ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Новости за 08.02.2021

Актанышта 2021 елга билгеләнгән максат-бурычлар турында фикер алыштылар

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 8 февраль, «Татар-информ», «Актаныш-информ» , Ләйсән Тимерова). 8 февральдә Актаныш муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш җиденче утырышы үтте. Ул районның 2020 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2021 елга билгеләнгән максат-бурычларга багышланган иде. Утырыш эшендә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының территорияләр белән эшләү бүлеге мөдире Илнур Сәгыйтов... Читать дальше...

«Арча» радиосы хезмәткәре республика бәйгесендә җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Арча, 8 февраль, «Татар-информ», « Арча-информ », Гөлсинә Зәкиева).​​​​​​​ Кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча республика бәйгесендә «Арча» радиосы хезмәткәре Гөлназ Газыймова «Көчле әйтелгән!» номинациясендә җиңү яулады, грамота һәм кызыксындыру бүләгенә ия булды. Ул бик матур, милли стильдәге муенсалар, алкалар, беләзекләр, сабыннан чәчәк бәйләмнәре, гөлләр ясау белән шөгыльләнә. «Мәктәптә укыганда ук кул эшләре белән кызыксына башладым. Бишенче сыйныфта укыганда тегү машинасында үземә күлмәкләр тегеп кия идем инде. Читать дальше...

Казан кызы Америкада курайда уйнап танылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Washington Post   «21 гасыр өчен 21 композитор» мәкаләсен чыгарган. Музыкантлар исемлегенә Казан кызы Адилә Фәйзуллина да эләккән Адилә Фәйзуллинага 32 яшь, ул вокалчы, мультиинструменталист, курайда уйный. Ул Үзбәкстанда туган, алты яшендә әти-әнисе белән Казанга күчкән. Бу турыда Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге хәбәр итә. «Мин сукыр, әмма музыка һәм композиция дөньясы миңа төсләрне күз алдына китерергә ярдәм итә. Ул миңа инструментлар һәм кеше тавышлары ярдәмендә табигатьнең музыкаль пейзажларын ясый. Читать дальше...

Травматолог: Умырткалыкта компрессион сыну бөкре китереп чыгарырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Умыртка сөякләрендә компрессион сыну бөкре китереп чыгаруы ихтимал. «Умырткалар губка кебек матдәдән тора, алар кысыла. Еш кына ул умырткалыкның күкрәк өлешендә була. Компрессион сыну балаларда җиңелчә генә егылганда да булырга мөмкин. Ничә умыртка сынуга һәм имгәнү дәрәҗәсенә карап, кифоз яки бөкре килеп чыгарга мөмкин», — диде Республика балалар клиник хастаханәсе травматолог-ортопеды Фәнис Гыйбадуллин. Аның сүзләренчә, тренировкаларда бала икенчесе өстенә егылса... Читать дальше...

Травматолог: Барлык компрессион сынуларның якынча өчтән бере батутлар белән бәйле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген барлык компрессион сынуларның якынча өчтән бер өлеше батут үзәкләре белән бәйле. Республика балалар клиник хастаханәсе травматолог-ортопеды Фәнис Гыйбадуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә компрессион имгәнү белән аена уртача 15-20ләп пациент килүен әйтте. «Бик еш күзәтелә торган имгәнү бу. Күпләр бит әле мөрәҗәгать тә итми, ике ай арка авырта инде, дип йөриләр, ә табибка бармыйлар, — диде. Травматолог батут үзәкләрен, һичьюгы, 15 яшькә кадәр булса да чикләргә кирәк, дип саный. Читать дальше...

Татарстанда яшәүчеләр февральдә өч көн ял итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләр февральдә өч көн ял итәчәк. «Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала. Россия Хөкүмәтенең „2021 елда ялларны күчерү турында“гы карары буенча ял көне 20 февраль, шимбәдән 22 февральгә, дүшәмбегә күчерелә», — диделәр Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында. Шулай итеп, 21, 22 һәм 23 февраль ял көннәре булачак. Республикада яшәүчеләрне алты көнлек эш атнасы көтә. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың фәнни җәмәгатьчелеген һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың фәнни җәмәгатьчелеген һөнәри бәйрәмнәре — Россия фәне көне белән котлады. Сәясәтче Татарстан Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән буенча совет белән төбәктә Фән һәм технологияләр елына әзерлек һәм үткәрү буенча Республика оештыру комитетының киңәйтелгән утырышында катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында Россиянең фән-техника өлкәсендә лидер илләр рәтендә булуын билгеләп үтте. Шулай ук фәнни-тикшеренү... Читать дальше...

