ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2021

Новости за 06.10.2021

Алабуга мәдәният оешмалары җитәкчеләре проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 6 октябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). Алабуга районы мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре проектларны гамәлгә ашыру өчен өстәмә акча җәлеп итү турында фикер алышты. «Быел Мәдәният учреждениеләре, бизнес, коммерциячел булмаган оешмалар үз проектларын алар җирлегендә мәдәниятне үстерүгә бирә алган мәдәни инициативалар Президент фонды оештырылды. Без заявкалар булдырырга, мәдәният хезмәткәрләренең фикерләвен үзгәртергә ярдәм итү максатыннан килдек», − дип уртаклашты Россия яшьләре проектларының... Читать дальше...

Россиядә Covid йоктыручылар өчен даруларга 5 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Россия хөкүмәте Россия төбәкләрендә һәм Байконурда амбулатор дәвалануны уза торган коронавирус йоктырган пациентлар өчен дарулар сатып алуга 5 155 953,4 мең сум акча бүлеп бирәчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты. Документ нигезендә, акча Министрлар Кабинетының резерв фондыннан бүлеп биреләчәк. Аларны куллануны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы контрольдә тотачак.

ТАССР эчке эшләр министры генерал-лейтенант Николай Демидов вафат булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә 1978 елдан 1983 елга кадәр ТАССР эчке эшләр министры вазифасын биләгән генерал-лейтенант, 1983 елдан 1991 елга кадәр — СССР Эчке эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары һәм Социалистик милекне урлауга каршы көрәш бүлегенең баш идарәсе башлыгы урынбасары Николай Демидов вафат булды. Татарстан җитәкчелеге аның үлеме белән бәйле кайгы уртаклашу белдерде. «Николай Демидовның тормыш юлы зур ихтирамга лаек. Катлаулы һәм зур бурычларны хәл итәргә туры килгән... Читать дальше...

Татарстанда -5 градуска кадәр салкын көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда болытлы һава торышы була, явым-төшем көтелми. Төнлә республика буенча һава температурасы -5 градуска кадәр төшә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, көндез һава температурасы +8.+13 градус торачак. Шулай ук синоптиклар 7 октябрьдә уртача тизлектә җил фаразлый.

Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирустан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән дүрт үлем очрагы расланган. Шулай итеп, пандемия вакытында республикада 774 кеше ковид корбаны булган. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1959 елда туган хатын-кыз һәм 1940, 1954, 1964 елда туган өч ир-ат Covid-19 инфекциясеннән үлгән. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 73 очрагы ачыкланган.

Тынлыкны бозган өчен штрафларны арттыру турындагы закон проектын эшләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Башкала парламенты РФ хөкүмәтенә төнлә тынлыкны бозган йөртүчеләр өчен җаваплылыкны көчәйтү турында закон проектын юллады. Бу турыда «Интерфакс»ка Мәскәү шәһәр Думасы рәисе Алексей Шапошников хәбәр итте. «Документ РФ Хөкүмәтенә җибәрелде», — диде Шапошников. Ул искәрткәнчә, бу очракта сүз РФ КоАПына үзгәрешләр кертү турында бара. 8 сентябрьдә Мәскәү мэры Сергей Собянин Мәскәү парламентына төнлә тынлык һәм тынычлыкны бозган өчен машина йөртүчеләргә җаваплылыкны... Читать дальше...

Кырымда Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитовка мемориаль такта ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Кырым Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев милләттәшебез, Советлар Союзы Герое Гали Әхмәт улы Мәҗитов истәлегенә мемориаль такта ачылышы тантанасында катнашты. Истәлек тактасы Кырым Республикасы Ялта шәһәренең Гали Мәҗитов исемен йөртүче урамдагы йорт диварына куелды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. Шулай ук, Мәҗитов урамыннан ерак түгел... Читать дальше...

