Васил Шәйхразыев сугыш ветераннарына Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырды
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Бүген Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөек Ватан сугышы ветераннары Әсхәт Минһаҗетдинов һәм Ришат Исмәгыйлевтә кунакта булды. Аларга Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы белән котлады һәм Бөтендөнья татар конгрессы медальләрен тапшырды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...