ru24.net
World News in Tatar
Июль
2021

Новости за 04.07.2021

Бөгелмәдә балалар стрит-арт технологиясен үзләштерә

Tatar-inform.tatar 

(Бөгелмә, 4 июль, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы », Света Андреева). Бөгелмәнең «Ялкын» социаль приюты педагог-психологы Светлана Булгакова мәктәп яшендәге балалар белән стрит-арт технологиясен кулланып «Радуга елмаюы» дигән психокоррекцион дәрес үткәрде. Арт студиядә катнашучылар картиналары учреждение территориясе янында үскән агач кәүсәләренә ясады. Агач кәүсәсенең ботаксыз өлешендә ясалган рәсемнәр агачларны үзгәртте һәм балаларда шатлык хисләре уятты, диелә хәбәрдә. «Арт-терапия — универсаль иҗат төре... Читать дальше...

Мөслимдә федераль Сабантуйда Сарман гармунчылары да катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Мөслим, 4 июль, «Татар-информ», « Мөслим »). Кичә, 3 июльдә, Мөслим авылында традицион XI Бөтенроссия авыл Сабантуе үтте. Милли бәйрәмдә Сарман районы гармунчылары да катнашты. Сарман мәдәният йортының «Моң», Иске Минзәләбаш мәдәният йорты каршында оештырылган «Әүлия моңнары», Илһам Шакиров исемендәге Сарман сәнгать мәктәбенең «Сабантуй», М.Йөзлебаев исемендәге Җәлил музыка мәктәбенең «Өмет» гармунчылар ансамбльләре Сабан туенда чыгыш ясады, диелә хәбәрдә. Барлыгы 32 гармунчы һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.

Күзкәй мәктәбе укучылары авылдагы кул остасы белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Тукай районы, 4 июль, «Татар-информ», «Якты юл», Заһидә Нәбиуллина). Күзкәй урта мәктәбендә җәйге айлар башлану белән, гадәттәгечә, мәктәп яны ял лагере эшләде. Лагерьның соңгы көннәрендә балалар авылның алтын куллы остасы, рәссам Рөстәм Ясәвиев янына барып, аның иҗат җимешләре белән танышты. Рөстәм Ясәвиев ишегалдында бөтен шартын китереп балалар мәйданчыгы ясаган — агачларны юнып, буяп төрле җәнлекләр, әкият геройлары тудырган, йортын да үзенчәлекле итеп төзеп куйган. Рөстәм Ясавиев үзе дә Күзкәй мәктәбен тәмамлаган. Читать дальше...

Аксубай китапханәсендә Корея студентлары кунак булды

Tatar-inform.tatar 

(Аксубай, 4 июль, «Татар-информ», «Аксубай» , Зинаида Леонтьева). Аксубай үзәк китапханәсенә Казан университеты студентлары төркеме килде. Кунак студентлар — Көньяк Корея гражданнары. Алар автостоп белән Алексеевск-Чистай-Аксубай-Бөгелмә маршруты буенча сәяхәт кылдылар. Үзәк китапханә директоры Ирина Телешева кунаклар белән китапханә буенча экскурсия үткәрде. Кунаклар Аксубай китапханәсенең бүлекчәләрендә булдылар, хезмәткәрләр аларга китапханә эшчәнлеге турында сөйләделәр. Яшьләр күргәзмәләрне... Читать дальше...

Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылында чишмәләрне чистартырга чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Самара өлкәсендә Иске Ярмәк авылында «Салкын чишмә» үзәнен чистарталар. «Самара татарлары» сайтында шул хакта хәбәр ителә. Иҗтимагый совет рәисе, ветераннар җәмгыяте рәисе, «Ак каен» ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллин, шулай ук коллектив әгъзалары Әсхәт Сәгыйров, Илшат Галимов, Әюп Минһаҗев тәкъдиме һәм тырышлыгы белән «Нәҗәкәй чишмәсе»нең агу юлы чистартылган. Бу эштә Илшат Әхмәтгалиев Илшат шәхси тракторында катнаша. Зур күләмдә эш башкарылган, әмма эшләр әле тәмамланмаган... Читать дальше...

Экспертлар сезонлы аллергия белән ковид арасында аерымлыклар турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»).   Томау төшү һәм төчкерү барлыкка килү сезонлы аллергия күренешен коронавируслы пневмониядән аерырга ярдәм итә. Шул ук вакытта температураның күтәрелүе коронавируска анализлар бирү өчен төп сигнал булып тора, дип хәбәр итте ТАССка аллерголог-иммунолог Владимир Болибок. «Сезонлы аллергия — бу, кагыйдә буларак, борын кычытып томау төшү, шулай ук кычытыпкүзләр кызару. Аллергиягә иң хас симптом — ул төчкерү, көчле томау төшү яки борын белән сулау кыенлашу, бу симптомнар ковидка хас түгел. Читать дальше...



