ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Новости за 05.02.2021

Аксубай районы авыл клубында тарих почмагы булдырылган

Tatar-inform.tatar 

(Аксубай, 5 февраль, «Татар-информ», « Авыл таңнары », Зинаида Леонтьева). Аксубай районы Яңа Чуаш Адәмсуы авыл клубында «Чуаш өе — үз тамырларыңны истә тотып яшә» дигән музей-күргәзмә экспозициясе ачылды. Күргәзмә — авыл, крестьяннарның мәдәниятен һәм көнкүрешен үзенә туплаган борынгы почмак. Авыл өендә безнең ата-бабаларыбызны әйләндереп алган, аерым эшләрне башкаруда, кечкенә балаларны тәрбияләүдә ярдәм иткән борынгы әйберләр аша узган гасырларның чуаш гаиләләре тормышы күрсәтелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Читать дальше...

Римма Ратникова Кукмара мәктәпләрендә балаларның туклануы белән кызыксынды

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 5 февраль, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Алсу Сәләхетдинова). Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова Кукмара районының Манзарас, Кукмара өченче урта мәктәпләрендә, күппрофильле лицейда балаларның туклануы белән кызыксынды. Манзарас мәктәбе директоры Альбина Мөхәммәтова сүзләренчә, бүгенге көндә белем йортында 461 бала укый. Укучыларның һәрберсе кайнар аш белән туклана. 1-4 сыйныфларга, озынайтылган көн төркемен дә кертеп, өч тапкыр ашату каралган. Туклану графигы санитар-эпидемиологик вазгыятьне истә тотып оештырылгач... Читать дальше...

Атна ахырына Татарстанда суытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Бу атна ахырында Татарстанда һава торышы циклонның тыл өлеше йогынтысында формалашачак. Төньяк-көнбатыш һава агымнары белән салкын арктик һава килә башлаячак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте. Шимбә көнне төнлә һәм көндез һава температурасы -13 градуска кадәр, ә төнлә һәм иртән урыны белән аязганда -18 градуска кадәр төшәчәк. Кар көтелә, урыны белән буран булачак. Җил тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Синоптиклар юлларда көчле бозлавык барлыкка килү турында кисәтә. Читать дальше...

«Полиглот Петров белән татар теле» видеокурсының икенче сезоны әзерләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Тимур Рәхмәтуллин).  YouTube-каналында «Полиглот Петров белән татар теле» видеодәресләренең икенче сезоны чыгачак. Ул татар телен яхшы белгән кешеләргә исәпләнәчәк. «Миллиард.татар» сайтында интервьюда бу хакта проект авторы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин сөйләде. «Сер итеп әйтәм, алга этәргән курсларның икенче сериясе әзерләнә инде - видеодәресләр яздырыла», — дип хәбәр итте ул. Читать дальше...

Казанда Әмәт бистәсе янындагы юлны су басканын видеога төшергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Казанда Әмәт бистәсе янындагы юлны су баскан, аны видеога төшергәннәр. Бүген социаль челтәрләрдә Әмәт магистрале урамында зур күлдәвекне төшергән видео пәйда булды. Роликта машиналарның су баскан юлдан авырлык белән чыгулары күренә.   Видео авторы сүзләренчә, «БМВ» машинасы күлдәвек аша уза алмаган, ул гидроһөҗүмгә дучар булган. Нәтиҗәдә, аны эвакуатор белән алып китәргә туры килгән. Элегрәк «Татар-информ» ял көннәрендә Татарстанда тагын салкынайтачагы хакында хәбәр иткән иде. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казанда Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиада логотибын тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Казанда киләсе елның гыйнварында узачак Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиадасының логотибы тәкъдим ителде. Логотип өч элементтан тора: Казанны гәүдәләндерүче Зилант, республика символларының берсе булган лалә чәчәге һәм Идел елгасы образы. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. «Спортның чикләре юк. Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиада үткәрү моңа дәлил булып тора. Бу уеннарны иң югары дәрәҗәдә уздыру һәм аларны Махсус Олимпиада тарихында иң яхшысы итү безнең бурычыбыз булып тора»... Читать дальше...

