ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Новости за 07.02.2021

Алабугада аккумлятор кабул итә торган павильоннар куелды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Алабугада «Экология» илкүләм проекты кысаларында автомобиль аккумляторлары кабул итә торган ике яңа павильон ачылды. Павильоннар Округ шоссесы, 15 йорт һәм Бакый Урманче урамы, 26 йорт адресы буенча урнашкан. Бу турыда «Новая Кама» газетасы яза. Алабугада яшәүчеләр автомобиль һәм мотоцикл аккумляторларын тапшыра ала. Аккумляторлар башта складта сакланачак, аннары аларны эшкәртүгә җибәрәләр. Павильоннар рәсми төстә 15 февральдә ачылачак.

Аксубайда «Милли чигешләр әлифбасы» күргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Аксубай, 7 февраль, «Татар-информ», « Авыл таңнары », Юлия Гаврилова). Аксубай туган як тарихын өйрәнү музеенда «Милли чигешләр әлифбасы» дигән яңа күргәзмә ачылды. Туган телләр елына багышланган күргәзмә музейга килүчеләрне үзенең үзенчәлекле тарихка ия булган матур экспонатлары белән сөендерә. Күргәзмә бик тәэсирле, якты һәм матур килеп чыккан. Ул Чабаксар шәһәреннән бүләк ителгән чуаш орнаментлары чигешләреннән башлана. Чуаш милли чигүе ике ягы да бертөрле булуы белән кызыклы. Арткы ягында бернинди... Читать дальше...

Урманчы Чирмешән укучылары өчен дәрес үткәргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Чирмешән урманчылыгының Светлогорск кишәрлеге урманчысы Владимир Кудряшов Ульяновск урта мәктәбе урманчылыгы балалары өчен «Татарстан Республикасында урманнарны саклау турында» дәрес уздырган. Владимир Кудряшов укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча уздырыла торган чаралар һәм тармак һөнәрләре турында сөйләгән. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Урман — ул безнең байлыгыбыз һәм җир йөзендәге яшәеш чыганагы. Читать дальше...

Чаллы табибы яман шеш турында ялгыш фикерләр турында аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Республика клиник онкология диспансерының Чаллы филиалы радиотерапия бүлеге мөдире Ришат Котдусов сүзләренчә, «онкологияне котылгысыз үлем авыруына тиңлиләр, бу алай ук түгел». Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Диспансерлаштыру, скрининглар, начар гадәтләрдән баш тарту кебек профилактик чараларны үтәсәң, күп кенә проблемаларны булдырмаска мөмкин. Кеше авыруның азган стадиясендә мөрәҗәгать итсә дә, бу хөкем карары түгел. Читать дальше...

Башкортстанда умарталыклар янындагы урманнарда юкә агачларын кисүне тыялар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Башкортстанда юкә үсентеләрен утырту арттырылачак һәм умарталыклар янындагы юкә урманнарын кисүгә чикләүләр кертелә. Соңгы елларда күп кенә умартачылар, бигрәк тә Иглин һәм Нуриман районнарында, юкәләрне кисүгә зарлана. Юкәне яңа агач эшкәртү предприятиеләрендә чимал сыйфатында актив кулланалар. Бу турыда Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгына сылтама белән « Башинформ » хәбәр итә. «Умартачылардан килгән шикаятьләрне исәпкә алып башкарылган эшчәнлектән соң, юкәне эшкәртү өчен азрак кулланалар. Читать дальше...

Казан театр училищесында Фәрит Бикчәнтәев курсына студентлар җыялар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). 2021 елда Казан театр училищесы «Актерлык осталыгы» белгечлеге буенча татар төркеменә студентлар кабул итәчәк. 1 апрельдән һәр дүшәмбе 17.00 сәгатьтә училищеда консультацияләр була. Курсны Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев җитәкләячәк. Актерлык курсына 16 бюджет урыны һәм 5 түләүле урын каралган. Документлар 2021 елның 1 июненнән 2021 елның 3 июленә кадәр кабул ителә, диелә Камал театры матбугат хезмәте хәбәрендә. Курска керү өчен рус телендә гариза язарга кирәк. Читать дальше...



