ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2021

Новости за 10.10.2021

Михаил Афанасьев Яшел Үзән музыка театрын 10 яшьлек юбилее белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Яшел Үзән, 10 октябрь, «Татар-информ», « Яшел Үзән »). Яшел Үзәннең музыкаль театры үзенең беренче юбилеен билгеләп үтте. «Маскарад» гала-кичәсендә танылган мюзикллардан түбәндәге күренешләр тәкъдим ителде. Мактаулы кунаклар арасында — Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рузилә Тимергалеева, музыка театры директоры Елена Антонова бар иде. «Чын күңелемнән сезне бәйрәм белән котлыйм! Музыка театры, һичшиксез, Яшел Үзән бизәкләренең берсе. Читать дальше...

Теләчедә «Моңнар агыла туган җирдә» халык иҗаты фестивале башланды

Tatar-inform.tatar 

(Теләче, 10 октябрь, «Татар-информ», « Теләче информ », Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районының Баландыш авылы мәдәният йортында «Моңнар агыла туган җирдә» дип исемләнгән районкүләм халык иҗаты фестивале башланды. Фестиваль муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә, районның яңадан торгызылуына 30 ел тулуга һәм Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелә.  8 октябрьдә эстафетаны Олы Мәтәскә авыл җирлеге үзешчәннәре кабул итеп алды. Монда да фестиваль концерты авыл... Читать дальше...

Игламов Махмут Камалович

Tatobzor.ru (Казань) 

Игламов Махмут Камалович(биография)известный татарский архитектор, главный архитектор АПМ «Татпроект»,военный инженер 3 ранга,участник ВОВ родился в 1908 году в селе Средний Татарский Юрткуль Спасского района РТ. В 1929–38 гг учился в Казанском и Ленинградском институтах инженеров коммунального строительства. С 1938–41 гг.… Далее

Әлмәтлеләр «Урманны саклыйк» акциясендә 10 меңнән артык нарат үсентеләре утыртты

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 10 октябрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). 9 октябрьдә Әлмәт урманчылыгы территориясендә «Урманны саклыйк» дигән халыкара акция узды. Шәһәр халкы 4 га мәйданда 10 меңнән артык нарат үсентесе утыртты. Бу хакта экология һәм төзекләндерү департаменты хәбәр итә. Бу участокта үсентеләр тагын яз көне дә утыртылачак, диелә хәбәрдә.

Авиаһәлакәттә исән калган парашютчы: Өстән кайнар керосин акты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Минзәләдә самолетның ничек һәлакәткә очравы турында «Татар-инфор» агентлыгы чыганагына исән калган парашютчыларның берсе сөйләде. «Ул самолетның койрык өлешендә утырган, бәрелгән вакытта аны салонның алгы өлешенә алып ташлаган, җимерелгән ишек астында калган. Өстән кайнар керосин аккан, аркасы бик нык пешкән», — дип сөйләде агентлык чыганагы. Агентлык мәгълүматлары буенча, фаҗига урыныннан санавиация вертолеты белән Татарстан РКБсына китерелгән парашютчы турында сүз бара. Читать дальше...

Авиаһәлакәттә һәлак булганнарның мәетләрен 11 октябрьдә Чаллыда бирә башлаячаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Минзәләдә авиаһәлакәттә һәлак булган кешеләрнең мәетләрен туганнарына 11 октябрьдә Чаллыда бирә башлаячаклар. Бу хакта журналистларга Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары — Президентың Территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гарипов сөйләде. Илнур Гарипов әйткәнчә, һәлак булганнарның мәетләре Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең патологоанатомия бүлегенә китерелгән. Һәлак булганнарның туганнары белән психологлар эшли. Читать дальше...

Шагыйрә Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Шагыйрә, мөгаллимә Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова вафат. Шагыйрәнең вафаты турында «Татар-информ» хәбәрчесенә Гөлнур Әхмәдуллина-Архипованың танышы җырлар авторы Гөлүсә Әхмәтҗанова әйтте. Бу хәбәрне Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылының инстаграм аккаунты да  раслый . «Гөлнур апа — талантлы шәхес иде. Аралашып тордык. Киңәшләре белән ярдәм итә иде. Урыннары җәннәттә булсын», — диде ул «Татар-информ»га. Гөлнур Әхмәдуллина-Архипованың якыннары, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Читать дальше...

Минзәлә аэроклубы җитәкчесе һәлакәт турында: Бу безнең өчен шок

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстан ДОСААФ Үзәк Аэроклубның Минзәлә филиалы җитәкчесе Равил Нурмөхәммәтов «Татар-информ» хәбәрчесенә Минзәләдә булган авиаһәлакәтне шәрехләде. Аерым алганда, ул самолет очучыларының барысын да дөрес эш итүләрен һәм фаҗига булдырмый калу өчен мөмкин булганны эшләүләрен әйтте. «Алар югары квалификацияле очучылар, корабль командирлары, безнең даирәдә бик танылган кешеләр иде. Шуңа күрә алар тарафыннан хата булмаган дип әйтә алам. Тикшерү барысын да күрсәтер... Читать дальше...



Минзәләдә авиаһәлакәттә вафат булганнар истәлегенә вакытлыча мемориал булдырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Минзәләдә авиаһәлакәттә һәлак булганнар истәлегенә вакытлыча мемориал булдырылды. «Мемориал аэроклубның административ бинасын янында ясалды. Кешеләр чәчәкләр алып килә, кайгы уртаклаша», — дип сөйләде «Татар-информ»га әлеге вакыйганың шаһиты. Президент аппараты департаменты җитәкчесе Наил Гарипов, республиканың спорт министры урынбасары Илдар Садриев, район башлыгы Айдар Сәлахов мемориалга беренчеләрдән булып чәчәкләр салды. Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә... Читать дальше...

