ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Новости за 01.02.2021

Түбән Камага 2 мең доза вакцина кайтартылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Түбән Камада коронавирустан вакцинациянең беренче этабын 576 кеше узды. Ә 150 кеше прививканың ике этабын да ясаткан. Түбән Камада яшәүче тагын 5 меңгә якын кеше дәвалау оешмаларына прививка ясату теләген белдереп, мөрәҗәгать иткән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Узган атна ахырында Татарстанга 19 мең доза «Спутник V» вакцинасы партиясе кайтартылган, аларның 2 меңе якын көннәрдә Түбән Камага кайтарылачак.

Чирмешәндә Герой генерал Иван Конев истәлегенә чаңгы ярышы булды

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 1 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Марат Гомәров). Чирмешәннең Советлар Союзы Герое Иван Конев истәлегенә мәктәп укучылары арасында узган чаңгы ярышрында район мәктәпләреннән 28 команда катнашты. Яшь спортчылар район үзәгендәге Сабан туе паркында әзерләнгән чаңгы юлларын эстафета рәвешендә үтте. Дүрт кешелек команда вәкилләренең һәрберсе стадионнан старт алып, парк капкасы яныннан әйләнеп, берәр километр араны узарга тиеш иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Төп, тугызъеллык... Читать дальше...

Быел 135 югары уку йорты документларны онлайн кабул итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Дәүләт хезмәтләре порталында мәктәпне тәмамлаучылар онлайн рәвештә гариза бирә ала торган югары уку йортларының саны 135гә кадәр артачак. Әлегә кадәр «Югары уку йортына онлайн керү» сервисыннан файдаланучыларга 54 югары уку йорты ачык иде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте. Узган ел югары уку йортларына документларны дәүләт хезмәтләре порталы аша бирү мөмкинлегеннән 20 меңнән артык абитуриент файдаланган. Мондый форматта 70 меңгә якын гариза бирелгән. Читать дальше...

ЮХИДИ машина йөртүчеләрне һава торышы начарланганда шәһәр читенә чыкмаска чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстан ЮХИДИе машина йөртүчеләрдән һава торышы начарлану фаразланганда шәһәр читенә чыкмауларын сорый. «Татар-информ» республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, синоптикларның фаразлары буенча, сишәмбе, 2 февральдә, Татарстанда буран көтелә, ул вакытта күз күреме начарлана. 20 метрга кадәр көчле җил, юлларда кар көртләре һәм бозлавык булырга мөмкин. Республика ЮХИДИ хезмәткәрләре көчле кар һәм күз күреме начар булганда, аеруча игътибарлы булырга кирәк... Читать дальше...

Шәриф Камал бәйгесе җиңүчесе тәрҗемә иткәндә кыенлык тудырган сүзләрне атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Шәриф Камал исемендәге әдәби п ремия нең «Тәрҗемә» номинациясендә лауреаты Азат Якупов «Курай моңы» әсәрендә «моң», «Аллаһым», «бәрәкәт» кебек сүзләрне рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә иткәндә мәгънәви яктан кыенлык туганын әйтте. «Курай моңы»ның инглиз һәм рус теленә туры килгән сүзләрен әйтеп уза алмыйм. Төрле ысуллар белән тәрҗемә итәргә тырыштым, бик күп искәрмәләр һәм чагыштырулар кулланырга туры килде. «Курай моңы» сүзтезмәсен «Звуки курая» дип тәрҗемә итәсем килмәде. Читать дальше...

Ульяновскида татарларны болгар дип язылырга чакырган элмә такталар пәйда булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Ульяновск шәһәре урамнарында җанисәптә татар булып түгел, ә болгар булып язылырга чакырган элмә такталар урнаштырганнар. Баннерда күренекле рус тарихчысы Николай Карамзинның: «Хәзерге татар халкы берсе дә үзен татар дип атамый, әмма һәркайсы үз җиренең үзенчәлекле исеме белән атала», — дигән сүзләре язылган. Шул ук баннерда зуррак хәрефләр белән: «Без хәтерлибез: без — болгарлар!», — дип язып куйганнар. Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен «Татар-информ»... Читать дальше...

Татарстанда циклон аркасында төнлә көчле кар һәм буран көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда урыны белән һава шартларының начарлануы көтелә. Сәбәбе - көньяк-көнбатыштагы циклонның Урта Идел буена килүе. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, төнлә һәм көндез республикада көчле кар, буран көтелә. Көньяк-көнбатыштан исә торган җил төньяк-көнбатыштагысы белән алышыначак, көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Шулай ук кар көтелә, көндез көньяк-көнчыгыш районнарда карлы яңгыр явачак. Читать дальше...

