Әгерҗедә традицион «Автоледи-2021» конкурсы җиңүчесе билгеле булды
(Әгерҗе, 15 июль, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Әгерҗедә «Автоледи-2021» машина йөртү осталыгы конкурсы узды, анда алты гүзәл зат катнашты. Ярышлар теоретик һәм практик этапта узды. Башта катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча имтихан тапшырды, ә аннары автодромда фигуралы йөртү осталыгын күрсәтте. Ике этап нәтиҗәләре буенча Гөлнара Сәлимуллина җиңүче булды, икенче урында Светлана Савинова, өченчедә — Юлия Сухих. Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/gered-traditsion-avtoledi-2021-konkursy-uzdy