ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2021

Новости за 25.02.2021

Чирмешәндә «Дуслык күпере — 2021» фестивале булды

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 25 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Халыкара туган тел көнендә Чирмешән районы мәдәният йортында «Дуслык күпере — 2021» милләтләр мәдәнияты фестивале узды. Чирмешән лицее, 1нче һәм 2нче Чирмешән мәктәпләре укучылары районда гына түгел, республикада да сирәк милләт халыкларын тәкъдим итте. Әрмән, мари, таҗик, башкорт, украин, үзбәк диаспорасы «вәкилләре» алты командага бүленеп көч сынашты. Мәдәният һәм мәгариф бүлекләре оештырган бу чара район халыкларының бердәмлегенә ачык мисал булды. Читать дальше...

«Ак Барс» оттырды, хәлиткеч голны буллит бәрүдә «Ак Барс»ның элекке уенчысы кертте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккей командасы Магнитогорск шәһәренең «Металлург»ын 2:3 исәбе белән җиңелде. «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов әлеге уенда бозга чыкмады, матчта капитан вазифаларын һөҗүмче Артём Лукоянов башкарды. «Ак Барс» составында уйнаучы икенче Артём юбилей матчын үткәрде, бу матч Артём Галимов өчен Континенталь хоккей лигасында һәм «Ак Барс»та йөзенчесе булды. Беренче периодның икенче минутында ук исәп ачылды... Читать дальше...

Зөя шәһәрчеге туристлар арасында популярлык буенча Татарстанда икенче урынны алган

Tatar-inform.tatar 

(Яшел Үзән, 25 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). 2020 елда Зөя утрау-шәһәрчегендә якынча 700 мең турист булган. Популярлык буенча Татарстанда ул Казан Кремленә генә оттырды. «Зөянең Успение монастыре ЮНЕСКО объектлары исемлегенә керә. Бер ел эчендә утрау-шәһәрчегенә 700 меңгә якын кунак килгән. Популярлык буенча без Казан Кремленә генә оттырабыз», — диде дүртенче чакырылыш Яшел Үзән муниципаль районы советының  һәм Яшел Үзән шәһәре советының уртак сессиясендә район башлыгы Михаил Афанасьев. Читать дальше...

Мөхәммәтшин Лениногорск районына сәнәгать мәйданчыклары эшен активлаштырырга өндәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорск районы җитәкчелегенә инвесторлар эзләргә һәм сәнәгать мәйданчыклары эшен активлаштырырга тәкъдим итте. Бу хакта республика парламенты башлыгы район Советы утырышында белдерде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте. «Районда эшмәкәрләр белән эшләүнең яхшы формалары табылды. Әмма, сәнәгать җитештерүе күләмен киметмәс өчен, инвесторларны активрак эзләргә һәм сәнәгать мәйданчыкларын йөкләргә кирәк», — дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Читать дальше...

Татарстанда буран сәбәпле, юлларда күз күреме начарланырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда һава торышы начарланачак. Төнлә һәм көндез буран вакытында күз күреме 1000 метрга һәм аннан да кимрәккә начарланырга мөмкин. Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Бу хактаТатарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.  Көндез һәм кич көчле җил, вакыты белән аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин. Шулай ук автомобильчеләрне юлларда бозлавык булуы турында кисәттеләр. Төнлә һава температурасы -14…-19 градус... Читать дальше...

Апрельдә «Бигеш» аэропортыннан Нижневартовскига авиарейс ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Апрельдә Түбән Камадан Нижневартовскига авиарейслар ачылачак. «Ростов-Дон — Түбән Кама — Нижневартовск — Түбән Кама — Ростов-Дон рейсына авиабилетлар сатып алырга мөмкин», — диделәр «Бигеш» аэропортының матбугат хезмәтендә. Рейслар расписаниесе белән аэропорт сайтында танышырга мөмкин. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, «Бигеш» халыкара аэропорты аэродромның биш елга таләпләргә туры килүе турында сертификат алды.

