр хатыны белән балалары булмаган дустымның сәер үтенече буенча донор булдым. Сперма банкы җитәкчелеге әйтүенчә, ул вакытта югары сыйфатлы материал дефицит булган, шуңа күрә аноним рәвештә берничә парга ярдәм итү – минем бурычым иде. Миңа билгеле булганча, хәзер минем дөньяның 12 илендә балаларым бар.

Фото: © GLOBAL LOOK PRESS

Шулай ук Дуров, аның балалары бер-берсен таба алсын өчен, үз ДНК кодын ачарга вәгъдә итә.

Павел Дуровның тормыш кагыйдәләре

Павел Дуровка 36 яшь тулгач, ул аңа яшь чагындагыдан да күпкә яхшырак күренергә һәм матур картаерга мөмкинлек бирә торган тормыш кагыйдәләре белән уртаклашты.

Ул алкогольдән баш тартырга, күп йокларга, артык ашамаска, физик күнегүләр белән шөгыльләнергә, стрессны чикләргә, ит ашамаска һәм ялгыз яшәргә киңәш итә.

Хәер, пластик хирурглар, бик теләп, монда тагын бер кагыйдәне өстәрләр иде: тышкы кыяфәтне үзгәртү буенча белгечләргә барырга. Табиблар Павел үзендә нәрсәләрне үзгәртә алуы турында сөйләгән.

Ул колак формасын үзгәртү буенча операция ясаткан һәм йөзенә тагын да брутальрәк төсмерләр биргән булырга мөмкин. Әлбәттә, фитнес та үз ролен уйный.

«Дзен.ру»дан тәрҗемә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



Мытищинское предприятие ООО «Водомер» получило Диплом победителя в региональном конкурсе «100 лучших товаров России»

Свыше 6,5 тысячи жителей Москвы и Московской области получили справки о статусе предпенсионера в клиентских службах регионального Отделения СФР и МФЦ

Отделение СФР по Москве и Московской области предостерегает: не поддавайтесь на уловки мошенников!

Радио Romantika рекомендует open-air «Легенды мирового рока»


Из океана - на Платт

Жители Сыктывкара помогут сделать родной город чище

Спа-тур в Fish Point family resort

И жили они долго и счастливо


America ramps up hunt for Hamas boss Yahya Sinwar to try to stop all-out Middle East war

Eleven sensational Premier League transfers that could yet be done including huge deals for Man Utd and Chelsea

Boeing ‘humiliated’ over upstart rival SpaceX rescuing stuck astronauts | Reporter Replay

Former Jamaica ace hopes new guide for mums in football leads to better support for female players with children


Соцфонд проиндексирует пенсии работающим пенсионерам в феврале

500 первоклассников получили подарки от строителей АО "ДиМ"

МВД: Количество нелегалов в России превысило 630 тысяч человек

В Свердловской области повысили плату за капремонт жилья


Выживач Tiles of Survive доступен в Google Play 27 стран

Clair Obscur: Expedition 33 creative director speaks about the dark fantasy RPG's stunning Unreal Engine 5 graphics: 'It’s a key foundation for the studio to really look for the latest technology'

Asus ROG Zephyrus G16 (2024) GA605 review

Мафия-НН: В уютном ресторанчике в центре города встретились девять одноклассников, чтобы отпраздновать Новый Год и провести веселый вечер


Як встановити ручки на планці для дверей


Первые юношеские Исламские игры

В Казани военнослужащие Росгвардии в очередной раз стали донорами крови

После неожиданного поражения в Кубке красно-белые намучаются еще и в чемпионате. Прогноз на «Спартак» — «Рубин»

Казанский гроссмейстер Владислав Артемьев снова стал чемпионом России, второе место занял ростовчанин Андрей Есипенко, третье – Даниил Дубов из Москвы, а петербуржец Максим Матлаков финишировал десятым




Молодежный автобусный тур «Мин. Син. Татарстан» приехал в Тетюши и Буинск

Мыло, сладости и сувениры: в Ленино-Кокушкино прошел фестиваль самозанятых

100 бала атасы, плейбой һәм миллиардер: Павел Дуров турында ниләр билгеле

Две симбирянки приняли участие в полуфинале конкурса «Татар кызы»


«Это мой личный вызов»: как Аюпова переживает о будущем Камаловского театра

Канделаки: Минниханов вывел «на космический уровень» историческое наследие РТ

Ордынская долина царей: сенсационная находка археологов на берегах Волги

В Нижнекамском районе Татарстана росгвардеец проверил безопасность детского палаточного лагеря и провёл для ребят профилактическую беседу


Раскрыты все болезни Елены Рыбакиной. Она пропустила уже восемь турниров в 2024 году

Хачанов проиграл Эвансу в матче первого круга US Open, они играли 5 ч 35 мин

Александрова вышла в третий круг US OPEN, где сыграет против Соболенко

Хачанов проиграл в самом долгом матче в истории турнира US Open


Жажда славы или охота за наследством? В Сети появились гражданская жена и дети Павла Дурова

Ирина Болгар выложила первое совместное фото с Павлом Дуровым — доказательства, что он отец ее детей

В Камско-Полянской поликлинике идет ремонт по нацпроекту

Равил Фәйзуллин яшьләргә: «Акча тәхеткә менгән чак, ләкин үз халкыңа хезмәт итү мөһим»