Иртәгә Татарстанда 36 градуска кадәр салкынайтачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 9 февральдә, Татарстанда тагын да салкынайтачак. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, аз болытлы һава торышы һәм төнлә салкынайту аркасында температура тагын да төшәчәк. Республика территориясендә антициклон хакимлек итүен дәвам итәчәк, диде метеорологлар. Төбәктә явым-төшем көтелми. Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Юлларда бозлавык сакланачак. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, төнлә һава температурасы -24…-29 градус... Читать дальше...



Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты премиясе лауреатын котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә буенча 2020 елда яшь галимнәр өчен фән һәм инновацияләр өлкәсендә Россия Президенты премиясе лауреаты Владимир Максименконы котлады. «Без сезнең белән горурланабыз, бу Иннополис өчен зур уңыш», — диде Рөстәм Миңнеханов әңгәмә вакытында. Татарстан Президенты сүзләренчә, Татарстанда югары технологияләр шәһәре төзү проекты сизелерлек нәтиҗәләр китерә. «Сез Иннополисның күренекле вәкиле, сезне зур бүләк белән котлыйбыз», — диде Татарстан җитәкчесе. Читать дальше...

Казанда янгын чыккан фатирдан исерек ир-атны коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Казанда янгын чыккан фатирдан исерек ир-атны коткарганнар. Бүген 17.40 сәгатьтә янгын сагының 101 номерына Тэцевская урамындагы 23нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр иттеләр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Янгын сүндерүчеләр дүрт катлы йортның беренче катында янгын чыкканын ачыклаган. Алар ишекне ачып фатирга кергән һәм исерек ир-атны алып чыкканнар. Ашыгыч ярдәм табиблары аны тикшергән һәм җибәргән. Читать дальше...

Уфада дирижер Таһир Камалов истәлегенә багышланган кичә була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). 11 февральдә 11 февральдә Уфада Башкортстанның Милли симфоник оркестрына нигез салучы Таһир Камаловны искә алу кичәсе була. «Маэстро» дип аталган кичә Уфа сәнгать училищесының Концертлар залында узачак. Анда элек дирижер идарәсендә оркестр даими чыгыш ясаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. «Маэстроны искә алырга чакырам. Аның кырыгы якынлаша. Оркестр музыкантлары аның истәлегенә уйнаячак, алар концертта катнашырга һәм музыка аша аңа үзләренең ихтирамын күрсәтергә телиләр. Читать дальше...

Казанның Глушко урамындагы күп катлы йортта төтен таралган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген кич 18 сәгать 45 минут тирәсендә Казанның Глушко урамында урнашкан 41 нче йортка биш янгын сүндерү машинасы килде. Ачык ялкын юк иде, хезмәткәрләр төтен исенә чакырылган. Янгын сүндерү хезмәткәрләре ашыгып, подъездга кереп китте. Ул арада күп катлы торак йортта яшәүчеләр урамга чыга башлады. Йортта яшәүчеләрнең берсе әйтүенчә, подъездга көйгән ис таралган. 13 нче катта төтен чыга башлаган. «Әле төгәл сәбәбен белмиләр, без урамга саф һавага чыгу яхшырак булыр дип уйладык», — диде.

Дамир Исхаков җанисәп турында: Нәтиҗәдә милләтнең күпчелеге үзенең кем икәнен аңлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Ахыр чиктә милләтнең күп өлеше үзенең кем булуын аңлаячак, дип саный Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков. «Безгә халыкка татарның кем икәнен аңлатырга кирәк. Шул вакытта халык төшенер һәм милләтләр арасында „адашып“ йөрүчеләр булмас. Ахыр чиктә милләтнең күпчелеге үзенең кем икәнен аңлар, дип уйлыйм», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Элегрәк «Татар-информ» Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы... Читать дальше...

Мартта Россия югары уку йортлары гадәти эш режимына кайтачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы март башында югары уку йортларының күпчелеге эшли башлаячак дип өметләнә. Министр гадәти уку ритмына кайту эзлекле рәвештә алып барылачагын әйтте. 8 февраль — Фән һәм югары белем бирү министрлыгы боерыгы белән югары уку йортларына әкренләп чикләүләрне бетерергә тәкъдим ителгән беренче көн. Бу турыда ведомство башлыгы Валерий Фальков хәбәр итте. «Җомга көнгә булган мәгълүматлар буенча, якынча 37 процент югары уку йорты һәм филиаллар студентлары дистанцион укыды. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов милли мәгариф мәсьәләләре буенча утырыш үткәрүне йөкләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Милли мәгариф, мәдәни һәм тарихи мирасны саклау мәсьәләләрен буенча мәгариф һәм фән советының аерым утырышы уздырылачак. «Бу мәсьәләдә безгә фәнни составны көчәйтергә кирәк. Фән һәм технология елын үткәрү безгә яхшы этәргеч бирә, эшчәнлекнең фәнни һәм сәнәгать өлкәләрендә хезмәттәшлек итү мөмкинлеген тудыра», — диде Президент Казан Ратушасында Татарстан Мәгариф һәм фән советының фән һәм технологияләр елына әзерлек утырышында. Аның фикеренчә... Читать дальше...

