ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Новости за 18.02.2021

Мамадыш халкы яңа микрорайонны өйрәнә башлаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Мамадышта яңа микрорайонны өйрәнә башлаячаклар, ул 15 урам буенча 350 җир кишәрлеген үз эченә ала. «Дачный» микрорайонында җир бүлеп бирүне җәй башында ук башларга планлаштыралар, бу якындагы елларда җир кишәрлекләренә ихтыяҗны канәгатьләндерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта «Нократ» газетасы яза. 2019 елда Мамадыш Татарстанның 2023 елга кадәр бишьеллык газлаштыру программасына кертелде. 2020 елда «Төньяк» микрорайонын барлык 280 участокта да газлаштыру башланды... Читать дальше...

Россиядә фән елында Актаныш гимназиясе укучылары рекорд куйды

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 18 гыйнвар, «Татар-информ», « Актаныш-информ », Ләйсән Тимерова). Актаныш гимназиясе укучылары Бөтенроссия олимпиадасының төбәк һәм республика этабында 60 призлы урын алган, бу әле чик түгел. Математика, технология, геология фәннәре олимпиадалары нәтиҗәләре билгеле булганнан соң, бу сан тагын да артыр дип көтелә. «Бүләк» укыту үзәге булдырыла, һәр фән буенча укучылар республика югары уку йортлары мөгаллимнәреннән өстәмә дәресләр, мастер-класслар ала. 2020 елда гимназия Бөтенроссия олимпиадасының... Читать дальше...

Дөньяда COVID-19 очракларының саны 110 миллионнан артып киткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Дөньяда коронавирус белән зарарлану очракларының саны 110 миллионнан артып киткән. Федераль һәм җирле хакимиятләр, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башка ачык чыганаклардан алынган мәгълүматларны кушу нигезендә бу хакта Джонс Хопкинс университеты хәбәр итә. РИА Новости хәбәр итүенчә, университетның соңгы мәгълүматлары буенча, дөньяда 110 024 593 кеше коронавирус инфекциясе белән чирләгән, 2 432 825 пациент үлгән, 62 миллионга якын авыру терелгән. Бөтендөнья... Читать дальше...

Салкын кыш коммуналь хезмәтләр өчен түләүне арттыруга сәбәп булганы әйтелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Салкын кыш коммуналь хезмәтләр өчен түләүне арттыруга сәбәп булды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы утырышында сүз барды. «Гыйнвар-февральдә җылылык энергиясенә тариф артты. Предприятиеләр билгеләнгән тарифны куллана. Кулланучыларга җиткерелә торган түләү ул тарифтан гына түгел, кулланган коммуналь хезмәтләрнең күләменнән дә тора», — дип белдерде Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов. Кулланылган җылылык һава шартларына бәйле булуын искәртте. Читать дальше...

Лилия Әхмәтҗанова: Татар мәктәбендә уку миңа югары белем алырга комачауламады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова татар мәктәбендә уку аңа югары белем алырга һәм эшләргә комачауламавын әйтте «Үзем татар мәктәбендә укыдым, югары белем алырга комачауламады ул. Бүгенге көндә рәхәтләнеп татарча сөйләшәм, эшлим. Туган телне белүемнең миңа комачаулаганы юк. Киресенчә, никадәр күбрәк тел белсәң, шулкадәр яхшырак», — диде журналистларга Лилия Әхмәтҗанова Татарстан Фәннәр академиясендә узган түгәрәк өстәлдән соң.

Быел «Җәлил укулары»нда Чиләбе, Оренбург, Свердловски өлкәләре актив катнашкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Быел үтүче III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә иң актив катнашкан шәһәр һәм төбәкләрдән Чиләбе, Оренбург, Свердловски, Киров өлкәләре, Мәскәү, Самара, Санкт-Петербург шәһәрләре санала. «Ел саен „Җәлил укулары“ әдәби бәйгесендә катнашучылар саны арта бара. Быел бәйгедә катнашучылар саны 40 меңнән артып китте. Хәтта чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез әлеге бәйгедә теләп катнаша. Мәсәлән, Гарәп Әмирлекләре, Кытай, Бельгия, Алжир, Йемен... Читать дальше...

