Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2015

Новости за 27.03.2015

Лукашэнка застаецца адзіным прарасейскім кандыдатам: Цароў, Старыкаў і Данілін пра будучыню Беларусі

Радыё Свабода 

Халодная вайна, крах Амэрыкі і справядлівы сьветапарадак — праўладная расейская моладзь распавяла, якой яна бачыць Расею ў 2045 годзе. А ідэолягі і функцыянэры «Русского мира» — пра тое, дзе ў ёй месца Беларусі.

Киемендә яктылыкны чагылдыру элементы булмаган җәяүлегә 500 сум штраф янаячак

«Зәй офыклары» 

 Юл йөрү кагыйдәләренең җәяүлеләргә кагылышлы өлешенә 1 июльдән үзгәрешләр кертелә. Тәүлекнең караңгы вакытында юл читеннән баручы җәяүледә машина утын чагылдыра торган элементлар кертелгән кием булмаса, ул 500 сум штрафка тартылырга мөмкин. ЮХИДИ идарәсендә моның олы юлларда җәяүлеләрнең тапталу очракларын киметүгә өлеше зур булачак дип исәплиләр. Мондый киемнәрнең күпләп чыралыла башлаячагы турында да мәгълүмат бар.

“Азаль” “Моңлы тамчы” фестивалендә катнаша

«Зәй офыклары» 

 Иртәгә Бөгелмәдә “Моңлы тамчы” III республика балалар иҗат коллективлары фестивале була. Анда Зәй районы данын Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Азаль” балалар вокаль-хореографик ансамбле яклый. Иҗат коллективы “Тугай” һәм “Баграж буйлары» керәшен халык җырлары белән чыгыш ясаячак.

Зәй шәһәр прокуратурасы баланың торакка хокукларын яклады

«Зәй офыклары» 

 Зәй шәһәр прокуратурасы бер ир-аттан кергән мөрәҗәгать нигезендә, балигъ булмаган кызның торакка хокуклары бозылу буенча тикшерү үткәргән. Эш барышында 2004 елда торакны граждан милке итеп күчерү вакытында балигъ булмаган баланың әнисе белән бергә теркәлү исәбенән төшерелеп, икенче адрес буенча теркәлүе ачыкланган. Ә ярты елдан соң баланы хосусыйлаштырылган фатирга теркиләр. Әмма бала әнисенең дөрес кылынмаган гамәле аркасында торакны хосусыйлаштыру хокукыннан мәхрүм кала. Зәй шәһәр прокуратурасы балигъ булмаган баланың хокукларын яклап... Читать дальше...

Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен дәваханәдә дүрт заманча палата булдырылды

«Зәй офыклары» 

 Зәй үзәк дәваханәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәренә заманча шартлар тудырылган махсус палаталарда хезмәт күрсәтелә. Юыну, бәдрәф бүлмәләре үзендә булган, барлык көнкүреш-техникасы белән җиһазланган, ягъни уңай шартлар тудырылган палаталар травматология, хирургия, неврология һәм терапия бүлекләрендә булдырылды. Аларны төзекләндерү эшен шәһәрнең эре предприятиеләре башкарды. Һәр палатаны кайсы оешма төзекләндерүе турында мәгълүмат биредә махсус табличка формасында беркетеләчәк. Читать дальше...

Әлмәттә тукталышларны юалар

«Әлмәт таңнары» 

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин “Шәһәр автомобиль юллары идарәсе” предприятиесе хезмәткәрләренә тукталышларны тиешле тәртипкә китерүне йөкләде.

Читать дальше...

Музыкантларның 4 яшьлек кызларын тартып алганнар

«Әлмәт таңнары» 

Кызны приютка урнаштырганнар.

Башта аны Казандагы “Гвардейский” полиция бүлегенә алып китәләр, аннан “Гаврош” приютына озаталар. Әти-әнигә сабыйны  социаль-куркыныч шартларда яшәгәне өчен алып китүләрен аңлаталар. Музыкантлардан күршеләре зарланган булган. Алар полициягә әти-әнисенең сабыйны интектерүләрен, хәтта кул күтәрүләрен хәбәр итә, дип яза “Эфир-24”.



Ташбилге авыл китапханәсенә башлангыч мәктәп укучылары тыл хезмәтчәннәре белән очрашуга килделәр

«Әлки хәбәрләре» 

 bsn.irk.ru 

Бөек Җиңү… Совет кешеләреннән аңа ирешү өчен күпме корбаннар һәм көч соралды! Солдатлар фронтларда көрәш өчен яуга барсалар, тылда җиңүне хатын-кызлар, картлар һәм балалар якынайтты. Алар җилкәсенә сугыш чоры авырлыклары калды бит. Завод станоклары артында, басу-кырларда – бөтен жирдә алар хезмәт куйды.

Шушы авыр еллар истәлекләрен яшьләргә җиткерү өчен үткәрдек тә инде без әлеге очрашуны. Мәктәп укучылары "Сугыш урлаган балачак" дип аталган әдәби-музыкаль композиция әзерләгән иделәр. Читать дальше...

Кичә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Хабрахман Шафигуллинның иҗат кичәсе узды( фотолар)

«Авыл офыклары» 

Кичә туган авылы- Югары Тегермәнлектә Татарстан язучылар берлеге әгьзасы, Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Хабрахман Шафигуллинның иҗатын зурлап билгеләп үттеләр.

Читать дальше...

30 МАРТ – 5 АПРЕЛЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ

«Заман сулышы» 

Кучкар (21.03-20.04)ларның күбесе бу атнада максатына ирешер. Эшегездә мөһим үзгәрешләр көтелми. Шәхси тормышыгызга килгәндә, яраткан кешегез белән ачуланышып, мөнәсәбәтләрегезнең бөтенләй таркалуы бар. Ялгызлар яңа танышу-очрашулардан тыелып торса иде.  

Читать дальше...

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш

«Зәй офыклары» 

 Соңгы елларда  Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укучылар арасында техник иҗат белән шөгыльләнүчеләр санын арттыруга җитди игътибар бирә. “Дәрестән соң - мәктәп” проектының бер өлеше булган техник иҗатны үстерү балалар-яшүсмерләрне файдалы шөгыльләргә тартудан тыш, эшче һөнәрләрен, төрле юнәлештәге инженерлык белгечләрен популярлаштыруны, илкүләм киләчәк икътисади бурычларны хәл итүгә йөз тота. Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелүче “Мин - оста!” техник иҗат фестивале дә әлеге максатны күздә тотып оештырыла. Читать дальше...

Җыр – гомер юлдашы

«Зәй офыклары» 

 Зәебез талантларга бай. Бу көннәрдә шуларның берсе - Флера Мөнәвир кызы Гыйниятова үз иҗатына гашыйкларны җыеп, иҗат кичәсе үткәрергә җыена. Районда үткәрелүче  чараларда катнашып, аһәңле тавышы белән тамашачылар күңелен яулаган Флера аерым концерт бирерлек  җырчы дәрәҗәсенә күтәрелде. Аның репертуары халык, эстрада  җырларына бай. Иҗат кичәсе алдыннан без аның белән әңгәмә кордык.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Зарина Дияс

Зарина Дияс может встретиться с Ариной Соболенко на топовом турнире






Новый турмаршрут по местам жизни святителя Тихона разработали в Подмосковье

Медведев: от мелких стран НАТО останется «мокрое место» при конфликте с Россией

Под Симферополем продолжается строительство нового крупного микрорайона

Итальянский бренд возвращается в РФ, оказавшись на грани банкротства в Европе