Киләсе атнада Татарстанда 36 градуска кадәр салкын булуы ихтимал

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Киләсе атнада Татарстанда аязганда -36 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге берничә көнгә һава торышы фаразлары турында хәбәр итә. « 9 февральдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә һава температурасы -26…-31 градус, ә аязганда -36 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез һава температурасы -22…-27 градус булуы көтелә», диелә синоптиклар хәбәрендә. Иртәгә, 8 февральдә , Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Читать дальше...

Индус Таһировның тормыш линиясе - «Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», «Татарстан» , Руфина Фазылова). Кем күпме генә әйтсә дә, татар теленең киләчәге бик зур. Аңа карата кысу күбрәк бул­ган саен, халык ныграк уяна. Һәм бүген моның ачык мисалын күрәбез. Татарстанда гына тү­гел, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез дә уянды. Визит карточкасы: Индус Ризак улы Таһиров , тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, сәясәтче. 1936 елның 24 маенда Лениногорск райо­ны, Иске Шөгер авылында туа. Урта белемне Әлмәт шәһәрендә ала. Читать дальше...

Коронавирус белән авырганнан соң тернәкләнү өчен яңа ысул уйлап тапканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Екатеринбург табиблары коронавирус инфекциясе белән авырткан пациентларны тернәкләндерү өчен үзенчәлекле ысул куллана башлаган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Екатеринбургның Ветераннар госпитале хезмәткәрләре сөйләвенчә, алар пациентның үпкәләрен тәртипкә китерү һәм организмга башка системаларны да кислород белән туендырырга ярдәм итү өчен барокамералар куллана. Табиб-физиотерапевт Евгений Дербышев сүзләренчә, кислород бу җайланмгана басым астында кертелә. Читать дальше...

Молодая женщина чудом выжила после критического поражения лёгких

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Девушку по имени Алина на восьмом месяце беременности доставили в медучреждение в крайне тяжелом состоянии, сообщает пресс-служба Республиканской клинической больницы на своей странице в соцсети Instagram.

Тикшерүчеләр: Мәктәпләренең яртысыннан артыгында туклануны оештыру кагыйдәләре бозыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мәктәпләренең яртысыннан артыгында туклануны оештыру кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, узган елның ноябреннән башлап, ведомство укучыларның туклануын контрольдә тоту өчен, мәгариф учреждениеләрендә планнан тыш тикшерүләр үткәрә. Барлыгы 537 мәктәп тикшерелде, бу тикшерелергә тиешле... Читать дальше...

Тубыл шәһәренең «Искер Җыен» проекты илкүләм бәйге финалына чыккан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»).Тубыл шәһәренең дүрт проекты туризм өлкәсендә «Россия вакыйгалары» илкүләм премия финалистлары булды. «Искер Җыен» Себер татарларының мәдәни мирасы фестивале «Мәдәният. Концертлар һәм музыкаль фестивальләр» номинациясендә икенче урын алды. Тубыл шәһәре хакимиятенең Мәдәният һәм туризм департаменты дүрт фестивальгә гариза биргән. Алар барысы да финалга чыккан. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Абалакское поле» фестивале «Мәдәният. Читать дальше...

Табиб коронавирусны кабат йоктыру сәбәпләрен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Коронавирус белән авырткан кешеләрнең янә шул ук чирне йоктыру очраклары билгеле булды. Табиб-инфекционист Евгений Тимаковның шул хактагы сүзләрен РИА Новости хәбәр итте. Белгеч сүзләренчә, ковид белән авырганнан соң кешедә барлыкка килгән иммунитет беткәч, аны янә йоктырырга мөмкин. Шулай ук авырый торган кешеләр белән еш аралашу яки иммунитетны киметә торган дарулар эчү дә үз ролен уйный. «Кешеләрнең бу чирне йоктыруында берничә сәбәп бар. Коронавирус инфекциясеннән соң гомерлек иммунитет барлыкка килми. Читать дальше...

