ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Новости за 03.12.2020

Россия Дәүләт Думасы депутаты Актаныш районы объектларында булды

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 3 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш таңнары» , Рузилә Хәсәнова). Бүген Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Актаныш районына эшлекле сәфәр белән килде. Кунакны район башлыгы Энгель Фәттахов каршы алды һәм озатып йөрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Әнәк  авылының «Бабайда кунатка» паркы Актаныш районына эшлекле сәфәрнең башлангыч ноктасы булды. Аннары Әлфия Когогина Иске Богады авылына юнәлде, анда ул мәдәният йорты төзелеше барышы белән танышты. Сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия... Читать дальше...

Түбән Камада компьютер томографиясе узу өчен махсус чатыр куйдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камада Менделеев урамы, 45нче йорт адресы буенча урнашкан шәһәр балалар хастаханәсе янында махсус чатыр куелды. Хәзер компьютер томографиясенә килүчеләр үз чиратларын җылыда көтә ала. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Бу хакта инстаграмда үз битендә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәйдуллин яза. «Мобиль палата ашыгыч ярдәм автомобильләрен бушату өчен билгеләнгән. Анда компьютер томографиясенә... Читать дальше...

Татарстан хоккей командалары арасында матчта биш алка өстенлек белән «Ак Барс» җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Түбән Кама шәһәрендә «Нефтехим-Арена» боз сараенда Татарстанның ике хоккей командасы көч сынашты. Җиңүне Казанның «Ак Барс» командасы яулады. «Нефтехимик» — «Ак Барс» матчы 1:6 исәбе белән төгәлләнде. Әлеге ике команда бу сезонда дүртенче тапкыр очрашты. Өч уенда Казан командасы җиңде. Беренче период. Унынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Патрис Кормье исәпне ачты (0:1). Ундүртенче минутта «Нефтехимик» уенчысы Кирилл Воробьев гол кертте (1:1). Читать дальше...

Аксубайда полилингваль мәктәп ачу турында хыялланалар

Tatar-inform.tatar 

(Аксубай, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Аксубайда «Адымнар» полилингваль мәктәбен ачу турында хыялланалар. Бу хакта журналистларга Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов хәбәр итте.  «Техник яктан бик җиһазланган, татарча белем бирүгә юнәлеш алган яңа мәктәп ачасы иде. Бу мәсьәлә, бәлки, киләсе елда хәл ителер дип ышанабыз», — диде Камил Гыйльманов.  Ул бүген, туган телдә белем бирүне оештыру өчен, белгечләр җитеп бетмәвен, шул сәбәпле оптимизация кирәклеген әйтте. «Президентка да җиткерелер бу хакта. Читать дальше...

Эдуард Хәйруллин Казанда беренче яңа совет йорты төзелеше турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин үзенең «Яңа Тартария» YouTube-каналында Мергасов йорты: аның тарихы, төзелеш турындагы имеш-мимешләр һәм аңа тотылган акчалар хакында сөйләде. «Төзүчеләр йортны камыштан яки тимер чыбык белән кушып үрелгән камыш сабагыннан ясалган плитә, Кремльдәге Спас-Преображенский монастыреның сүтелгән чиркәү кирпечен һәм агачларын, хәтта тирес тә кулланып салганнар дип сөйлиләр», — дип кызыклы имеш-мимешләре белән уртаклашты Эдуард Хәйруллин. Читать дальше...

Авыл хуҗалыгы техникасын ташламалы лизингка алганда яңа мөмкинлек барлыкка килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан аграрийлары ташламалы лизинг программасы буенча авыл хуҗалыгы техникасын «алдан броньлау» мөмкинлегенә ия булды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Ташламалы лизинг аграрийларга иң уңай шартларда заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалар сатып алырга мөмкинлек бирә. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән 2020 елның 1 декабреннән «Росагролизинг» АҖ авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен махсус тәкъдим кертте ... Читать дальше...

Марат Әхмәтов милли мәктәпләрне заманча җиһазлау бурычы торганын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Аксубай, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда милли мәктәпләрне заманча җиһазлау бурычы тора. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Аксубайдагы киңәшмәдә әйтте. «Милли мәктәпләр начар җиһазланган. Без республикада мөмкин кадәр кыска срокларда заманча инерактив җиһазлар белән тәэмин итү бурычын куйдык. Бу балалар туган телләрендә мөмкин кадәр кызыксынып шөгыльләнсен  өчен кирәк»... Читать дальше...

В Нурлатском районе выявлена незаконная рубка дуба и сосны

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Неустановленные лица произвели незаконную рубку лиственных пород с диаметром ствола 16 см и более объемом 11,92 куб.м в количестве 6 деревьев, принадлежащих Нурлатскому лесничеству в Тумбинском участковом лесничестве. Ущерб составил 693 381 руб.



