ru24.net
World News in Tatar
Июль
2021

Новости за 23.07.2021

Әгерҗедә яшәүче хатын-кызның алимент буенча 200 меңнән артык бурычы җыелган

Tatar-inform.tatar 

(Әгерҗе, 23 июль, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Әгерҗе районы прокуратурасы 32 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Аның алимент буенча бурычы 215 мең сумнан арткан.  Судта билгеле булганча, гаепләнүче узган елның июнь аеннан алып быелның мартына кадәр 77 мең сумнан артык алимент акчасын түләүдән качкан. Аны моңа кадәр дә шундый ук тәртип бозу очрагы өчен административ җаваплылыкка тарткан булганнар. Ул үз гаебен таныды. Суд аңа алты ай сынау срогы белән... Читать дальше...

Төмән өлкәсендә дин әһелләре һәм мөселман активистларына Рәхмәт хатлары бирделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Төмән шәһәре һәм Төмән районы мөселман эшлеклеләре Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Милләтләр эше комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.  Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителгәнчә, мөселман яшьләренә рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүдә һәм актив дини эшчәнлек алып баруда катнашканы өчен Төмән шәһәренең имам-хатыйбы, «Яңавыл» җирле мөселман дини оешмасы рәисе Әмир хәзрәт Галиевка  Диния нәзарәтенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Читать дальше...

Татарстан мәктәп укучылары өчен экология һәм биология буенча сменалар ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). 25 июльдән 11 августка кадәр Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында «Биосфера» экология һәм биология буенча республика профильле сменасы («Биосфера» XXVII республика лагерь-мәктәбе) һәм «Логос» профильле сменасы ачылачак. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, профильле сменалар сәләтле балаларны дисциплиналарны тирәнтен өйрәнү максатыннан профильле олимпиадаларда, смотрларда, конкурсларда, фестивальләрдә, район... Читать дальше...

Петербургның танылган рәссамы Рәшит Гыйләҗевны юбилее белән котладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Бүген Петербургның танылган рәссамнарының берсе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Европа-Азия» халыкара гуманитар академиясенең шәрәфле әгъзасы (академигы) Рәшит Гыйләҗев 70 яшьлеген билгеләп үтә. Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге юбилярны котлады. «Сезгә яңа иҗади уңышлар, нык сәламәтлек һәм иминлек телибез», диелгән Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград... Читать дальше...

Валерий Карпин футбол буенча Россия җыелма командасының баш тренеры булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Валерий Карпин футбол буенча Россия җыелма командасының баш тренеры вазифасына билгеләнде, дип хәбәр ителә Россия футбол берлеге сайтында. «Ростов»ның тренеры белән контракт озайту мөмкинлеге белән 2021 елның 31 декабренә кадәр каралган. Якындагы ярты ел дәвамында 52 яшьлек тренер җыелма һәм клуб эшчәнлеген бергә алып барачак. Карпин «Ростов»ны 2017 елдан бирле җитәкли. Аның тренерлык хезмәте исемлегендә шулай ук Мәскәүнең «Спартак», «Мальорка» һәм Армавир «Торпедо»сы  бар.

Россиягә Белоруссиядән помидор кертүне тыйдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге пепино мозаикасы вирусы ачыклану сәбәпле, Белоруссиянең «Дорорс» компаниясенә яңа өлгергән томатлар кертүгә вакытлыча чикләүләр кертә, диелә ведомство хәбәрендә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Россиядә фитосанитар иминлекне саклау һәм карантин объекты таралуга юл куймас өчен Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге 2021 елның 26 июленнән Белоруссия республикасының күрсәтелгән экспортерыннан яңа өлгергән томатлар кертүгә вакытлыча чикләүләр кертә», — диелгән хәбәрдә. Читать дальше...

Иртәгә Болгарда егетләр өчен Россиякүләм мөселман яшьләре форумы башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). 24-31 июль көннәрендә Болгар шәһәрендә егетләр өчен уникенче тапкыр мөселман яшьләре форумы була. Форум 18-30 яшьләрдәге 100 яшь кеше катнашында «Болгар» музей-тыюлыгы палаткалы шәһәрчегендә узачак, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Әлеге чарага Казахстан, Махачкала, Кузбасс, Оренбург, Ижевск, Мәскәү, Самара, Берлин шәһәрләреннән, шулай ук Башкортстан, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Татарстан районнарыннан егетләр киләчәк. Читать дальше...

Фагыйлә Чумарованың «Себер сүзе» дип аталган китабы чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте Фагыйлә Чумарованың «Себер сүзе» дип аталган китабы басылып чыгуын хәбәр итте. Фәния Хуҗахмәт нәшер иткән әлеге җыентыкка Себер татарлары турында мәкаләләр тупланган, диелә бу хәбәрдә.