Россиядә туристик кешбэк программасының өченче этабын эшләтеп җибәрү планлаштырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Россиядә туристик кешбэк программасының өченче этабын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Россия туриндустрия берлеге матбугат секретаре Ирина Тюринага сылтама белән РИА Новости хәбәр итүенчә, Туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм) туроператорларга җибәргән хатта турпакетлар, круизлар сатылачак һәм кунакханәләрдә урнаштыру 20 июньгә кадәр булачак, диелгән. Шул ук вакытта хатта акциянең өченче этабы кайчан башланачагы һәм юлламаны нинди вакытта сатып алырга мөмкин булуы күрсәтелмәгән. Читать дальше...



Татарстанда законсыз акцияләрдән полиция бүлекләренә 400дән артык кеше китергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда санкцияләнмәгән акцияләрдән полиция бүлекләренә 400дән артык кеше китергәннәр. Кичә республиканың төрле шәһәрләрендә санкцияләнмәгән протест акцияләре узды. «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, акцияләрдә 600дән артык кеше катнашты. Төрле хокук бозулар өчен полициянең территориаль бүлекләренә 419 кеше китерелгән. Исегезгә төшерәбез, элегрәк «Татар-информ» Казанда санкцияләнмәгән акциядә катнашучылар... Читать дальше...

Татарстан мөселманнары ковидтан вакцинаның хәләллеге турындагы сорауга җавап алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Коронавирустан вакцина уйлап тапкан Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәк Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең препаратның хәләллеге турындагы соравына җавап бирде. РБК хәбәр итүенчә, «Вакцинада кеше тәненнән алынган компонентлар юк», - дип ышандыра «Спутник V» вакцинасын эшләүчеләр. Бу хакта Россия мөселманнарының Диния нәзарәте Голәмәләр советы рәисе урынбасары Илдар Аляутдиновка юлланган хатта әйтелгән.   Әгәр препаратта ислам дине тарафыннан тыелган компонентлар булса... Читать дальше...

Кирилл Петровның хәлиткеч алкасы «Ак Барс» хоккейчыларына Чиләбедә җиңү китерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Чиләбе шәһәрендә «Трактор» уенчыларына каршы уенда 3:2 исәбе белән җиңде. Беренче периодның икенче минутында гол керде. Исәпне «Трактор» һөҗүмчесе Лукаш Седлак ачты (1:0). Унтугызынчы минутта «Ак Барс» уенчысы Стефан Да Коста исәпне тигезләштерде (1:1). Икенче период. Унсигезенче минутта Артём Лукоянов Казан командасын бер алкага алга чыгарды (1:2). Периодның соңгы минутларында «Ак Барс» һөҗүмчесе Патрис... Читать дальше...

Алабуга янындагы М7 трассасында ритуал хезмәт күрсәтү машинасы янып беткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Алабуга янындагы М7 трассасында катафалк машинасы янып беткән. «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, бүген 14.52 ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм 112 номерына Хлыстово торак пункты янындагы юл читендә «ГАЗель» микроавтобусы януы турында хәбәр килгән. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр катафалк машинасы януын күргән. Микроавтобус йөртүчесе 25 яшьлек ир-ат хәрәкәт вакытында автомобильнең мотор бүлеме яна башлавын күргән. Читать дальше...

Ульяновск татарлары мишәрлек темасын куерткан Тямаевны милләткә зыян салуда гаепләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин һәм Ульяновск Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина концертларда мишәрлек темасын куерткан җырчы Фирдүс Тямаевны милли бергәлеккә зыян салуда гаепләделәр. Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үз концертларында еш кына мишәрләргә мөрәҗәгать итеп: «Мишәрләр, сез кайда?», «Мишәрләр, алга!» — дип сәхнәдән кычкыра. Үзенең мишәр булуы турында Илсөя Бәдретдинова да еш әйтә, аның мишәрләргә багышланган җыры да бар. Читать дальше...

Луиза Янсуар: Профессиональ югарылыкка ирешкән кешеләр яхшы хезмәт хакы алырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Шагыйрә, Татар китабы йорты директоры Луиза Янсуар профессиональ югарылыкка ирешкән кешеләргә яхшы хезмәт хакы түләнергә тиеш дип саный. «Үз заманында татар әдәбиятында ашыкмый гына иҗат иткән һәм бихисап энциклопедик белем хәзинәсе калдырган „Әбүгалисинә“ кебек әсәрләребез булган. Нигә әле без яңадан профессиональ югарылыкны, белемне яхшы түләнергә тиешле өлкә дип бәяләүдән киттек икән? Без аңа кайтырга тиеш дип уйлыйм», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында. Читать дальше...