Россиядә югары уку йортларында һәм колледжларда стипендия артачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Язгы сессиядә Дәүләт Думасы депутатлары Россия вузларында һәм колледжларында стипендияләрне арттыру турында фикер алышачак. Бу хакта «Известия» хәбәр итә. «Бу актуаль мәсьәлә (студентлар стипендияләрен арттыру — Т.И.иск.). Бу юнәлештә эшләячәкбез. Без боларның барысын да аңлыйбыз һәм тоябыз», — дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән комитеты әгъзасы Ольга Пилипенко. Парламентарий вузларда дәүләт стипендиясе 2 мең сум тәшкил итә, ә көллиятләрдә ул тагын да азрак, дип белдерде.



Татарстанда өч мәктәптә биш сыйныф карантинга ябылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда салкын тию авыруы аркасында өч мәктәптә биш сыйныф карантинга ябылды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Казанның ике мәктәбендә дүрт сыйныф, бер сыйныф — Яр Чаллы мәктәбендә ябылган. «Укучылар грипп һәм ОРВИ авырулары белән бәйле рәвештә вакытлыча изоляциягә җибәрелде», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта. Барлыгы 133 укучы карантинда.

Фәрит Мөхәммәтшин: Цифрлаштыру буенча закон чыгару инициативалары өстенлекле булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстан парламентарийлары Цифрлы үсеш өлкәсендәге закон чыгару инициативаларын өстенлекле тәртиптә караячак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Цифрлы трансформация» семинарында белдерде, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте. «Предприятие, учреждение, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының үз эшләрендә, барыннан да элек, халык белән эшне камилләштерүгә һәм аларның проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән яңа алымнар һәм технологияләрне... Читать дальше...

Covid-19дан Россия вакциналарын эшләүчеләрне Нобель премиясенә тәкъдим итәргә телиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ). Коронавирус инфекциясеннән үзебезнең илдә препаратлар эшләүчеләрне Нобель премиясе номинантлары арасына кертергә тәкъдим иттеләр. Россия Фәннәр академиясе президенты Александр Сергеевка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.  «Минемчә, „физиология“ юнәлеше буенча Нобель премиясендә безнең вакцинаны эшләүчеләр номинантлар булачак, мин ышанам, булачаклар», — диде Россия Фәннәр академиясе җитәкчесе. Аның сүзләренчә, премияне күренекле казанышлар өчен алуларына карамастан... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды, анда ТАССР йөзьеллыгы уңаеннан медальләр тапшырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Без партнерларыбызны, дусларыбызны, хезмәттәшләребезне, якташларыбызны югары бәялибез. Шул исәптән сезнең ярдәм белән Татарстан үсеш динамикасына ия», - диде Рөстәм Миңнеханов. Бүләкләрне Россия Хисап палатасы аудиторы... Читать дальше...

Рәхимов Хөкүмәтеннән булган түрә Уфада татар мәктәпләре санын арттырырга чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Тимур Рәхмәтуллин). Мортаза Рәхимов Хөкүмәтеннән булган башкорт чиновнигы, блогер Артур Иделбаев Уфада татар мәктәпләрен күбрәк ачарга чакырды. «Татарлар күпләп яшәгән районнарда һәм шәһәрләрдә татар гимназияләре ачылса, республика [Башкортстан] отар гына иде. Ә Уфада алар башкортларныкыннан ким булмаска тиеш», - ди ул «Миллиард.татар» порталындагы колонкада. Иделбаев Нефтекамскида (Башкортстан) «Белем» татар күптелле белем бирү мәктәбе ачылуны яхшы алым дип саный. Читать дальше...