Казанда улының умырткасын сындырган ир-атны кулга алганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанда улының умырткасын сындырган ир-атны кулга алганнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Тикшерү версиясе буенча, гыйвар аенда исерек ир-ат хатыны һәм 10 яшьлек улы янына кунакка килгән. Ир-ат белән хатын-кыз арасында низаг чыккан. Ир-ат хатынын кыйный башлаган. Малай әнисен якларга тырышкан, әмма әтисе аягы белән баланың күкрәгенә типкән. Малайнын умырткасы компрессион сынган. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Әгерҗе» сәнәгать паркын төзү буенча инвестпроект белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе муниципаль районы Советының йомгаклау утырышы алдыннан «Әгерҗе» логистик сәнәгать паркын булдыру буенча инвестпроект белән танышты. Проектка инвестицияләр күләме 715 млн сум тәшкил итә. Киләчәктә интермодаль ташуларны үстерү, контейнер терминалы булдыру, шулай ук сәнәгать предприятиеләрен ачу планлаштырыла. «Әгерҗе» транспорт-логистика паркы тизләтелгән йөк ташу инфраструктурасының мөһим өлешенә әверелергә мөмкин. Читать дальше...

Быел татар теле һәм әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиада чит илләр өчен онлайн узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Быел татар теле һәм татар әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиада апрельдә узачак. «Укучылар 15 — 28 февральгә кадәр порталда теркәлеп, 12 мартта КФУ порталында дистанцион тест үтәргә тиеш була. Олимпиадада Татарстанда һәм Россия төбәкләреннән 8 — 11 сыйныф укучылары (татар теле укытыла торган мәктәпләр һәм якшәмбе мәктәпләре), татар филологиясе студентлары һәм филолог булмаган студентлар катнаша ала», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Гөлия Мусина. Читать дальше...

Спас районы халкына коронавирустан прививка ясый башладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Спас районы Кожаевка авылында бүген халыкны күчмә сырхауханәдә табиблар карады һәм коронавирустан вакцинация ясадылар. Республика клиник хастаханәсе баш табибының сырхауханә эше буенча урынбасары Айдар Баһаутдинов бүгеннән мобиль комплекс Спас районында эшләвен әйтте. «Башта сәламәтлекләре тулысынча тикшерелә, аннары вакцинациягә сәламәтлек ягыннан чикләүләр, каршылыклар булмаганнарга прививка ясала», — дип белдерде. Ел башыннан Спас районында... Читать дальше...

Новости России
Москва

Опубликован план мира, способный улучшить отношения между Россией, Нато, Украиной


Хәзрәт Ислам динендә бизәнүгә караш турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Башкаланың «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов Ислам динендә бизәнүгә карашны аңлатты. «Ислам динендә хатын-кызларга тырнак буярга рөхсәт ителә. Әмма намаз укыган вакытта буялган тырнакны чистартырга кирәк. Чөнки тәһарәт алганда тырнакка су үтеп керергә тиеш. Чәч буяу да тыелмаган. Бу очракта да буяуның су үткәрә торган булуы мөһим. Кара төскә буярга ярамый», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән интервьюда . Алмаз хәзрәт сүзләренчә... Читать дальше...

Себер татарлары Төмән өлкәсе губернаторыннан урманнарга керүне тыюга бәйле очрашу сорый

Azatliq.org 

Төмән шәһәрендәге Себер татарлары милли-мәдәни автономиясе әгъзалары өлкә губернаторы белән очрашу сорый. Алар өлкә җитәкчесе белән халыкка урманнарга керүне чикләү турында сөйләшергә тели. Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор исеменә шундый мөрәҗәгать юлланган.

В Нурлате взломали водомат

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В период времени с 22.00 по 8.00 неустановленные лица взломали водомат на ул.Кариева в Нурлате.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Александрова проиграла Жабер в первом круге турнира WTA в Штутгарте






Стоит насторожиться: за одуванчики на даче начнут штрафовать уже с мая

Важные аспекты пожарной безопасности в жилом секторе столицы

Традиции проводить субботники в Москве исполнилось 105 лет

И неработающим, и работающим: пенсионерам со стажем необходимо срочно оформить льготу