«СИБУР» компаниясе һавага бүленеп чыга торган зарарлы матдәләрне киметергә исәпли

Tatar-inform.tatar 

(Тубыл, 23 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендәге «СИБУР» компаниясе һавага бүленеп чыга торган зарарлы матдәләрне 2025 елга кадәр 23 процентка киметергә ниятли. Бу хакта Татарстан журналистларына пресс-тур барышында «ЗапСибНефтехим» ҖЧҖ ның технологик нәтиҗәлелек буенча директоры Андрей Кугаевский сөйләде. «Газ чистарту җайланмалары кулланыла, яну процессы көйләнә, факел системалары яңартылып тора, корым чыгуы чикләнә, факел яну зоналарына су пары җибәрелә, герметик җиһазлар файдаланыла... Читать дальше...

Үзбәкстан Диния нәзарәте мөфтинең Мәскәүдә дәвалануын хәбәр итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә Үзбәкстан мөфтие Усманхан Әлимовның сәламәтлеге турында каршылыклы хәбәрләр таралуга бәйле рәвештә, мөфтиятнең матбугат хезмәте дин әһеленең Мәскәүдә дәвалануын хәбәр итә.   «Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Усманхан Әлимов хәзерге вакытта Мәскәүдә дәвалана. Аның сәламәтлек торышы тотрыклы», — диелә җомга көнне таралган хәбәрдә. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итте. Матбугат хезмәтендә нигезләнмәгән, дөреслеккә туры килми торган хәбәрне таратмаска өндиләр... Читать дальше...

Татарстанда кабат яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Шимбә көнне Татарстанда  яшенле яңгыр явачак. Яңгыр вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә. Иртәгә аязучан болытлы һава торышы була. Төнлә һава температурасы 9-14 градус тәшкил итә, көндез 19-24 градуска кадәр күтәрелә.

Алексеевскида милли мәктәп базасында туган телләрне саклау хакында сөйләштеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Алексеевск районында булды. Ул район җитәкчелеге белән очрашты һәм районның милли мәктәпләре базасында туган телләрне саклау мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта «Таң» газетасы яза. Кунаклар Зур Тигәнәле һәм Чишмә мәктәпләрендә булды, анда балалар татар, мордва һәм чуваш телләрендә белем ала. Муниципаль берәмлек җитәкчесе Сергей Демидов искәрткәнчә... Читать дальше...

Россия Банкы төп ставканы елына 6,5 процентка кадәр арттырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Россия Банкы директорлар советы утырышы нәтиҗәләре буенча төп ставканы бер процентка — елына 6,5 процентка кадәр арттыру турында карар кабул итте. Шулай итеп, әлеге күрсәткеч 2019 елның октябрь–декабрь дәрәҗәсенә әйләнеп кайтты, дип хәбәр итә РИА Новости. Яз көне Үзәк Банк акча-кредит сәясәтен нормальләштерүгә кереште һәм төп ставканы күтәрә башлады. Башта аны 0,25 процент пунктына — 4,5 процентка кадәр, ә аннары 5,5 процентка кадәр арттырды.  Моннан тыш... Читать дальше...

Татарстан журналистлары Тубыл шәһәрендә «Сибур» компаниясе объектлары белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Тубыл, 23 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Тубыл шәһәрендә «СИБУР» компаниясе объектлары белән танышты. Татарстанның «ТАИФ» компаниясе белән берләшүе алдыннан махсус пресс-тур оештырылды. Журналистларга «ЗапСибНефтехим» ширкәте эшчәнлеге турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Төрле җитештерү корпусларына бары тик махсус эш костюмы киеп керү генә рөхсәт ителде. «ЗапСибНефтехим» Көнбатыш Себердә нефть һәм газ чыгарудан пәйда булган икенчел... Читать дальше...

Сегодня в Нурлате прошел районный этап республиканского конкурса «Автоледи»

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В этом году в традиционном соревновании приняли участие 6 конкурсанток. Они испытали свои силы в двух заданиях: фигурное вождение автомобиля и знание правил дорожного движения.