Бөтенроссия авыл Сабан туенда дәүләт бүләкләре тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Мөслимдә узган XI Бөтенроссия авыл Сабан туенда дәүләт бүләкләре бирелде. Аларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Хезмәт ветераны, Мөслим районының мактаулы гражданины Зәкиҗан Исламов һәм аның улы Илгиз Исламов күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә мөһим өлеш кертүләре өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының баш референты... Читать дальше...

Татарстанда бер атна эчендә бәрәңге һәм кишергә бәяләр артты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Татарстанда 21 июньнән 28 июньгә кадәр бер атна эчендә бәрәңге һәм кишергә бәяләрнең шактый артуы теркәлгән. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан күренә. Бәрәңге 12,43 процентка артып, бер килограммы 47,64 сумнан 53,56 сумга кадәр кыйммәтләнгән (15-21 июньдә ул 13,86 процентка арткан иде). Кишер бәясе 10,57 процентка артып, килограммы 72,82 сумнан 80,52 сумга кадәр күтәрелгән (15-21 июньдә ул 23,70 процентка кадәр арткан иде). Моннан тыш, республикада башка азык-төлек товарлары да кыйммәтләнде. Читать дальше...

Иртәгә Татарстанда көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 июльдә, Татарстанда көчле җил көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. «Төньяк-көнчыгыштан талгын җил була, көчәйгәндә урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитә», — диелә хәбәрдә. Һава температурасы төнлә +11..+16, көндез +21..+26 градус фаразлана. Шулай ук төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез явым-төшем күзәтелми.

Киләсе елга Бөтенроссия авыл Сабан туе Мордовиядә үтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 2022 елда XII Бөтенроссия авыл Сабан туе Мордовиядә узачак. Мордовия Хөкүмәте Рәисе вазифаларын башкаручы Владимир Сидоровка кичә Мөслимдә узган Бөтенроссия Сабан туенда бәйрәмнең символын тапшырдылар. «2022 елда Россиядә Идел Болгарстанында Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы була. Әлеге зур бәйрәм белән беррәттән, Мордовиядә XII Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. 2006 елда Мордовия башкаласы Саранск Федераль Сабан туен үткәргән иде. Бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрербез дип өметләнәм»... Читать дальше...

Казахстан башкаласында Нурсолтан Назарбаевка һәйкәл ачтылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Казахстан башкаласының яңа паркында Казахстанның беренче Президенты - милләт лидеры Нурсолтан Назарбаевка һәйкәл ачтылар. Тантанада ил Президенты Касым-Жомарт Токаев катнашты, дип хәбәр итә аның матбугат хезмәте. «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елның июлендә Нур-Солтандагы Милли Оборона университетында Назарбаевка һәйкәл куелган булган инде. 2019 елның мартында Казахстан башкаласы рәсми рәвештә Нур-Солтан дип атала башлады. Башта 1830 елда казах бистәсе... Читать дальше...

Башкортстанда уку алдынгыларына 100 һәм 60 мең сум премия бирәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Башкортстанда бөтенроссия яки төбәкара олимпиадаларда җиңүче яки призер булган укучылар республика Башлыгы премияләренә дәгъва итә ала. Шулай ук әлеге бүләк укучыларны әзерләгән укытучыларга да бирелә. «Башинформ» хәбәр итүенчә, мондый премияләр тапшыруны Радий Хәбиров 2018 елның ноябрендә раслаган. Ул вакытта олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм аларны әзерләгән педагогларга – 60шар мең, ә призерларга 30 мең сум акча бирелгән. Яңа төзәтмәләр нигезендә, быелдан әлеге сумма 100 һәм 60 мең сумга кадәр арткан. Читать дальше...

Кузнецк шәһәре мәчетендә балалар өчен беренче мөселман курслары төгәлләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Пенза өлкәсе Кузнецк шәһәре мәчете лагерында 30 малай һәм кыз ислам нигезләрен, гарәп графикасын һәм сурәләрне өйрәнү буенча уку-укыту программасын уңышлы үзләштерде. Балалар ике атналык мөселман курсларын уза. Россия мөселманнары Дини җыены рәсми сайтында хәбәр итүләренчә, әлеге истәлекле вакыйга белән балаларны Пенза өлкәсе мөфтие урынбасарлары Илдар хәзрәт Нигъмәтуллин һәм Рәсим хәзрәт Әюпов, мәчет укытучылары һәм имамнары котлаган. Алар балаларга ирешелгәннәрдә тукталып калмаска... Читать дальше...

«Капремонт все обновит»: в детском саду «Алсу» ремонт в самом разгаре

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Хотя и считается, что лето пора отпусков, но это еще и основное время проведения капитального ремонта. В детском саду «Алсу» в эти дни такими заботами живут не только подрядчики, но и коллектив учреждения.

Инфекционист коронавирус белән зарарлану симптомнары үзгәрүе турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Мутация аркасында коронавирус вируслы сезонлы йогышлы авыру билгеләрен ала башлады. Хәзер аның төп симптомнары - томау, тамак авырту, эчәклек эшчәнлеге бозылу, ә менә ис сизүне югалту икенче планда кала, дип белдерде РИА Новостига табиб-инфекционист Евгений Тимаков. «Вирус шул рәвешле вируслы сезонлы инфекция билгеләрен күрсәтә башлады», - диде Тимаков. Тимаков сүзләренчә, ковидны гадәти салкын тиюдән аеру бик катлаулы, еш кына кешеләр үзләренең коронавирус белән... Читать дальше...