Россиялеләрне шимбә кыска эш көне көтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Озын эш атнасы шимбә көнне, 20 февральдә, кыска эш көне белән тәмамланачак. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Иван Шкловецка сылтама белән бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Быел Ватанны саклаучылар көне, 23 февраль, сишәмбегә туры килә. Шуңа күрә ял шимбәдән дүшәмбегә — 22 февральгә күчерелә. «Бу рәттән өч көн: 21-23 февральдә ял итәргә мөмкинлек бирәчәк. 22 февраль бәйрәм алды көне булу сәбәпле, шимбә эш көне бер сәгатькә кыскара», — диде Шкловец. Читать дальше...

III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Бүген Казанда ||| Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары ярдәмендә гамәлгә куела. «Әлбәттә, февраль ае татар дөньясында каһарман Муса Җәлилнең тууына 155 еллык уңаеннан да, Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы белән дә истә калачак, тарихи мөһим вакыйга булачак. Муса Җәлилнең исемен... Читать дальше...



Министрлар Кабинеты 2021 һәм 2022 елларга «Караучы» проектын тормышка ашыруны хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Татарстан Хөкүмәте 2021-2022 елларга өлкәннәр һәм инвалидларны карау буенча «Караучы» («Сиделка») проектын тормышка ашыруны хуплады. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» программасында озак вакытлы карау хезмәте күрсәтү инициативасы каралган. Проектның пилот версиясе 2019 елда эшли башлады. Ул чакта пенсия яшенә җиткәннәр, шулай ук мөстәкыйль... Читать дальше...

Казанның җәмәгать транспортында йөрү бәясе 1 марттан арта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Казанда 1 марттан җәмәгать транспортында акча түләгәндә йөрү бәясе 35 сумга кадәр артачак. Бу хакта шәһәр транспорт комитетына сылтама белән Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Шул ук вакытта транспорт һәм банк карталарыннан түләгәндә билет бәясе элеккечә калачак — 27 һәм 30 сум. Ташламаларга ия булучылар өчен дә юл бәясе үзгәрмәячәк, алар өчен ул хәзер 20 сумга төшә. Шәһәр администрациясендә әйтүләренчә, «бүгенге көндә казанлыларның 56,6 проценты транспорт картасы белән түли». Читать дальше...

Чаллыга вакцинация башланганнан бирле 14 меңнән артык «Спутник V» дозасы кайтарылган

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 18 февраль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Прививка ясау кампаниясе башланганнан бирле Чаллы коронавирус инфекциясенә каршы 14 345 доза вакцина алды. Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе вәкиле шәһәргә вакцинаның даими рәвештә килүен билгеләп үтте. «Дүшәмбе көнне 3 мең доза алдык, бүген тагын 500», - , дип хәбәр итте журналистларга Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Айгөл Борһанова.   Бүгенге көндә Чаллыда яшәүче 10 мең кешегә прививканың беренче компоненты ясалган, 700 кеше икенче компонентны алган. Читать дальше...

Мирасханә фонды «Әлислах», «Вакыт» татар матбугатын киң җәмәгатьчелеккә чыгарачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Мирасханә Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә «XX гасыр башы татар вакытлы матбугаты» проекты ачылган . «Иске графиканы танымаган, әмма мәгълүмат алырга теләгән укучылар да бар. „XX гасыр башы татар вакытлы матбугаты“ проекты нәкъ шундыйлар өчен. Алга таба биредә „Шура“, „Икътисад“, „Әлислах“, „Вакыт“ кебек журнал-газеталарыбызның мәкаләләре урнаштырыла. Бу материалларны сайтка кую эше әле яңа башлап җибәрелде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров. Читать дальше...