Түбән Новгород өлкәсендә Сабантуйларның көне билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). 26 июньдә Түбән Новгородта Сабантуе узачак. Узган ел Түбән Новгород һәм Дзержинск шәһәрләрендә беренче тапкыр Сабантуйлары кичектерелгән иде. Түбән Новгород өлкәсендә узачак Сабантуйларының якынча графигы тәкъдим ителде. 18-19 июньдә Нижневартовск шәһәрендә Федераль Сабан туе узачак. Бу турыда Түбән Новгородның милли-мәдәни ешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай итеп, 19 июньдә Сабантуйлары Кызыл Октябрь районының Уразовка авылында һәм Дзержинск шәһәрендә булачак. Читать дальше...

Казахстан мөфтияте ковидтан вакцинация ясауны хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте сәламәтлек турында кайгыртуның мөһимлеген әйткән һәм ислам динен тотучыларга прививка ясатырга рөхсәт иткән, дип хәбәр итте «Интерфакс». «Белгечләр вакцинация кеше сәламәтлеген коронавирус эпидемясеннән имин һәм нәтиҗәле саклау ысулы булуын раслый. Шәригать кануннары буенча, бик кирәк очракта прививка ясатырга рөхсәт ителә», — диелгән оешма сайтында чыккан хәбәрдә. «Исламда кешенең гомереннән һәм сәламәтлегеннән кадерле нәрсә юк. Читать дальше...

Новости России
Москва

Зацепиться за угол. Какое жильё можно купить в Москве за миллион-полтора


Сегодня – Григорьев день

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Сегодня 7 февраля отмечается Григорьев день. В Православном календаре это день святителя Григория Богослова.

Министрлык Аграр университетка укырга керү өчен кирәкле БДИ исемлеген искә төшерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казан дәүләт аграр университетына укырга керү тәртибен искә төшерә. Университетка укырга кабул итү конкурс нигезендә башкарыла. Бакалавриат һәм специалитет программалары буенча БДИ нәтиҗәләре буенча, кабул итү кагыйдәләрендә билгеләнгән очракларда университет уздыра торган керү сынаулары нәтиҗәләре нигезендә кабул итәләр. БДИ тапшыручылар өчен өстәмә сынаулар каралмаган. Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен кайсы фәннәрне сайлап алуың мөһим. Читать дальше...

Татарстанда коронавирус корбаннары саны 291 булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын бер кеше Covid-19 корбаны булган. Шулай итеп, республикада коронавирустан барлыгы 291 кеше үлгән. 1950 елда туган ир-ат узган тәүлектә вафат булган. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Татарстанда 85 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.

Казанның Татарстан урамында вандаллар тукталышны җимергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Казанның Татарстан урамында вандаллар «Тукай урамы» тукталышын җимергән. Ватылган тукталыш фотосы социаль челтәрләрдә чыкты. Фотода хулиганнарның реклама блогын җимерүе һәм аның асылынып торуы күренә. Якынча мәгълүматлар буенча, вандаллар тукталышны төнлә ваткан.

Татарстанда тагын 85 кеше Covid-19 йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 85 яңа очрагы ачыкланган. 22 кеше хастаханәдә, 63 кеше өйләрендә дәвалана. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Чир йоктыручыларның күбесе 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә (27 кеше) керә, аннары 60 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләр (19 кеше) һәм 50 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләр арасында 16 яңа очрак ачыкланган. Авыручыларның күбесе Казанда (39 очрак) теркәлгән... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Вторая ракетка Казахстана опустилась в чемпионской гонке WTA






CNews приглашает принять участие в 5-ом ежегодном мероприятии CNews Forum Кейсы: Опыт ИТ-лидеров 19 июня 2024 года

Прием заявок конкурса «Бюджет для граждан» начался в Подмосковье

Пьяный москвич попытался дать взятку автоинспектору в пачке сигарет

В Серпухове прошел мастер-класс по росписи пряников для детей бойцов СВО