Музыкальные новости

Андрей Макаревич раскрыл истинные чувства к Пугачевой: «Я ее люблю»

Порнофильмы снимали на съемной квартире в Краснодаре

Гагарина вернётся к бывшему мужу, Алсу и Абрамов официально развелись, а Тимати готов жениться

Грамм вам не унция // Цена золота на российском рынке обновила локальный максимум



Свыше 6,5 тысячи жителей Москвы и Московской области получили справки о статусе предпенсионера в клиентских службах регионального Отделения СФР и МФЦ

Социальный фонд оказывает помощь эвакуированным жителям Курской области

Велопробег в Болгаре по случаю Дня республики собрал рекордное число участников

Соцфонд проиндексирует пенсии работающим пенсионерам в феврале


Кубок России. «Локомотив» — «Химки». Прямая трансляция, смотреть онлайн

«У вас будет мальчик!» Финалисты шоу «Место силы» предсказали Глюкозе беременность

Форум «Активное долголетие в Подмосковье» прошел в Одинцове

Амбассадор фонда без кистей рук установил мировой рекорд в дисциплине стронгмен


«Китаец» настолько сильно эволюционировал, что я сначала даже не поверил. Обзор нового Haval F7 (2024)

В Москву по М-12: сколько стоит и как долго ехать?

Электромобили Эволют из такси выставили на продажу. Сколько просят за машины?

Счетная палата нашла нарушения при строительстве путинской трассы Москва – Екатеринбург


Моди в разговоре с Путиным подтвердил готовность принять участие в саммите БРИКС

VIII выпуск международного рейтинга «Три миссии университета»

Путин пригласил Аббаса на саммит БРИКС в Казань

Путин пригласил президента Палестины Аббаса на саммит БРИКС в Казани




Суд признал законной блокировку сайта независимого саратовского издания

Суд признал законной блокировку сайта независимого саратовского издания


Минниханов обсудил сотрудничество в создании новых вакцин с главой центра Гамалеи

В Татарстане школьница съела шаурму и умерла: Организм не выдержал отравления

В Казани военнослужащие Росгвардии в очередной раз стали донорами крови

В Казани врачи спасли пациентку, у которой после ожогов голова приросла к шее


В Киеве обвинили Зеленского в краже денег у пенсионеров


После неожиданного поражения в Кубке красно-белые намучаются еще и в чемпионате. Прогноз на «Спартак» — «Рубин»

Первые юношеские Исламские игры

Казанский гроссмейстер Владислав Артемьев снова стал чемпионом России, второе место занял ростовчанин Андрей Есипенко, третье – Даниил Дубов из Москвы, а петербуржец Максим Матлаков финишировал десятым

DCLogic поддержит титульный бой чемпионки мира на международном турнире по боксу


Додон призвал восстановить сотрудничество между Минском и Кишиневом

На 99%: чем опасен возможный разворот Минска от Москвы в сторону Запада?



Минниханов обсудил сотрудничество в создании новых вакцин с главой центра Гамалеи

Рустам Минниханов: В новом учебном году откроют двери 11 школ и 10 детсадов

«Масштабно и креативно!»: Рустам Минниханов посетил ледовое шоу Алины Загитовой

В День республики Минниханов осмотрел один из обновленных дворов Казани


Почему северное сияние всё чаще переливается в небе над Сибирью – рассказал эксперт

Четыре юных орловчанки отправились в «Путешествие мечты» во Владивосток

Электромобили Эволют из такси выставили на продажу. Сколько просят за машины?

В «Орловском полесье» отреставрировали территорию Святого источника


Жажда славы или охота за наследством? В Сети появились гражданская жена и дети Павла Дурова

В Камско-Полянской поликлинике идет ремонт по нацпроекту

Ирина Болгар выложила первое совместное фото с Павлом Дуровым — доказательства, что он отец ее детей

В Свияжске Минтимер Шаймиев открыл фестиваль русской культуры


Ревнивый муж залил зеленкой бывшего мэра Архангельска на съемках фильма

Портативный ТСД корпоративного класса Saotron RT-T70

Денис Мантуров встретился с губернатором Архангельской области Александром Цыбульским

Беспроводной сканер штрих-кодов SAOTRON P05i промышленного класса


В ДТП под Симферополем погибли два человека

Часть Симферполя без света, Евпатория и часть Ялты без воды

Людей чудом не оказалось на остановке, в которую влетела BMW

Художник из Симферополя Виктор Нефедов создаст в Нальчике граффити на площади 260 квадратных метров


«Это мой личный вызов»: как Аюпова переживает о будущем Камаловского театра

Сербский хор и частушки: чем удивит фестиваль русской культуры в Свияжске

Куркыныч могҗиза: Болгарда исерек өстеннән зәңгәр трактор чыгып китә. Ул исән кала!

Пьяный россиянин переходил дорогу, потерял равновесие и оказался под колесами трактора












Спорт в Татарстане

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Российский теннисист Медведев вышел в третий круг US Open






«Я мать троих детей Павла Дурова»: Первое интервью подруги создателя Telegram

Дамир Исхаков: «Татарларның теле кыпчак телләренә керсә дә, болгар теленең эзе дә бар»

100 бала атасы, плейбой һәм миллиардер: Павел Дуров турында ниләр билгеле

В двух районах Татарстана оборудовали новые пляжи