Актанышта сугыш хәрәкәтләре ветераннарын искә алдылар
(Актаныш, 1 июль, «Татар-информ», «Актаныш таңнары» , Ләйсән Газизова). 1 июльдә, Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көнендә Актаныш районында яшәүче Чечня, Кавказ, Абхазия сугышларында катнашкан ветераннар Җиңү паркына җыелды. Сугышта һәлак булган, кайтып тыныч тормышта вафат булган солдатларны искә алу чарасы оештырылды. Актаныш районында туып-үскән 128 егет Төньяк Кавказ төбәге сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Иске Сәфәр авылыннан Рәмзил Заһитов белән Тыңламастан Илнур Нургалиев яу кырында батырларча һәлак була... Читать дальше...