«Ак Барс» Василий Кошечкин саклаган капкага бер алка да кертә алмыйча җиңелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Магнитогорск шәһәрендә «Металлург»ка каршы уенда җиңелде. «Металлург» — «Ак Барс» матчы исәбе — 3:0. Беренче периодта голлар булмады. Икенче период «Ак Барс»ның күпчелектә уйнавыннан башланды, аннан соң Казан командасы азчылыкта калып «Металлург»ка күпчелектә алка кертергә мөмкинлек бирде. Тик ике команданың берсе дә күпчелектә гол кертә алмады. Гомумән, икенче периодта уенчылар бер-бер артлы кагыйдә бозды, ә алка капкага кермәде. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын өч ир-ат вафат булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше коронавирус корбаны булды.  «Covid-19дан 1943, 1944 һәм 1946 елларда туган өч ир-ат вафат булды», - диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Үлемнең сәбәбе патологик-анатомик экспертиза ярдәмендә билгеләнгән.Аларда SARS-CoV-2 вирусы ачыкланган. Республикада инфекциядән барлыгы 288 кеше үлгән. Узган тәүлектә Татарстанда яңа коронавирусның 84 очрагы ачыкланган.

2021 елга БДИның яңа расписаниесе билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) ГДИ һәм БДИ расписаниесенең яңартылган проектларын тәкъдим итте. Быел Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның ике чоры каралган — төп һәм өстәмә, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте. БДИ тапшыруның төп вакыты 31 майдан — 2 июльгә, өстәмә вакыт 12-17 июльгә билгеләнгән. Төп чор 31 майда узачак, ул география, әдәбият һәм химия буенча имтиханнардан башлана. «Рус теле буенча БДИ ике көндә — 3 һәм 4 июньдә узачак. Читать дальше...

Уфада Башкортстанның халык артисты Вакилә Калмантаева вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»).Уфада 72 яшендә Башкортстанның халык артисты, Мостай Кәрим исемендәге милли яшьлер театры актрисасы Вакилә Калмантаева вафат булган. «Башинформ» хәбәр итүенчә, Вакилә Калмантаева 1948 елның 7 ноябрендә Чкалов (Оренбург) өлкәсенең Югары Ильяс авылында туа. 1970 елдан Салават, Сибай драма театрларында, Уфа «Нур» татар театрында эшли. 2002 елдан эшчәнлеген Яшьләр театрында дәвам итә. Театр белгечләре билгеләп үткәнчә, Вакилә Калмантаеваның иҗаты өчен жанр төрлелеге хас булган ... Читать дальше...

Новости России
Москва

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)


Миңнеханов: Махсус Олимпиада мөмкинлекләре чикле кешеләргә социаль адаптация бирәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиадасын югары дәрәҗәдә уздыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәк. Бу хакта Мәскәүдә Халыкара ярышларга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. «Безнең өчен Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпия уеннарын уздыру - зур җаваплылык. Без беренче тапкыр интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган кешеләр өчен халыкара ярыш уздырабыз»... Читать дальше...

Менделевич: Россия медицина системасы Covid-19 вирусы белән лаеклы көрәште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе вакытында Россиядә медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт системасы йогышлы булмаган чирләр белән авыручыларга вакытында ярдәм күрсәтте. Мондый фикерне Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты, медицина фәннәре докторы Борис Менделевич әйтте. «Россиядә һәм кайбер башка илләрдә медицина ярдәмен күрсәтүдә дәүләт системасы булганлыктан кешеләр кирәкле медицина хезмәтен алды. Әйе, вакыт-вакыт тоткарлыклар булды, кайвакыт урыннарда эш бик үк дөрес алып барылмады... Читать дальше...

Сегодня заместитель председателя Госсовета РТ Юрий Камалтынов принял участие в отчетной сессии Совета Нурлатского района

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Год, богатый на юбилейные мероприятия, стабильное развитие даже в условиях пандемии. Так он оценил достижения нурлатцев в прошлом году.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Хромачёва и Бабош выиграли турнир WTA в Руане в парном разряде






Синоптики спрогнозировали потепление до +22 градусов в Москве 25 апреля

Путешествовать по России в майские праздники будут 2,8 миллиона туристов

По подозрению во взяточничестве задержана экс-зампред правительства Подмосковья

Россия наложила вето на проект резолюции США и Японии по ЯО в космосе