ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2021

Новости за 04.10.2021

Актаныш башлыгы Укытучылар көненә багышланган тантанада Рәхмәт хатлары тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 4 октябрь, «Татар-информ», « Актаныш таңнары », Ләйсә Газизова). Бүген, 4 октябрьдән Россиядә Укытучылар ункөнлеге башланып китте. Иртәгә районның иң алдынгы 6 мөгаллиме республикакүләм Укытучыларны хөрмәтләү тантанасында катнашачак. Бүген район педагогларын район җитәкчелеге котлады. Районкүләм укытучылар бәйрәме бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда узды. Мәдәният йортының фойесына килеп керүчеләрне укытучылар көне уңаеннан ясалган рәсемнәр каршы алды. Иҗат эшләре педагогларның... Читать дальше...

Казан хакимияте Хәтер көне митингын һәм йөрешен Тинчурин бакчасында уздырырга тәкъдим иткән

Azatliq.org 

Казан башкарма комитеты Фәрит Зәкиевнең 15 октябрьдә Хәтер көне митингын уздыру өчен биргән белдерүендә күрсәтелгән үзәктәге өч урынны да кире каккан. Шул ук көнне үзәктән Казан Кирмәненә таба йөреш уздыру тәкъдименең маршрутын да килештермәгән.

Биектау районындагы Карадениз исемендәге мәчетне 2022 елның маенда ачу планлаштырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Рубин» футбол клубының элекке уенчысы Гёкдениз Карадениз белән очрашты. Танылган спортчы Казанга бер атнага Истанбулдан килде һәм сәфәрен нәзарәттән башлады. Биектау районы Калинино авылында Карадениз исемендәге мәчетне 2022 елның маенда ачу планлаштырыла. Ул Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы юбилее алдыннан мөселман кардәшләребез өчен бик зур бүләк булачак. Карадениз мөфтинең шәхсән спорттагы осталыклары, күркәм нәтиҗәләре белән кызыксынды... Читать дальше...

Санкт-Петербургта диннәр арасында диалогка багышланган дөньякүләм конференция була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). 2022 елның маенда Санкт-Петербургта дәүләт, парламентарийлар һәм дөньяның алдынгы диннәре вәкилләре катнашында Мәдәниятләр һәм диннәр арасындагы диалогка багышланган дөньякүләм конференция була. Чарада якынча 5 000 кунак, бөтен дөньядагы дини оешмаларның 250 лидеры катнашуы көтелә, дип хәбәр итте Россия мөселманнары Дини җыены. Россия мөселманнары Дини җыены ярдәмендә киләсе елда шулай ук Санкт-Петербургта әлеге конференцияне уздыру кысаларында төрле чаралар планлаштырылган. Читать дальше...

Әлмәтнең инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Ләйлә Гайфуллина вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәттә инвалидлар җәмгыятенә нигез салучы һәм аның җитәкчесе Ләйлә Фаяз кызы Гайфуллина вафат булды. Аңа 60 яшь иде, дип яза район басмасы. Ләйлә Гайфуллинаның Әлмәттә инвалидлыгы булган кешеләрнең иҗтимагый һәм социаль тормышына керткән өлеше бәяләп бетергесез. Ул 30 елдан артык инвалидлар җәмгыятен җитәкләгән, шәһәрдә һәм Әлмәт районында спорт чаралары, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен бәйрәмнәр оештырган, хәтта республиканың көньяк-көнчыгышындагы... Читать дальше...

Татарстанда коры һәм салкынча һава торышы көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Киләсе көннәрдә Татарстанда һава торышын төньяктан килгән көчле антициклон билгели. Төнлә температура нульдән түбән була. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, атмосфера басымы сизелерлек арта. Иртәгә төнлә һава температурасы -2..-7 градус була. Көндез кояш булу сәбәпле, һава температурасы + 11 градуска кадәр күтәрелә. Явым-төшем көтелми. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе антициклонның үзәк өлеше йогынтысында республикада коры һава торышы була. Читать дальше...