«Ярдәм» фонды чатырында инвалидлар өчен хәйрия ашы һәм концерт булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). «Ярдәм» мәчет каршында эшли торган «Ярдәм» фонды чатырында сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен хәйрия ашы һәм концерт булды. Чаралар 1 декабрьдә башланган Инвалидлар декадасы уңаеннан үткәрелде. Бу хакта хәйрия фондының матбугат хезмәте хәбәр итә. Төшке ашта начар күрүче һәм ишетүче, шулай ук коляскадагы инвалидлар, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары һәм ДЦП диагнозы булган кешеләр, Юдино инвалидлар җәмгыяте әгъзалары катнашты. Хәйрия ашына килүчеләрне Казан шәһәре Думасы депутаты... Читать дальше...

Татарстан халыклары ассамблеясы Туган телләр елына әзерләнә башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Халыклар дуслыгы йортында Татарстан халыклары ассамблеясы советының чираттан тыш утырышы узды. Чарада Туган телләр елына әзерлек, шулай ук төбәк милли-мәдәни автономияләре уставын актуальләштерү мәсьәләләре каралды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә. Утырышны Татарстан Халыклары ассамблеясе советы рәисе, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Ул  Covid-19 пандемиясенә карамастан, 2020 елга билгеләнгән барлык чараларны да диярлек уздыра алганлыкларын искәртте. Читать дальше...

Марат Әхмәтовка 20 ел элек Хәсән Туфан музей-йортына биргән бүләген күрсәттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Аксубай, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Аксубайда эш сәфәрендә булды. Аңа Иске Кармәт авылындагы Хәсән Туфан музей-йортына 20 ел элек үзе биргән бүләген күрсәттеләр. Мөдир музей эчендә экскурсия үткәргәндә, почмактагы телевизор һәм видеоплеерга ишарәләде. Аны Марат Әхмәтов 20 ел элек, Хәсән Туфанның тууына 100 ел тулган елны... Читать дальше...

Миңнеханов Габделганиевне Татарстан товарларын онлайн-танытуда җаваплы итеп билгеләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада электрон сәүдә каналлары аша Татарстан продукциясен алга этәрү мәсьәләләре буенча эшче төркем төзү турында боерыкка кул куйды. Төркемнең җитәкчесе итеп Татарстанның бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев билгеләнде. Документ тексты республиканың рәсми порталында урнаштырылган. «Эшче төркемгә 90 көнлек срокта Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне алга этәрүгә ярдәм итү концепциясен эшләү һәм Татарстан... Читать дальше...

Татарстан синоптиклары томан һәм бозлавык турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 декабрьдә, Татарстан территориясендә томан төшү һәм бозлавык хасил булу көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Һава шартларының начараюы төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә көтелә. «Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан төшәчәк», - дип кисәтә синоптиклар. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.

Казаннан Наталья Таркаева Мордовия Хөкүмәтендә финанс буенча вице-премьер булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Мордовия Дәүләт җыены депутатлары Татарстанның элеккеге икътисад министры урынбасары Наталья Таркаеваны республика вице-премьеры вазифасына билгеләп куюны хуплады. Карар бүген төбәк парламентының чираттагы сессиясендә кабул ителде. Таркаева кандидатурасын Мордовия башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Артем Здунов тәкъдим итте. Үз чыгышында ул Татарстанда кандидатның кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү белән шөгыльләнүен билгеләп үтте. «Таркаеваның профессиональ эшчәнлеге — акча белән эш итү. Читать дальше...

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын өч кеше үлде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын өч кеше үлгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Вафат булганнарның өчесе дә ир-атлар, алар 1943, 1957 һәм 1965 елларда туган. Барлык очракларда да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча билгеләнгән. Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирустан 144 үлем очрагы теркәлгән. Элегрәк «Татар-информ» республикада тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясен 87 кеше йоктырганлыгын хәбәр иткән иде.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләрен тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Мәскәүдә «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләү тантаналы чарасын уздырды. Республика алдындагы хезмәтләре өчен тугыз кеше билгеләп үтелде. Чара Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Президенты сәламләү сүзендә коронавирус инфекциясе пандемиясенә карамастан, Татарстан үзенең йөз еллыгын лаеклы дәрәҗәдә билгеләп үткәнлеген әйтте. Россия Президенты... Читать дальше...

Яңа ел төнендә кафе һәм рестораннарга төнге өчкә кадәр эшләргә рөхсәт иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда Яңа ел бәйрәме төнендә җәмәгать туклану урыннарына төнге өчкә кадәр эшләргә рөхсәт иттеләр. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул турыда карарны имзалады. «Татарстанда Яңа ел бәйрәмендә, 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә, җәмәгать туклануы биналары 03.00 сәгатькә кадәр эшли ала», — диелә карарда. Башка көннәрдә, моңарчы кертелгән чикләүләр нигезендә, кафе һәм рестораннарга элеккегечә 24.00 сәгатькә кадәр генә эшләргә рөхсәт ителә. Моңа... Читать дальше...