Песков: Локдаун игълан итү кирәкмәс иде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Төбәкләр коронавируска каршы чараларны үзләре кабул итә, әмма локдаун игълан итү кирәкмәс иде. Бу турыда Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә. «Пандемия шартларында барлык төбәкләр гадәттән тыш хәлләр вәкаләтләренә нигезләнеп, эпидемиологик вәзгыятькә карап, чараларны аерым кабул итәләр», — дип аңлатты Песков. «Төгәл чаралар кирәк, чөнки билгеле ысуллар эшләнгән. Теләсә кайсы төбәкләр өчен... Читать дальше...



Татарстанда сәнәгать предприятиесенә һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү буенча өйрәнүләр булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда гражданнар оборонасы буенча штаб тренировкасы узды. Өйрәнүләр сценарие буенча, «Казан мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе»нә һавадан һөҗүм итү нәтиҗәдә предприятиенең 300 хезмәткәре хәрабәләр астында калган. 23 кеше үлгән, тагын 141 кеше имгәнгән. Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар урында тикшерү үткәргән, янгынны ликвидацияләгәннәр һәм зыян күрүчеләрне эзләргә тотынганнар. Блокировкада калган корылмага кислород бирелгән, зыян күрүчеләрне хәрабәләр астыннан алганнар... Читать дальше...

Россиядә агач ташу кагыйдәләрен бозучыларга штраф салыначак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Агач ташу өчен электрон рөхсәт документы булмаган кешеләргә 400 мең сум штраф каралган. Юлда тотылган броконьерларга шул сумманы түләргә кирәк булачак. Административ хокук бозулар турындагы Кодекска мондый төзәтмәләрне Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында әзерләделәр. Документ норматив актлар проектлары турында фикер алышу порталында урнаштырылган. Агач әйләнеше өлкәсендә яңа мәҗбүри таләпләрне бозган өчен штраф суммасы 2013 елдан бирле гамәлдә булган... Читать дальше...

«Интертат» Ютубта «Гадел әңгәмә» проектын башлап җибәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). «Интертат» электрон газетасы «Гадел әңгәмә» дип аталган Ютуб-проект башлап җибәрде. Тапшыруга татар эстрадасы артистлары, блогерлар, җәмәгать эшлеклеләре чакырыла. Беренче кунак — блогер Рафис Атаказ. Ул үзенең балачагы, блогер булып танылуы, якын кешесен югалтуы турында сөйләде, татар дөньясына кагылышлы мәсьәләләргә карата фикере белән уртаклашты. «Гадел әңгәмә» тапшыруын «Татар-информ» журналисты Гадел Әхмәтҗанов алып бара. Беренче чыгарылышны сылтама аша кереп, карый аласыз.

Инфекционист балаларда ковидның куркыныч нәтиҗәләре турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Табиблар яшь пациентларда коронавирусның авыр нәтиҗәләре булуына борчыла. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Федераль медицина-биология агентлыгының балаларда йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Юрий Лобзин «Вирусология көннәре-2021» Халыкара форумында сөйләгәнчә, ковид белән авырганда Кавасаки авыру симптомнары булган балалар саны арта. Санкт-Петерубргта Федераль медицина-биология агентлыгында елына 2-3 очрак теркәлгән... Читать дальше...

В микрорайоне сахароваров открыта придомовая площадка

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Одна из 16 запланированных на 2021 год, по республиканской программе «Наш двор». Детский игровой периметр, зона отдыха, тротуары, территория для дальнейшего зеленого благоустройства есть теперь и у жителей домов 5 домов одного из микрорайонов Нурлата.

Татарстанда корал тапшыручыларга 15 мең сум түләнергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Ел башыннан бирле татарстанлыларга ирекле рәвештә корал тапшырган өчен 570 мең сум акча бирелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсенең Лицензия-рөхсәт эше үзәге корал әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Рамил Камалиев сөйләде. «Әгәр дә кеше табылган коралны кулга алырга курка икән, аңа полиция хезмәткәрләрен чакыртырга кирәк. Алар килеп, корал табылу фактын теркәячәк һәм аны алачак», — дип сөйләде Камалиев. Читать дальше...

