ru24.net
World News in Tatar
Июль
2021

Новости за 13.07.2021

Чаллыда «Startup-Сабантуй. Цифровизация» экспедициясенең сайлап алу этабы узачак

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 13 июль, «Татар-информ, « Шәһри Чаллы »). Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркы «Startup-Сабантуй. Цифровизация» югары технологияләр өлкәсендә перспективалы проектлар эзләү буенча экспедициягә старт бирү турында игълан итә. Команда Россиянең 12 шәһәренә бара, анда Татарстанның сәнәгать предприятиеләренә һәм оешмаларына кертү өчен инновацион карарлар сайланачак. «Startup-Сабантуй. Цифровизация» — төбәкләрдә стартап-бергәлекләрне үстерүгә һәм мәгълүмати технологияләр... Читать дальше...

Кырымда Корбан гаете көнне күмәк намазлар булмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Кырымда Корбан бәйрәме җәмәгать намазларыннан һәм кешеләр күпләп җыела торган бәйрәмнәрдән башка узачак, дип хәбәр итте төбәк мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте. РИА Новости хәбәр итүенчә, Корбан гаете — мөселманнарның иң төп бәйрәмнәреннән берсе. Ул Ислам ай календаре буенча Зөлхиҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә һәм өч көн дәвам итә. 2021 елда ул 20 июльдә башлана. «Яңа коронавирус инфекциясе белән зарарлану очраклары кискен арту сәбәпле,... Читать дальше...

Милли китапханәдә «Музыкаль Казан» лекциясе була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 16 июль көнне 19:00 сәгатьтә Камилә Кадырованың «Музыкаль Казан» лекциясенә чакыра. Чара Рөстәм Яхин тууына 100 ел уңаеннан уза, дип хәбәр итә оештыручылар. «Лекциядә Сәйдәшев, Яхин иҗатлары турында сөйләшербез, Рөстәм Яхинның әсәрләрен тыңларбыз», диелә хәбәрдә. Теркәлү өчен сылтама профильдә.

«Рубин» командасы футболчыларының яңа формасын күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). «Рубин» футбол командасы киләсе сезонда футболчылары өчен киемнәрнең өч җыелмасын ясаган. Ике төс — команда өчен традицион булган рубин (кызыл) һәм яшел төс. Өченче комплект кара-соры төсләрдә тегелгән. Моңа кадәр уен формасы кара төсле иде.

Сораштыру: Быел Россиядә яшәүче һәр бишенче кеше хезмәт хакына өстәмә акча алган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Эш эзләү буенча зур сервисның тикшерү мәгълүматлары буенча, 2021 елның беренче яртысында Россиянең һәр бишенче кешесе хезмәт хакына өстәмә акча алган, дип хәбәр итә РИА Новости.  Тикшеренүдә Россиянең барлык төбәкләреннән эшли торган биш меңнән артык кеше катнашкан. «Россиядә яшәүче һәр бишенче кеше (21 процент) сораштыруда быел хезмәт хакларына өстәмә акча алуын күрсәтте. Тикшеренүләрдә ел башыннан хезмәт хакы арттырылган катнашучыларның 48 проценты алдагы керемнең... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казанда төзелә һәм реконструкция ясала торган объектларны карады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда төзелә һәм реконструкция үткәрелә торган берничә объектта булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Беренче объект Казансу яр буенда урнашкан элеккеге «Парус» рестораны бинасы булды. Биредә иҗат һәм фәнни лабораторияләрне, музей экспозицияләрен, күргәзмә киңлекләрен берләштерә торган яшьләр белем бирү үзәген урнаштыру планлаштырыла. Бинаны карап йөргәндә Рөстәм Миңнеханов аның өске... Читать дальше...