Татарстанда яшәп, татарчаны белмәү оят булыр иде — КФУда татар теле курслары башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты нда барлык теләүчеләр өчен татар теле курслары башланды. «КФУда филология һәм төрки телләр юнәлешендә магистратурада белем алам һәм төркмән белән татар телләрен чагыштырма аспектта өйрәнәм, шул хакта фәнни хезмәт язам. Татарстанда була торып, татар телен белмәү минем өчен оят булыр иде», — диде Төркмәнстаннан Довлет Денгизов. Татар теле курсларына меңнән артык кеше язылган. Курсларга... Читать дальше...

Марат Әхмәтов: Телне саклауда игътибар үзәгендә мәгариф оешмалары булырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов татар телен саклауда район җитәкчеләренең игътибар үзәгендә мәгариф оешмалары булырга тиешлеген әйтте. Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе оешкач, аның рәисе Марат Әхмәтов ярты ел элек район башлыкларына татар телен үстерү буенча җитди бурычлар куйган иде. Бүгеннән ул район башлыклары белән икенче кат зональ очрашулар башлап җибәрде. Читать дальше...



Татарстанда росгвардиячеләр төнлә янгыннан инвалидны коткарырга ярдәм иткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Росгвардиячеләр төнлә чыккан янгыннан инвалидны коткарырга ярдәм иткән. Бу турыда Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, төнлә  Васильево бистәсендә бер катлы кирпеч йортта янгын чыккан. Янгын сигнализациясе эшләү нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк, барысы да урамга чыгарга өлгергән. Якынча мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан булырга мөмкин. Читать дальше...

Новосибирскида Коръән укучылар арасында бәйге оештырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). 15 мартта Новосибирск шәһәренең «Ихлас» тарихи мәчетендә Коръән укучылар арасында беренче тапкыр Бөтенсебер бәйгесе узачак. Бәйгене Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Новосибирск шәһәре һәм өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. Конкурс Коръәнне тулысынча уку, 10 сүрәне һәм утызынчы сүрәне яттан уку номинацияләре буенча үткәреләчәк. Бу турыда Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Беренче номинациядә Изге Коръәнне тулысынча яттан белүчеләр катнашачак. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше коронавирус корбаны булган. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән биш үлем очрагы теркәлгән. 1937 һәм 1956 елда туган хатын-кызлар, 1940,1943 һәм 1949 елларда туган ир-атлар ковид корбаны булган», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. SARS-CoV-2 вирус идентификацияләнгән. Республикада коронавирустан барлыгы 328 кеше үлгән.

«Ак Барс» үзенең беренче Континент кубогын отарга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). «Ак Барс» хоккей клубы үз тарихында беренче тапкыр В.В. Тихонов исемендәге Континент Кубогын отарга мөмкин. Аның оныгы һәм адашы — һөҗүмче Виктор Тихонов нәкъ менә Казан командасы өчен уйный. «Ак Барс» өч тапкыр Гагарин кубогын (2009, 2010, 2018) яулады, әмма шул ук вакытта бер тапкыр да КХЛның даими чемпионатын җиңмәде. Хәзер казанлылар 58 матчта 89 очко җыйды һәм Көнбатыш конференция лидеры — ЦСКАны ике очкога алда бара. Бүген «Ак Барс» үз кырында «Магнитка», ә ЦСКА кунакта «Локомотив» белән уйный. Читать дальше...

Милли мәгариф бүлеге: Татар теле сәгатьләре артсын дигән мөрәҗәгатьләр килә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина халыктан «татар теле сәгатьләре артсын иде» дигән мөрәҗәгатьләр килүен әйтте. Аның сүзләренчә, татарча укытуга каршы чыгучыларга караганда, «татар телен тирәнрәк өйрәнәсе килә» дигән мөрәҗәгатьләр күбрәк.  «Татар теле дәресләрен кызыклы итү, укучыларның дәрескә килү теләге зур булсын өчен хәзер күп эшләнә. Яңа программалар эшләнде, яңа дәреслекләрдә... Читать дальше...