Мәскәү районының өч урамындагы йортта су бетәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). 8 октябрьдә Казанның Мәскәү районындагы кайбер йортларда вакытлыча су сүндереләчәк. Су бер тәүлектән соң — 9 октябрьдә иртәнге сәгать 9 да биреләчәк . Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чаралар суүткәргечне кисеп ялгау өчен кабул ителә. Серов урамындагы 51нче йорт, Энергетиклар урамы буенча 1нче йорт, 1 корпус 2, 7 һәм 9нчы, 11/51 йортлар сусыз калачак. Әлеге йортларда яшәүчеләргә алдан ук су запасы җыярга кирәк, дип хәбәр итә «Водоканал». Читать дальше...

Новости России
Москва

Как поучаствовать в продаже иностранных ценных бумаг по указу №844


Казанда ике футбол кыры кадәр мәйданда кирпеч ватыклары чүплеге табылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Совет районында экологлар кирпеч калдыклары чүплеген тапкан. Бу участок Себер тракты буенча урнашкан һәм сусаклагыч зона — Нокса елгасына кагыла. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре хәбәр иткәнчә, чүплек мәйданы 12 мең кв. метрдан артык, күләме 18 мең куб.метр тәшкил итә. Юридик затка карата «Су объектының яр буе яклау полосасыннан, су объектының су саклау зонасыннан хуҗалык һәм башка эшчәнлек чикләүләрен бозып файдалану»... Читать дальше...

Казанда Россиянең элеккеге уенчылары Махсус Олимпиада атлетлары белән матч үткәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Казан Россия җыелма командасының экс-футболчылары һәм блогерлар катнашындагы «Наши парни» автоузышының чираттагы ноктасы булды. Алар Махсус Олимпиада атлетлары булган үзенчәлекле интеллектуаль үсешле балалар белән инклюзив матч үткәрде. Казанга Дмитрий Сычев, Руслан Пименов, Динияр Биләлетдинов, Дмитрий Хлестов, шулай ук блогер Дмитрий Егоров килде. Алар балалар өчен мастер-класс үткәрде, алар белән футбол уйнады һәм автограф-сессия үткәрделәр. Матчта шулай ук... Читать дальше...

Путин газга бәяләр арту аркасында Европаның борчылу сәбәбен атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Газга бәяләр арту аркасында Европа базарларында барлыкка килгән буталчык әлеге проблемага җитди мөнәсәбәт булмау белән бәйле. Бу хакта Министрлар Кабинеты белән киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин сөйләде.  «Европада ниләр булганын күрәсезме. Анда базарларда истерика һәм ниндидер буталчык! Ни өчен? Чөнки моңа җитди карамыйлар. Кемдер климат үзгәрешләре проблемаларында спекуляцияли, кемдер нәрсәнедер бәяләми, кемдер бу тармагына инвестицияләрне киметә башлый», — дип дәүләт башлыгы сүзләрен китерә ТАСС. Читать дальше...

Әтнә театры Махачкала фестиваленнән диплом белән кайта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә театры Дагыстан башкаласы Махачкалада үткәрелгән II Халыкара милли театрлар фестивалендә хәзерге заманның кискен проблемаларын талантлы рәвештә ачып биргән өчен дипломга ия булды. «Театрыбыз Дагыстан тамашачысына 29 сентябрьдә Рамил Фазлыев сәхнәләштергән „Ана күңеле… далада“ спектаклен тәкъдим итте», — дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге. Фестиваль 28 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр үтте. Программада — Дагыстан, Төньяк Осетия, Карачай-Черкес... Читать дальше...

Европа мәхкәмәсе полициядән зыян күргән 17 русиялегә 500 мең евро түләү карары чыгарган 

Azatliq.org 

Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итүчеләр арасында Татарстаннан Радик Гыйлметдинов та бар. Ул Казанда җинаятьчел төркем оештыруда шикләнеп тоткарланганнан соң, полициянең җәзалавыннан шикаять иткән.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Россиянка Хромачёва вышла в финал турнира WTA в Руане в парном разряде






В МИДе заявили о большом объеме западных средств на случай конфискации

Экономист Масленников призвал не вкладываться в юань

Умер основатель торгового комплекса «Три кита» Сергей Зуев

В серии ЖЗЛ в третий раз переиздали биографию Зюганова