Өч ай эчендә Чаллы Җәмиг мәчете төзелешенә тагын 18,2 млн сум акча җыелган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). 2021 елның икенче кварталында Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелешенә 18 млн 277 мең сум акча җыелган. Бу хакта дини объект төзүгә финанс ярдәме фондында хәбәр иттеләр. 7,5 млн сум күләмендәге иң зур кертемне «Хәят Кимья» ҖЧҖ башкарган. «Кама» көнчыгыш-сәнәгать комплексы башлыгы Азат Габдуллин зур өлеш керткән, ул мәчеткә миллион сум акча биргән. Җыелган акчаларның 11,9 млн сумы подряд, проект оешмаларына түләүгә, төзелеш материаллары сатып алуга һәм техникага хезмәт күрсәтүгә киткән.



Татарстанда балаларга «Путин түләүләренә» гаризалар 15 июльдән кабул ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). РФ Пенсия фондының Татарстан бүлеге 15 июльдән башлап 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга һәм 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге, төп гомуми белем бирү программалары буенча укучы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле яшьләргә яңа бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гаризалар кабул итә башлый. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә. «6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренең күбесенә гариза тутырырга туры килмәячәк. Гаризалар автомат рәвештә фондның булган мәгълүматлары... Читать дальше...

Табиблар коронавируска прививкадан соң кул авырту сәбәбен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Вакцинаны күп итеп керткәндә тире һәм мускулларның реакциясе барлыкка килергә мөмкин, шуңа күрә коронавирустан вакцинациядән соң, кайбер кешеләр кулында авырту тоя. Бу хакта Россия табиблары хәбәр итә. «Аденовирус һәм коронавирусның бер өлешеннән торган вакцина компоненты кертелә. <…> Иньекция урынында матдәнең концентрациясе зур була, аңа организмга таралырга вакыт кирәк», — ди табиб-терапевт Виктор Лишин, дип яза ura.ru. Табиб укол ясаганда нерв күзәнәкләренә... Читать дальше...

Мамадыш районында «Питрау» керәшен бәйрәме программасы билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). 17 июльдә Мамадыш районының Җөри авылындагы «Тырлау» аланында республиканың XXII «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме узачак. Оештыручылар хәбәр итүенчә, «Питрау»да төбәкнең 22 районыннан һәм Россиянең өч төбәгеннән 50 иҗат коллективы катнаша, 50 меңнән артык кунак булыр дип көтелә. Бәйрәмдә «Остаханә», «Димче Гөрпи почмагы», «Керәшен ишегалды», «Табигать хәзинәсе», «Тәпи» чишмәсе җырлары, Питрау музее, «Җәшләр җыены» яшьләр мәйданчыгы эшләячәк. Этник мәдәниятне саклаучы... Читать дальше...

Татарстанда яшен, көчле җил, урыны белән боз явуы көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе иртәгә, 14 июльдә, республика территориясендә һәм Казанда урыны белән яшен, секундына 15 - 20 метрга кадәр көчле җил, көчле яңгыр һәм яшен көтелә, дип кисәтә. Эссе җәй үз позицияләрен бирми: көндез 25 ...30 градус, төнлә 12...17 градус җылы була. Су коену урыннарына барганда исегездә тотыгыз, «Татар-информ» республикада коену өчен биш пляжның ябык булуы турында хәбәр иткән иде.

Киров өлкәсенең Әҗем авылы мәчете манарасына ярымай куелды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Киров өлкәсенең Малмыж районы Әҗем авылында мәчет манарасына ярымай куйдылар. Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителгәнчә, тантана мәчет манарасына ярымай куюдан һәм тәкъбир әйтүдән башланды. Аннары Яңа Йөрек мәчете имамы Фәрит хәзрәт Нигъмәтҗанов Изге Коръән аятьләрен, ә Нияз хәзрәт Кашапов Аллаһы Тәгаләдән сәламәтлек, тынычлык һәм татулык турында сорап, дога укыды. Чарада Киров өлкәсе мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Нияз хәзрәт Кашапов, Малмыж районы башлыгы Э. Читать дальше...