«Иделем акчарлагы» бәйгесен оештыручылар: Яшь язучылар кыска жанрда күбрәк иҗат итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесен оештыручылар сүзләренчә, авторлар озын әсәр язмый, нигездә, кыска жанрда иҗат итә. «Бәйгедә катнашучылар күп. Хәзерге вакытта яшьләрдә иҗатка караш үзгәрә. Алар күбрәк кыска жанрда иҗат итә. Озын әсәрләр язмыйлар. Шундый үзгәрешләр күзәтелә, чөнки тизлек дөньясы», — дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе Зөлфия Ибләминова. «Иделем акчарлагы» бәйгесенең жюри әгъзасы... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «ГМС төркеме» җитәкчелеге белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов компрессор, насос һәм блок-модульле җиһазлар җитештерә торган зур предприятиеләрнең берсе — «ГМС төркеме» АҖ җитәкчелеге белән очрашты. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фикер алышуның төп темасы «Казанкомпрессормаш» заводының киләчәк үсеше булды. Завод 2012 елдан машина төзелеше холдингының бер өлеше булып тора. Аерым алганда, яклар предприятиене җитештерү заказлары белән тәэмин итү турында сөйләште. Читать дальше...

Новости России
Москва

Архитектурные доминанты округов Москвы


Самараның Алабин музеенда татар мәдәниятенә багышланган күргәзмә ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). 30 июльдә П.В. Алабин исемендәге Самара өлкәсе тарих-туган якны өйрәнү музеенда «Татарларда кунакта» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Күргәзмәдә Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгыннан экспонатлар тәкъдим ителәчәк, диелгән «Самара татарлары» сайтында.  Күргәзмә татар халкының көнкүреше, бәйрәмнәре, күп гасырлык йолалары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләячәк. Экспозициягә XIX гасыр азагы — XX гасыр башы этнографик материалы кертелгән: шәһәр хатын-кызлар татар костюмнары комплекслары... Читать дальше...

Лениногорск башлыгы элмә такталарның татарча язылуына игътибар артуы турында әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Лениногорскида элмә такталарның ике телдә дә язылуына игътибар арткан. Эшне урам исемнәрен татарчага тәрҗемә итүдән башлаганнар. Бу хакта район башлыгы Рәгать Хөсәенов «Татмедиа»ның Кама аръягындагы филиаллары журналистлары белән очрашуда әйтте.  Журналистлар башлыкка сәүдә үзәкләрендә татар телендәге элмә такталарның аз булуы һәм татарча язылганнарының да хаталы килеш эленүе турында әйтеп, бу мәсьәләгә игътибарны арттыруларын сорады. Рәгать... Читать дальше...

Казан үзәгендә коронавирустан прививка ясатырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казан ЦУМында яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Казан үзәгендә прививка ясау пункты 10: 00 сәгатьтән 20: 00 сәгатькә кадәр эшли. Табиблар, алдан язылмыйча, барлык теләүчеләрне дә чират буенча вакцинаның беренче компоненты белән прививка ясый. Үзең белән паспорт, медицина полисы һәм СНИЛС булырга тиеш. Искәртеп узыйк, ЦУМ сәүдә... Читать дальше...

Уфада биш яшьлек бала 15нче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Уфада биш яшьлек кыз бала 15нче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшеп үлгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Интерфакс хәбәр итүенчә, фаҗига җомга көнне көндез шәһәрнең Елга яры буе урамындагы  25нче йортта булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, баланың әти-әнисе өйдән беразга гына чыккан булган. Бу вакыт эчендә кыз тәрәзә төбенә менә һәм тәрәзәдән егылып төшә. Алган җәрәхәтләрдән бала шунда ук үлгән. Тикшерү-оператив... Читать дальше...

Миңнеханов һәм Умурзаков Татарстан белән Үзбәкстан хезмәттәшлеге турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан вице-премьеры - инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сәрдәр Умурзаков белән онлайн-очрашу уздырды. Чарада ике яктан да берничә зур компания вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирүен искәртте. «Без үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүгә чын күңелдән шат. Үз ягыбыздан без тулы ярдәм күрсәтергә әзер», - диде ул. Читать дальше...

Хакимият Камал театрының хәзерге бинасы язмышы буенча җәмәгатьчелекне диалогка чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шәһәр хакимияте Камал театрының Татарстан урамындагы бинасы язмышы буенча җәмәгатьчелекне ачык диалогка чакыра. «Театрның яңа бинасы ачылганнан соң биредә нәрсә булачак — бүгеннән без сезне шул хакта фикер алыша башларга чакырабыз», — диде Казан шәһәре мэры Илсур Метшин Камал театрының яңа бинасы проекты өчен конкурс игълан ителүгә багышланган матбугат конференциясендә. «Бу бинаны Камал театрыннан беркем дә алмый. Без бу турыда сөйләшәбез — биредә театр музее булачакмы... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Россиянка покинула WTA-1000 из-за проблем со здоровьем






Новые очистные сооружения построили в бывшем военном городке Ногинск-4

Московские археологи обнаружили пять фарфоровых игрушек XVII-XIX веков

На Ленинградке запустили мост в Химках (ВИДЕО)

В Подмосковье госпитализировали с инсультом ведущего передачи "Такси" на ТНТ