Алабуганың Тугаров урамында йорт янын төзекләндерәләр
(Алабуга, 18 июль, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Алабуганың Тугаров урамындагы 24нче йорт тирәсен капиталь ремонттан соң төзекләндерәләр. Үткән елда биредә «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ишегалдын төзекләндерделәр, ләкин урамнан күренеш ямьсез иде — йортны иске яшел койма һәм еш утыртылган куаклар каплап тора. Быел койманы сүтеп, чүп үләннәрне җыештырдылар. «Чыннан да, иске койма бөтен күренешне бозып тора иде. Гомуми җыелыш барышында, биредә торучылар яңа койма кирәкме-юкмы икәнен хәл итте. Читать дальше...