Россиядә 28,6 миллионнан артык кеше коронавируска каршы прививка ясаткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Россиядә 28,6 миллионнан артык кеше яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы урынбасары Елена Ежловага сылтама белән хәбәр итә. «Бүгенге көндә 28,6 миллионнан артык кеше прививка ясатты», - диде ул «Милләт сәламәтлеге – Россия үсешенең нигезе» дип аталган форумда һәм коронавируска каршы вакцинация... Читать дальше...

Татарстанда 2022 елда төзекләндерү өчен 200 ишегалды билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 2022 елда «Безнең ишегалды» президент программасы буенча төзекләндерү өчен Татарстанның 200 ишегалды исемлеге билгеләнде. Бу хакта «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды хәбәр итә. Төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирүдә 170 мең татарстанлы катнашкан, аларның 92 меңе киләсе елда беренче чиратта төзекләндерәсе ишегаллары өчен тавыш биргән. Исемлек «Документлар» бүлегендә dvor.tatar сайтында чыккан. Әлеге территориядә яшәүчеләргә тавыш биргән... Читать дальше...

Татарстан Президенты Россиянең Сенегалдагы Илчесе белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Сенегал Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Кураков белән очрашты. Әңгәмә барышында яклар Россия-Сенегал мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Сенегал арасындагы эшлекле элемтәләрне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Сенегал белән хезмәттәшлек итәргә тели. Читать дальше...

Татар журналистикасы бүлеге студенты: Үзем теләгән редакциядә эшләү мөмкинлеге булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Зилә Дәрҗеманова Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Татмедиа» агентлыгы белән берлектә әзерләгән программасы буенча журналистика белгечлегенә укый. Ул уку дәверендә булган уникаль мөмкинлекләр турында сөйләде. «Алдагы елларда да филология һәм журналистика юнәлеше эшләп килде, тик аның форматы башка иде. Без үзебезне журналист итеп сизмәдек. Шамил абый ( „Татмедиа“ акционерлык җәмгыяте генераль директоры — Т-и.иск) һәм Рәмис абый... Читать дальше...

Новости России
Москва

Опубликован план мира, способный улучшить отношения между Россией, Нато, Украиной


Татарстанда «Ел һөнәрчесе — 2021» конкурсы игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан һөнәрчеләре арасында конкурс игълан ителде. «Ел һөнәрчесе — 2021» конкурсын Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы гамәлгә куйган. «Конкурс республикада халык һөнәрчелеген саклау һәм үстерү максатларында үткәрелә. Гаризалар 15 июльгә кадәр кабул ителә», — дип хәбәр итә конкурсны оештыручы Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге. Конкурс реконструкция, интерпретация һәм сувенир номинацияләре буенча үткәрелә. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов полимерлар җитештерү мәсьәләләре буенча очрашу уздырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Картли» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Полимер тармакта, шул исәптән цифрлы карарларны гамәлгә кертү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. «Картли» компанияләр төркеме полимерлар белән сәүдә итү буенча махсуслашкан. Аның структурасына дөньяның төрле илләрендә унбер компания керә. Читать дальше...

Гыйльметдинов: Татарстанга мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелешен арттырырга кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстан Республикасында мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелеше темпларын арттырырга, шулай ук гамәлдәге мәктәпләрдә икенче сменаларны булдырмаска кирәк. РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов #ТатарстанОнлайн программасының турыдан-туры эфирында республиканың мәгариф системасын үстерү проблемалары һәм юллары турында сөйләде. «Кем нәрсә генә әйтсә дә, Татарстан һәрвакыт беренче рәтләрдә: мәктәпләр дә төзибез, ремонтлыйбыз, балалар бакчалары да барлыкка килә, ясле төркемнәр дә ачыла.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Лучшая теннисистка мира сделала заявление перед матчем с Еленой Рыбакиной






Школу на 1350 учеников построят в районе Котловка

Наталья Сергунина: Востребованность ...

В Воскресенске до конца года отремонтируют 27 кровель МКД

Крупный завод по рециклингу полимеров открыли в Егорьевске