Әлмәт спортчысы Россия җыелмасы составында Европа чемпионы булды
(Әлмәт, 9 июль, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәттән 18 яшьлек Реналь Нәҗипов Римда үткән Европа Чемпионатында чыгыш ясады. Беренче ярыш көнендә Нәҗипов Россия җыелма командасы составында 15-18 яшьлекләр арасында 4×100 метрга ирекле стиль белән эстафетада финал йөзүендә җиңде. Россиялеләрнең нәтиҗәсе — 3 минут 19,66 секунд. Икенче урынны Румын йөзүчеләре яулады, алар җиңүчеләрдән 0,27 секундка калыштылар. Бронза Польша командасына эләкте (+0,30 сек.). Ренальның тренеры — Вәлиәхмәтова Светлана.