«Сөембикә» журналының февраль санындагы тәбрикләмә-хатны почта аша җибәреп була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Сөембикә» журналының быелгы икенче санында килгән тәбрикләмәне почта аша җибәреп була. «Хатлар йорты» тәбрикләмәсе универсаль открытка формасында ясалган. «Журналның тарихи саны чыкты дип әйтергә кирәк, чөнки әлегә кадәр журнал эчендә конвертта тәбрикләмә-хат булганы юк иде. Бу безнең өчен дә бик зур вакыйга, журнал индустриясе өчен дә яңа сулыш дип уйлыйм. Ул бик күпләрне хатлар язышуга илһамландырсын иде», — дип сөйләде «Хатлар йорты» проекты авторы Энҗе Садыйкова. Читать дальше...

«Ак Барс» Уфадан җиңелеп кайта, хәлиткеч алка уенның соңгы секундында керде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Уфада «Салават Юлаев» командасына каршы уенда җиңелде. Матч 3:2 исәбе белән тәмамланды. Беренче периодта голлар булмады. Икенче периодның дүртенче минутында исәп ачылды, алканы «Салават Юлаев» һөҗүмчесе Вячеслав Солодухин кертте (1:0). Унынчы минутта «Ак Барс» уенчысы Стефан Да Коста гол кертте (1:1). Өченче период. Унөченче минутта «Салават Юлаев» уенчысы Филип Ларсен командасын бер алкага алга чыгарды (2:1). Читать дальше...

Казанда Ризаэтдин Фәхретдиннең «Мәшһүр хатыннар» хезмәте кабаттан бастырылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Якын арада татар әдибе, тарихчы һәм дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдиннең «Мәшһүр хатыннар» хезмәте нәшер ителәчәк. «Китапта авторның шәрехләмәләре бирелгән, ислам дөньясында танылган 500дән артык хатын-кызның биографиясе тупланган. Гайниҗамал Яушева, Мәһрүбҗамал Акчура, Маһри Баруди, Мөхлисә Бубый, Фатима Аитова кебек татар гүзәл затларыбыз да бар», — диде филология фәннәре кандидаты Алсу Хасавнех. Аның сүзләренчә, әлеге китап соңгы тапкыр 1904... Читать дальше...

Татарстанда Болгар, Казан ханлыгы чоры каберташлары музее ачылырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда Болгар, Казан ханлыгы чоры каберташларын музеен булдыру күздә тотыла. «Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы чоры ташлары әле дә исән. Бөтен дөньяда шундый тәҗрибә бар: иске таш музейга куела, ә аның урынына күчермәсе ясап куела. Бәлки, киләчәктә шундый музей да булыр. Нөсхәләрне киләчәк буынга күреп калырга мөмкинлек булыр иде», — диде Татарстан Фәннәр Академиясе академигы Дания Заһидуллина. Аның әйтүенчә, Мирасханә язма һәм музыкаль... Читать дальше...

Санкт-Петербургта «Татар Петербургы» гидлар һәм туган якны өйрәнүчеләр клубы төзелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллегендә «Татар Петербургы» гидлар һәм туган якны өйрәнүчеләр клубының оештыру киңәшмәсе узды. Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чарада Санкт-Петербургның танылган туган якны өйрәнүчеләре һәм гидлары Альмира Таһирҗанова, Рәхим Теләшов, Фәридә Нәҗмиева, Зөһрә Әхмәтҗанова катнашты. Очрашуга шулай ук Татарстан белән эшләүче Петербургның «Премьера Трэвэл», «Шәүлегән», «Бон тур»... Читать дальше...