Ульяновск татарлары Иске Кызылсудан чыккан галим, журналист Илһам Ганиевны искә ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең « Өмет » газетасында И.Хасибовның билгеле галим Илһам Ганиев турында язмасы чыкты. Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында туып үскән философия фәннәре кандидаты, берничә китап авторы Илһам Ибраһим улы Ганиевка быелның 23 сентябрендә 90 яшь тулган булыр иде. Илһам Ибраһим улы Ганиев 1931 елның 23 сентябрендә Иске Кызылсу авылында дөньяга килә. Өч атнадан әнисе Җамалия Сөләйман кызы үлеп китә. Тиздән әтисен, кулак һәм дин әһеле буларак, сөргенгә Себергә озаталар. Читать дальше...

Роспотребнадзор: Күмәк чараларга өстәмә ковид-чикләүләр кертелмәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә күмәк чараларга өстәмә ковид-чикләүләр кертелмәде, дип хәбәр итә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор). «Хәзер күмәк чаралар үткәрү мөмкинлеге турындагы карарны төбәк башлыклары төбәкнең баш санитар табиблары белән бергә хәл итә. Ул эпидемиологик вәзгыятьне характерлаучы билгеле күрсәткечләрдән чыгып хәл ителә», диелгән ведомство сайтында. Бу тәртип Россиянең баш санитар табибы 2021 елның 7 июлендә имзаланган карар белән билгеләнә... Читать дальше...

Чиләбедә Салават Юлаевка һәйкәл куярга тәкъдим иткәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Чиләбе шәһәрендә Салават Юлаевка һәйкәл куярга тәкъдим итәләр. Чиләбе өлкәсендәге башкорт оешмалары ассоциациясе рәисе Рауль Әсәтулин сүзләренчә, бу идея белән өлкә губернаторына мөрәҗәгать иткәннәр. Һәйкәлне шәһәргә керү юлында, Салават Юлаев урамында урнаштыру мәсьәләсе карала, дип яза «Башинформ» .

Россиядә Әтиләр көне билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә Әтиләр көне октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин имзалаган боерык хокукый мәгълүмат порталында чыкты. Документта бу көн «гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтинең әһәмиятен арттыру максатларында» билгеләнгән диелә. Указ бүгенге көннән үз көченә керә. Быелның июлендә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы октябрьнең өченче якшәмбесендә Әтиләр көнен бәйрәм итәргә тәкъдим итте. Шул... Читать дальше...

Казанның тарихи үзәгенә машина белән керүне түләүле ясарга тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Шәһәрләр үсешен өйрәнүче белгечләр — урбанистлар фикеренчә, Россиянең миллионнан артык кеше яши торган шәһәрләренең тарихи үзәгенә керүне түләүле ясау юллардагы хәлне яхшыртырга ярдәм итәчәк. Мәскәүдән тыш әлеге яңалыкка Казан, Красноярск, Екатеринбург, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләр дә әзер. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Җан башына туры килгән автомобильләр саны югары булган тарихи шәһәрләрне карарга кирәк. Самара, Краснодар, Екатеринбург... Читать дальше...

Самараның «Яктылык» мәктәбе директоры: Укучылар җыйганда яхшыларын гына сайламыйбыз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Самараның « Бердәмлек » газетасында Гөлнур Сафиуллинаның «Яктылык» татар мәктәбе турында язмасы чыкты. ЯКТЫЛЫК Аларга бөтен Самара татарларының күзе төбәлгән: милләттәшләребезнең өмете, ышанычы ул «Яктылык» мәктәбе. Киләчәге! Радик Рәвгать улы бу хакта бер минутка да исеннән чыгармый. Ул җитәкләгән мәктәп шуның өчен дә, башкалар белән чагыштырганда, гел алдарак булырга тиеш. Аның эшенә, кабул иткән карарларына бүген генә түгел, киләчәктә дә кайтып-кайтып бәя бирәчәкләр. Читать дальше...

Уфаның «Нур» театры 30 еллык юбилеена «Галиябану» премьерасын әзерли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Уфаның «Нур» татар драма театры фирма стилен яңартып ребрендинг үткәрде. 1991 елда, илне үзгәртеп кору һәм җимерү елларында ачылган театр быел үзенең 30 еллыгын билгеләп үтә. Юбилей тантанасын 4 декабрьдә үткәрү планлаштырыла. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, театр «Галиябану» музыкаль спектаклен әзерли. Мирхәйдәр Фәйзинең башкорт һәм татар театры үсешенең тулы бер гасыры бәйле легендар пьесасы театрның баш режиссеры Азат Җиһаншин версиясендә куелачак. «Галиябану» спектакленең... Читать дальше...