Андрей Каргинов экипажы «Ефәк юлы-2021» раллиеның өченче этабында җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Тимур Касыймов). Андрей Каргинов җитәкчелегендәге «КАМАЗ-мастер» командасы экипажы «Ефәк юлы» раллиеның йөк машиналары зачетында өченче этабында җиңде. Ул махсус участокны 1 сәгать 26 минут 10 секунд эчендә узды.  Чаллыдан Эдуард Николаев җитәкчелегендәге «КАМАЗ» командасының тагын бер вәкиле финишка икенче булып килде, ул җиңүчедән 23 секундка калышты. «МАЗ»да 1 минут 50 секундка калышып өченче урынны белорус автоузышчысы Сергей Вязович алды. Антон Шибалов дүртенче урында (нәкъ ике минутка артта калган). Читать дальше...

Новости России
Москва

Питерским генералам сидеть в столице // Экс-начальника ГУ МВД по Санкт-Петербургу и его подчиненных хотят судить за взятки в Москве


Болгар ислам академиясенә документлар кабул итү 20 июльдә тәмамлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Татарстанда Болгар ислам академиясе магистратурасына һәм докторантурасына документлар кабул итү дәвам итә. «Дини оешма хезмәткәрләрен һәм дини персоналны әзерләү» юнәлеше буенча кабул итү кампаниясе 20 июльгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте. Магистратурага керергә җыенучыларның дөньяви яки дини югары уку йорты бакалавр дипломы булырга һәм ул гарәп телен һәм ислам нигезләрен әйбәт белергә тиеш. Документлар тапшырганнан соң академиягә керү сынаулары башлана... Читать дальше...

Татарстанда тагын 40 кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 40 яңа очрагы теркәлгән. Аларның өчесе читтән кертелгән, 37 очракта авыру аралашу юлы белән йоктырылган. «16 кеше хастаханәгә салынган, 24 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Казанда 12, Чаллыда 14 очрак теркәлгән. Азнакай, Алабуга, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай, Чистай районнарында икешәр, Югары Ослан һәм Зәй районнарында берәр кеше авырый. 4 июльгә Татарстанда коронавирусның 22 598 очрагы теркәлгән. Читать дальше...

Якутиядә урман янгыннарын сүндерү өчен ясалма яңгыр ясарга җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Якутиядә авылга якынлашып килә торган урман янгынын сүндерү өчен ясалма яңгыр яудырылачак. РИА Новости хәбәр итүенчә, Якутиядә Тау районында ясалма яңгыр яудыруны оештыруны планлаштыралар. Биредә көчле урман янгыны Кюерель авылына килеп җитеп бара, бары 1,5 километр ара калган. Бу хакта республиканың оператив штабында сөйләделәр. Янгынга каршы Ан-26 «Циклон» самолеты җәлеп ителәчәк. Торак пунктларга янгын куркынычы янамый, дип хәбәр ителә. Якутия территориясендә 310 табигый янгын бар... Читать дальше...

Түбән Кама районында агачка бәрелгән машинада ике кеше имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Кама районында машина юлдан чыгып китеп агачка бәрелгән, ике кеше зыян күргән.  «Татар-информ»га шаһитлар сөйләвенчә, авария Түбән Кама районының Түбән Афанас авылы янында иртәнге җиделәрдә булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, Toyota җиңел машинасын йөртүче идарәне югалткан, автомобиль юл кырыена төшеп китеп, агачка барып бәрелгән. «Рульдә 35 яшьләрдәге ир-ат иде. Ул нык бәрелгән  – аягы сынган һәм башын җәрәхәтләгән. Шулай ук аның пассажиры да җәрәхәт алган. Читать дальше...

Таҗикстанда 18 яшьтән өлкән кешеләргә мәҗбүри вакцинация керттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»).Таҗикстанда 18 яшьтән өлкән булган барлык кешегә мәҗбүри вакцинация игълан ителде. Бу хакта Эпидемиягә каршы чараларны көчәйтү буенча республика штабы хәбәр итте. «Интерфакс» хәбәр итүенчә, прививканы бушлай ясатырга була. Прививкасы булмаган гражданнар медицина ярдәме сорап гаилә табибына яки җирле медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Чит илләргә сәфәрдән соң Таҗикстанга кайтучылар коронавируска тест үтәргә, 10 тәүлек дәвамында үз изоляциядә булырга тиеш. Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Вторая ракетка Казахстана опустилась в чемпионской гонке WTA






Подмосковье стало лучшим спортивным регионом России

Пенсионеров Подмосковья пригласили на конкурс «Спасибо интернету»

Новые коммерческие дисплеи Hisense получили награду Best of show на выставке ISE 2024

Тимура Иванова доставили в суд «при параде» и арестовали на два месяца