«Бөек Болгар» урта гасыр сугышы фестивале «Очрашулар индустриясе Оскарын» алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). «Бөек Болгар» урта гасыр сугышы фестивале ел саен үткәрелә торган EFEA Awards Россия вакыйгалар индустриясе премиясенең «Ел вакыйгасы» номинациясендә җиңүче булды. X Евразия ивент-форумы (EFEA) һәм Event LIVE форумының оештыру комитеты хәбәр итүенчә, EFEA Awards премиясе Россия вакыйгалар тармагының иң яхшысы булып тора, аны телдә «Очрашулар индустриясе Оскары» дип атыйлар.  Рейтинг Россия массакүләм мәгълүмат чаралары, форумнар, күргәзмәләр, конгресслар, фестивальләр... Читать дальше...

Шәриф Камал бәйгесе җиңүчесе: Язучылык эше ошаса да, язучы булам дигән максат куймыйм

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Проза» номинациясендә Шәриф Камал исемендәге премия җиңүчесе, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Алинә Хәбибуллина язучылык белән шөгыльләнүен хобби дип атады. «Язучылык белән шөгыльләнү әлегә хобби булып кала, әлегә без дөньяга үз сүзебезне әйтәбез. Аудитория өчен яза башлагач, профессиягә дә әйләнә алыр иде, мөгаен. Язучылык эше ошаса да, мин үземә язучы булам, дигән максат куймыйм. Киләчәктә каләмем язудан туктамас дип өметләнәм»... Читать дальше...

АКШ дәүләт секретаре протестлар русияләрнең канәгатьсезлеген күрсәтә дип белдерде

Azatliq.org 

Русиядә ике атна рәттән узган киңкүләм протестлар русияләрнең канәгатьсезлеген күрсәтә һәм Русия хөкүмәте әлеге протестларга Американың катышы бар дип бик каты ялгыша диде АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен.

Чаллыда машина ике укучыны бәрдергән, авыр җәрәхәтләнгән кызлар хастаханәдә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда машина ике укучыны бәрдергән, авыр җәрәхәтләр алган кызларны хастаханәгә озатканнар.  «Татар-информ»га авария урыныннан үз хәбәрчесе сөйләвенчә, бүген көндез ЗЯБ бистәсендә18/70 номерлы йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булган. Ачыкланганча, 13нче модель «Лада» машинасында 20 яшьлек егет дүртенче сыйныфтагы ике укучыны җәяүлеләр кичүендә бәрдергән. Төрле имгәнүләр алган кызларны Автошәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә илткәннәр. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын дүрт ир-ат үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән дүрт үлем очрагы теркәлгән. «1938, 1942 һәм икесе1956 елда туган ир- атлар вафат булды» , — диделәрТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. Үлем сәбәбен патолог-анатомик экспертиза ярдәмендә ачыклаганнар. SARS-CoV-2 вирусы идентификацияләнгән. Республикада яңа коронавирус инфекциясеннән үлем очракларының гомуми саны 273кә җитте.

Новости России
Москва

Выпуск ЦФА на платформе «Атомайз» поможет снизить нагрузку на экологию


Гатчина татарлары намаз йорты булган мәдәни үзәк төзергә җыена

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин Ленинград өлкәсенең актив җәмәгать эшлеклесе, Гатчина шәһәре һәм Гатчина районының «Юлдаш» татар-башкорт җәмгыяте рәисе Ильяс Норов белән Гатчина районында намаз йорты булган беренче мәдәни-агарту үзәге булдыру турында фикерләште. Очрашуда «Юлдаш» татар-башкорт җәмгыятенең 20 еллыгын һәм Гатчина шәһәрендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын бәйрәм итү уңаеннан... Читать дальше...

Шәриф Камал бәйгесе җиңүчесе: Әдәби тәрҗемә — миллион китерә торган эш түгел

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Шәриф Камал исемендәге әдәби премия нең «Тәрҗемә» номинациясендә лауреаты Азат Якупов әдәби тәрҗемә өлкәсен хезмәт хакы аз түләнелә торган эш дип саный. «Тәрҗемәче һәрвакытта әдәби тәрҗемә белән эш итә ала. Әдәби тәрҗемә миллионнар китерә торган эш түгел. Мин үземне тәрҗемәче итеп күрәм. Киеренке хәлдә булсам да, тәрҗемә иткәндә күңелем ял итә. Яхшы тәрҗемәче булыр өчен, телне камилләштерергә генә түгел, төрле өлкәләрне дә үзләштерү зарур. Киләчәктә бәйгедә тупланган тәҗрибәне кулланып... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов: хочу вернуться в топ-10 ATP






«Мама, я так устала»: 22-летняя эквилибристка из цирка Запашного предчувствовала собственную смерть

Авиационно-космическому Кубку по хоккею с шайбой присвоили имя летчика Сергея Богдана в Подмосковье

Родителям будущих школьников в Ступине напомнили о записи в первый класс с 1 апреля

Краевед Багдыков рассказал о легендарном ростовском скрипаче Мироне Хачумове