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан 8 кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 8 үлем очрагы расланган. «Үлем сәбәпләре патологанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — дип хәбәр иттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. Шулай итеп, 1928, 1931, 1939, 1940, 1955, 1960 һәм 1971 елда туган хатын-кызлар һәм 1949 елда туган ир-ат ковид корбаны булган. 4 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, республикада коронавирустан барлыгы 765 үлем очрагы теркәлгән.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Татарстан Президенты» атамасын саклауны сорый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Бөтендөнья татар яшьләре форумы РФ Дәүләт Думасына, РФ Федерация Советына һәм ТР Дәүләт Советына мөрәҗәгать итте. Алар Россия төбәкләренә җитәкчеләрне, хөкүмәтне һәм парламентны ничек атау турындагы карарны үзләренә кабул итәргә рөхсәт бирүне сорый. Мөрәҗәгатьнең тулы тексты оешманың ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә чыкты. Документ авторлары сүзләренчә, Татарстан Республикасы җитәкчесе вазифасының атамасы — Россиядә генә түгел, дөньяның... Читать дальше...

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы 30 еллык юбилеен бәйрәм итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы 30 еллык юбилеен бәйрәм итә. Бу турыда Эльмира Нигъмәтҗан язмасы чыкты. Илебездәге пандемия аркасында туган шартлар, үзгәрешләр бер-беребез белән күрешү, аралашу мөмкинлекләрен чикләде. Туганнар белән бергә очрашуларны, никах, туй мәҗлесләрен дә курка-курка гына уздырабыз, ә соңыннан, «Барысы да иминме, сәламәтме?» — дип, бик озак борчылып йөрибез. «Яңарыш»ның 30 еллык юбилее менә шундый гади булмаган вакытка туры килде. Узган юбилейлардагы... Читать дальше...

Илсур Һадиуллин авыл укытучылары турында: Алар халыкның күз алдында тора

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин авыл укытучыларын шәһәр укытучылары белән чагыштырып, аларның роле турында фикерен әйтте. «Авыл укытучысы шәһәр укытучысыннан аерыла. Авыл укытучысының йөзе, тоткан урыны, тәрбияви аурасы зуррак. Авылда укытучы халыкның уч төбендә тора. Укытучыны авылда бөтен кеше күзәтеп, сынап тора», — диде Илсур Һадиуллин «Авыл укытучысы» бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләгәндә. Бүген министр «Мәгариф» журналы Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы... Читать дальше...

Новости России
Москва

Топливному компромиссу между Украиной и Азербайджаном пришел конец?


Казанда «Ривьера» күңел ачу комплексында янгын чыккан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрләрдә Казанның Сибгат Хәким урамында «Ривьера» күңел ачу комплексында янгын урыныннан беренче фото һәм видеолар чыкты. Кадрларда комплекс түбәсеннән куе кара төтен күтәрелгәне күренә. «Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, «Ривьера» күңел ачу комплексы янында төтен чыгуы турында 16.15 сәгатьтә хәбәр иткәннәр. Янгын сүндерүчеләр килгәндә бинадан 10 кеше (эшчеләр) үзләре чыккан. Читать дальше...

Айдар Метшин Татарстан алдындагы казанышлары өчен Президент ордены белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Түбән Кама муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен Айдар Метшин ТР Президенты указы белән Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен орден белән бүләкләнде. Республиканың югары дәрәҗәдәге бүләге Казан Кремлендә тантаналы шартларда тапшырылачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районындагы депутатлар сессиясендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте. Алексей Песошин сүзләренчә, район башлыгы, мэр алмашу ... Читать дальше...

Рамил Муллин Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп расланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 4 октябрьдә шәһәр һәм район советларының чираттан тыш сессияләрендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы вазифасына Рамил Муллин кандидатурасын хупларга чакырды. Алексей Песошин сүзләренчә, киләчәктә Түбән Кама шәһәре һәм районы иминлеге яңа җитәкчегә бәйле булачак. «Алда әйтелгәнчә, Рамил Муллин Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнде», — диде ул. Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов победил Черундоло и пробился в 1/8 финала турнира ATP в Майами






В Челябинске начали курсировать «умные» трамваи

Geox и Юлия Высоцкая представили новую капсульную коллекцию

Победителями Всероссийской олимпиады по физике стали школьники Московского региона

Год и два месяца. Москвич получил срок за нападение на контролёра