Чаллының Энтузиастлар бульварында пленэр рәсем сәнгате буенча мастер-класс уздыралар
(Чаллы, 12 июль, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы »). Яр Чаллы картиналар галереясендә 13 июльгә кадәр яшь рәссам Руслан Ибраһимовның «Передвижка» уникаль проекты уза. Руслан Ибраһимов Энтузиастлар бульварында пленар рәсем буенча мастер-класс оештыра. Көн саен 12:00 сәгатьтән башлап рәссам шәһәрнең истәлекле урынын, Чаллы шәһәренең үзенчәлекле визит карточкасы — Илдар Хановның «Ангел-хранитель» скульптурасы яза, диелә хәбәрдә. Рәссам иҗаты милли татар тарихына һәм мәдәниятенә багышланган. Күргәзмәдә... Читать дальше...