«Казан утлары» журналы өлкәннәр һәм балалар өчен әдәби конкурс игълан итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Казан утлары» журналы татар телендәге әдәби әсәрләргә конкурс игълан итә. Бу хакта редакция хәбәр итә. «Аһ, туган каумем газиз!» дип аталган әдәби конкурс Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән берлектә үткәрелә. Журнал тәкъдим иткән конкурста катнашу өчен повесть һәм хикәя жанрындагы әсәрләр сорала. Җиңүчеләргә 1, 2, 3 урыннар һәм өчәр кызыксындыру премиясе каралган. Иң яхшы әсәрләр «Казан утлары» журналында басылып чыгачак. Читать дальше...

Киләсе елгы «бюджет бәлешендә» күпме ит һәм бәрәңге булыр?

Tatar-inform.tatar 

Киләсе елгы «бюджет бәлешендә» күпме ит булыр, ул күбрәк бәрәңгедән генә тормасмы икән? «Әгәр син сәясәт белән шөгыльләнмәсәң, сәясәт үзе синең белән идарә итә башлый». Беренче каналның җитәкчесе Константин Эрнест сүзләре бу. Сәясәттән шактый ерак торырга тырышкан кешеләр өчен бу сүзләр, бәлки, чит-ят булып ишетелер. «Һәр кеше дә сәясәт белән шөгыльләнә башласа, атка печән кем сала?» — дип әйтүчеләр дә табылыр. Ләкин атка печән салучы да, иртәгә үзем нәрсә ашармын да, малкаемны ничек туендырырмын икән, дигән тормыш куйган сорауга җавап эзли. Читать дальше...

Новости России
Москва

«Где ваши манеры?»: интервью со звездным экспертом по этикету Дианой Булатовой


Камал театры татар авылларына экспедицияләр нигезендә туган спектакль чыгарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры татар авылларына экспедицияләр нигезендә туган «Хуш, авылым» документаль спектаклен чыгарды. Бүген ул премьера алдыннан журналистларга һәм труппага тәкъдим ителде. Режиссёр Айдар Җаббаров әлеге тамашаны документаль спектакль буларак, экспедиция нәтиҗәләреннән чыгып куйган. Бетеп бара торган авылда яшәгән кешеләрнең тарихын театрның яшь буын артистлары сөйли. Сәхнә әсәре кеше язмышлары чагылган монологлардан тора. Алар татар язучылары... Читать дальше...

Республика бизнес-омбудсменының районнардагы вәкилләренә таныклык тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан бизнес-омбудсменының муниципалитетлардагы вәкилләренә таныклык һәм күкрәк билгес тапшырылды. Пандемия һәм ковидка каршы чикләүләр булу сәбәпле, Казандагы тантана инде берничә тапкыр кичектерелде. Шулай да белгечләр апрельдән үк үз районы эшкуарларының проблемаларын хәл итү белән шөгыльләнә. «Быел апрельдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың һәр муниципалитетында эшмәкәр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый вәкилләре институтын оештырырга кушты. Читать дальше...

Белгечләр COVID-19 инфекциясеннән соң куркыныч өзлегү билгеләрен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). АКШның Мэйо клиникасы белгечләре мультисистемалы ялкынсыну синдромы симптомнарын атады. Авыру COVID-19 инфекциясенә кирәгеннән артык иммун җавап нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Medical Xpress басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Бу авыру балаларда да (MIS-C), өлкәннәрдә дә (MIS-A) чир йокканнан соң беренче берничә атна эчендә, COVID-19 авыруының төп симптомнары булганда барлыкка килергә мөмкин. Ул гәүдәнең һәм органнарның төрле өлешендә ялкынсыну тудыра... Читать дальше...

Милли музейда Салих Сәйдәшевнең култамгасы куелган бердәнбер портреты тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Республикасы Милли музеенда композитор Салих Сәйдәшевнең 120 еллыгына багышланган «Сәнгатьтә Сәйдәш образы» күргәзмәсе ачылды. Анда Салих Сәйдәшевнең култамгасы куелган бердәнбер портреты тәкъдим ителде. «Күргәзмәдәге төп экспонат — композитор исән вакытта рәссам Әмир Вәлиәхмәтов ясаган бердәнбер портрет. Портретта Сәйдәшевнең култамгасы бар. Рәссам бу портретны Салих Сәйдәшевнең үз бүлмәсендә ясаган. Вәлиәхмәтов вафат булганнан соң... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

П’ять українок отримали суперниць в основі турніру WTA 1000 в Мадриді: результат жеребкування






Котэ

Шойгу отстранил арестованного Иванова от должности заместителя министра обороны

Выпуск инновационных протезов наладят в Подмосковье

Подмосковный школьник выиграл сертификат на образование в олимпиаде