Казан эш бирүчеләре 23 февраль һәм 8 март корпоративларыннан баш тарткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Быел Казан эш бирүчеләренең яртысыннан артыгы 23 февраль һәм 8 мартка багышланган корпоратив кичәләрен үткәрмәячәк. SuperJob сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре әнә шундый. «Быел Казан компанияләренең 55 процентында корпоратив чаралар Ватанны саклаучылар көненә дә, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан да планлаштырылмый. Гомумән алганда, ил буенча чаралар үткәрүдән баш тарткан компанияләр саны 53процент тәшкил итте, гәрчә бер ел элек корпоративларны эш бирүчеләрнең 44 проценты үткәрмәгән булган»... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан үлгән. 1939 елгы ир-ат һәм 1936 һәм 1958 елгы ике хатын-кыз вафат, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.   «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелгән хәбәрдә. Бүгенге көндә республикада Covid-19 инфекциясеннән 310 үлем очрагы теркәлгән.

Новости России
Москва

Выпуск ЦФА на платформе «Атомайз» поможет снизить нагрузку на экологию


Азат Ахунов борынгы каберлекләр бульдозерлар белән юкка чыгарылган районнарны атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар галимнәре Татарстанда урнашкан борынгы каберташларны табу һәм теркәү буенча экспедиция уздырган. «2019 елда Биектау районы авыллары буйлап йөргәндә Казан ханлыгы чоры ташлары бик начар хәлдә икәнлеген ачыкладык, алар каралмаган иде. Биектау районының кайбер авылларында бу хәлдән бик җиңел котылганнар — бульдозер белән кереп, каберташларны җир белән тигезләп чыкканнар. Бернәрсә дә калмаган», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов. Читать дальше...

Буаның өч авыл җирлеге биләмәләре Буа шәһәренә кушыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Буа районының Түбән Наратбаш, Татар Буасы, Ырыңгы авыл җирлекләре чикләренә кергән җир кишәрлекләре Буа районының «Буа» шәһәре территориясе составына кертелә. Бу сорау бүген Дәүләт Советы утырышында каралды. Буа районы башлыгы Рәнис Камартдинов Түбән Наратбашның 50 га, Татар Буасының 250 га һәм Ырыңгының 285 га җир мәйданнары Буа составына кертелүен әйтте. Үзгәрешләр генераль план эшләнгәч кертелгән. «Яңа җирләр Буадан торак төзелеше күләмнәрен арттыру өчен дә кирәк. Читать дальше...

Радик Салихов: Халык буларак татарлар Алтын Урда чорында формалаша башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татар халкының килеп чыгышы бик катлаулы. Ләкин халык буларак татарлар Алтын Урда вакытында формалаша башлый, ди Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов. «Бер халык та җиңел генә барлыкка килми. Татарлар формалашуда да башка күп кенә халыклар катнашкан. Венгрлар, Төрки каганлык һәм башкалар — татар милләте тарихының бер өлеше. Ләкин халык буларак татарлар Алтын Урда чорында Идел Болгарстаны территориясендә... Читать дальше...

Чит илләргә продукция сатучы эшмәкәрләр өчен льготалы яңа кредит кертеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда тиздән эшчәнлекләре экспортка юнәлтелгән кече һәм урта эшмәкәрләр өчен 1 проценттан 4,25 процентка кадәр ставка белән 5 млн сумга кадәр микрозайм бирү гамәлгә керәчәк. «Эшчәнлекләре экспортка юнәлтелгән кече һәм урта эшмәкәрләр өчен Икътисад министрлыгы тарафыннан яңа микрофинанс продукты эшләнде һәм тиздән ул гамәлгә керәчәк. Кредит программасы шартлары буенча, кредит алучы экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашырырга тиеш», — диде ТР Икътисад... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Битые корты: Медведев и Александрова вышли в четвертьфинал Miami Open






Стало известно место мэра Уфы в рейтинге коллег среди других городов

Пощады не будет, не ждите: за инструменты и садовую технику на даче начнут штрафовать с 1 апреля

Депутаты обсудили вопрос сокращения отделений почты на селе

Госдеп: США тревожат усиливающиеся военно-промышленные связи между Китаем и Россией