Ирек Шәрипов: Телләрне өйрәнү күләмен урыннарда билгеләү хәерлерәк кебек

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов фикеренчә, телләрне өйрәнүнең күләмен урыннарда билгеләү хәерлерәк. «Һәр авылда, һәр районда телләрне күпме өйрәнәсен урыннарда билгеләү хәерлерәк булыр иде кебек тоела. Казанда торып кына Минзәлә районындагы мари мәктәбендә нинди телләрне күпме күләмдә өйрәнергә кирәклеген әйтеп булмый. Казаннан бер төрле күренә, мари телен бергә арттырасы, яки башка телне бергә киметәсеме — үзләре хәл итсеннәр»... Читать дальше...

Яшел Үзәндә утыз елга беренче тапкыр яңа мәктәп төзеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Яшел Үзән, 25 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Яшел Үзәннең Тынычлык микрорайонында 1224 укучыга яңа мәктәп һәм 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзеләчәк. «Тынычлык микрорайонында 50 меңгә якын кеше яши. Биредә 1224 урынлы мәктәп һәм 260 урынлы балалар бакчасы төзү өчен җир кишәрлеге әзерләнгән», — диде дүртенче чакырылыш муниципаль район һәм шәһәр советының бишенче уртак сессиясендә район башлыгы Михаил Афанасьев. Аның сүзләренчә, шәһәрдә 30 елдан артык бер генә мәктәп тә төзелмәгән, ә аларга ихтыяҗ арта.

Казанда Четаев урамын су басканны видеога төшергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда Четаев урамын су басканны видеога төшергәннәр. Бүген социаль челтәрләрдә Казанда чираттагы су басу төшерелгән видео чыкты. Видео авторы сүзләренчә, бу хәл Четаев урамында, яңа мәктәп янында булган. Видеода машиналарның су баскан юлдан авырлык белән хәрәкәт итүе күренә. Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Ибраһимов проспектын су басуы турында хәбәр иткән иде. Тротуарларга һәм якындагы йортлар ишегалларына кайнар су аккан. Мондый коммуналь аварияләр... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда кибет һәм автолавкалар эшчәнлеген җайга салырга кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Республикада кибет һәм автолавкаларның бер өлеше табыш китерми. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кулланучылар җәмгыятьләре очрашуында аларның эшчәнлеген җайга салу тәкъдиме белән чыкты. «Бездә барлыгы 121 автолавка эшли. Әмма аларның күпме һәм нинди табыш күрсәтүләрен белергә кирәк. Без автолавкаларны матурлык өчен сатып алмыйбыз. Кайбер районнарда автолавкалардан продукция зур күләмдә сатыла, кайберләрендә юк. Бу вазгыятьне күзәтергә һәм сәбәпләрен ачыкларга кирәк», — диде ул. Читать дальше...

YouTube каналында татар яшьләрен таныштыручы яңа проект барлыкка килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казан дәүләт университетының Милли һәм глобаль медиа кафедрасы студентлары татар яшьләрен таныштыру өчен яңа YouTube-проект башлаганнар. Бер төркемдә укучы студентлар Әдилә Закирова һәм Лилия Низамова татар яшьләрен таныштыру һәм YouTube каналында сыйфатлы татарча контент булдыру максаты белән видеолар төшерә башлаган. «Идея бар, ә техника юк иде. Без очраклы рәвештә диярлек „Татмедиа“ бинасына эләктек һәм шунда „Яшь Татмедиа“ белән берлектә канал ачарга булдык»... Читать дальше...

Новости России
Москва

США включили ряд российских блокчейн-платформ в список SDN


Миңнеханов: Кулланучылар җәмгыяте мәктәпләрне азык белән тәэмин итүдә катнашсын иде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан кооператив институтында узган җыелышта кулланучылар җәмгыятьләренең мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру мәсьәләсен күтәрде. «Мәктәптә туклану — актуаль мәсьәлә. Кулланучылар җәмгыятьләре бу эштә активрак катнашсын иде. Авылларда бар азык-төлек өр-яңа, кайдандыр кайтартасы юк. Уңай мисал әйтәсем килә: Саба районында кулланучылар җәмгыяте мәктәпләрне кайнар азык белән тәэмин итә. Читать дальше...

Владимир Зорин: Халыклар бердәмлегендә телнең әһәмияте зур

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Халыкларны берләштерүдә телләрнең дә роле зур, дип саный Россия Иҗтимагый палатасының Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр комиссиясе рәисе, сәясәт фәннәре докторы Владимир Зорин. «Россия халыкларының бердәмлеге мәдәният, законнар белән генә түгел, ә телләр кебек мөһим фактор белән дә билгеләнә. Бу эштә телнең әһәмияте зур. Бу аңлашыла да, чөнки Россия — элек-электән иң зур күпмилләтле дәүләтләрнең берсе», — диде ул Татарстан Иҗтимагый палатасында «Туган телләрне саклау... Читать дальше...

«Тел сагында ир-егетләр» уенының йомгаклау этабы 11 мартта узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина «Тел сагында ир-егетләр» уенының йомгаклау этабы 11 мартта узачагын әйтте. «Казан шәһәрендә елдагыча «Тел сагында ир-егетләр» педагогик уенының муниципаль этабы узган. Үз фәннәрен татарча укыта торган 100дән артык ир-ат катнашкан», — диде Энҗе Гыйззәтуллина «Татар-информ» да Халыкара туган тел көне айлыгы йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә. Читать дальше...

Язучылар берлеге съезды 3 мартта өч мәйданчыкта үткәреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы съезды 3 мартка тәгаенләнде. ТР Мәдәният министрлыгыннан ачыклык кертелгәнчә, съезд Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия залында үтәчәк. Съезд өч мәйданчыкта үткәрелә. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре Казан белән видео-конференц-элемә аша тоташтырылачак. Бу мөмкинлек муниципалитетның башкарма комитетлары аша тудырылачак. «Әлеге формат Татарстан Язучылар берлегенең уставына каршы килми. Читать дальше...

«Тургай» халык театры режиссеры Роберт Галиев белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ). Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе Роберт Галиев белән хушлашу мәрәсиме иртәгә, 26 февральдә, 09.00 сәгатьтә, Казан дәүләт аграр университетының Ферма-2 торак комплексында, Гареев урамы 62 йортта урнашкан механизация һәм техник сервис институты бинасында узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан дәүләт аграр университетынынң тәрбия бүлеге җитәкчесе Әнәс Мостафин хәбәр итте. Казан дәүләт... Читать дальше...

Кардиолог: Коронавирус белән авыргач, өч ай кан басымын тикшереп торырга кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Коронавирус инфекциясе организмда төрле үзгәрешләр барлыкка китерә, алар йөрәк-кан тамырлары системасына да кагылырга мөмкин. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким туры эфир вакытында белдергәнчә, әгәр коронавирус инфекциясен кичерсәгез, сезгә инфаркт яки инсульт булачак дигән сүз түгел, шулай да үз сәламәтлегегезгә карата игътибарлы булу зарур. «Без беренче өч ай хакында сөйлибез, бу вакытта артериаль кан басымын даими рәвештә үлчәп торырга кирәк», - диде ул. Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Теннисистка Александрова оказалась сильнее полячки Швентек на турнире WTA в США






Московские врачи смогут определять патологии позвоночника с помощью ИИ-сервиса

«Коммерсант»: В России дорожают рыбные консервы

Молодая семья из Шатуры переехала в новую квартиру за счет госпрограммы

Актера, сыгравшего охранника Гену в «Универе» и сериале «СашаТаня» экстренно госпитализировали