Татарстанда 17 градуска кадәр җылытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә Татарстанда алмашынучан болытлы һава саклана. Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, алдагы ике көндә явым-төшемнәр көтелми. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Дүшәмбе, 12 октябрьдә, төнлә +2.+7˚көндез +11.+16˚ градус. Сишәмбе, 13 октябрьдә, төнлә 0.+5˚, көндез +12.+17˚ градус булыр дип көтелә.

Минзәлә аэроклубы инструкторы: Кичә генә шушы самолеттан сикергән идем

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Елена Саляхова). Минзәлә аэроклубы инструкторы Олег Шипоров парашютчылар утырган самолетның һәлакәткә юлыгу сәбәпләрен атады.   «Минем штаттагы бурычым кешеләрне парашюттан сикерергә әзерләү. Без документлар буенча эш итәбез. Кешеләр парашюттан сикерә алмас иде, анда биеклек җитәрлек булмаган. Самолетны авария шартларында калдырып китү 500 метр. Двигательгә кош эләккән, хәзер көз, күчмә кошлар оча», — дип сөйләде инструктор «Татар-информ» хәбәрчесенә. Аның сүзләренчә... Читать дальше...

Минзәлә районы башлыгы самолет двигателенә кош эләккән, дип фаразлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Район башлыгы Айдар Сәлахов Минзәләдә егылган самолет белән бәйле фаҗигане шәрехләде. Аның сүзләренчә, самолет 9.03 сәгатьтә очып киткән, биеклеккә күтәрелгән. Очыш ике минуттан да артык дәвам итмәгән. «Нәтиҗәдә экипажның ике әгъзасы һәм 20 кеше — алты инструктор һәм инструкторлар белән бергә сикерергә тиеш булган 14 парашютчы һәлакәткә юлыкты. Әлегә якынча версия буенча, двигательгә кош эләккән яки сул як двигатель эшләми башлаган булырга мөмкин. Читать дальше...

Галимова: Минзәләдәге фаҗигадә Татарстаннан 9, Башкортстаннан 4 кеше һәлак булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Минзәләдә һәлакәткә очраган самолетта вафат булучылар арасында Татарстаннан тугыз, Башкортстаннан дүрт, Удмуртиядән ике һәм Чиләбе өлкәсеннән бер кеше булган. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, исән калучылар арасында Башкортстаннан ике, Йошкар-Оладан, Ульяновскидан, Удмуртиядән һәм Киров өлкәсеннән берешәр кеше бар.

Новости России
Москва

Как поучаствовать в продаже иностранных ценных бумаг по указу №844


Һәлак булган очучы Беляевның туганнары: Ул гомер буе очты, тәҗрибәле пилот иде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Һәлак булган очучы Михаил Беляевның туганнары аның 19 яшеннән бирле очуын һәм бик тәҗрибәле пилот булуы турында сөйләде. «Ул гомер буе очты. Башка берни дә эшли белмәде, гомере буе очучы булды. Хәрби-транспорт авиациясендә пилот булды. Очышлары бик күп иде. Ул гел: „Инструкцияне һәрвакыт үтәргә кирәк, чөнки ул кан белән язылган“, — дип әйтә иде. Ул машина йөртте, аның белән гел машинада йөри идек — юлларда кагыйдәләрне бозганда гел ачуы чыга иде, бу — кеше гомерләре дип гел әйтә иде»... Читать дальше...

Фәндәс Сафиуллин вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советының элеккеге депутаты Фәндәс Сафиуллин вафат. Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте. Фәндәс Сафиуллин – отставкадагы Совет армиясе полковнигы, Татарстан Югары Советы, Татарстан Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасының элеккеге депутаты, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең элеккеге рәисе.

Чаллы хастаханәсендәге авиаһәлакәттә зыян күргән пациентларның хәле авыр, тотрыклы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев Минзәләдә авиаһәлакәттә зыян күргән пациентларның хәле авыр, ләкин тотрыклы булуын әйтте. «Беренче пациент кабул итү бүлегенә 11.25тә килде. 30 яшьтән 50 яшькә кадәр барлыгы 5 кеше китерелде. Барлык пациентлар тулысынча тикшерелде. Хәзерге вакытта реанимация бүлегендә. Төрле өлешләре сынган, үпкәләре имгәнгән, пневмоторакс, үпкәнең плевраль өлешенә һава кергән. Барлык пациентларның хәле авыр... Читать дальше...

Татарстанда соңгы тәүлектә 102 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 102 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «32 кеше хастаханәгә озатылган, 70 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Казанда – 31, Чаллыда – 26, Әлмәт районында – алты, Чистай районында биш очрак ачыкланган. Моннан тыш, Түбән Камада дүрт очрак теркәлгән... Читать дальше...

Чаллыга Казаннан табиблар килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә Казаннан табиблар килде, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте. «Беренче ярдәмне мондагы хирурглар күрсәткән иде. Барысы да квалификацияле эшләгән. Без хәзер алдагы практиканы билгелибез», — диде табибларның берсе Рөстәм Миңнехановка. Якын арада зур федераль үзәкләр белән консультацияләр уздырылачак.  Алдарак «Татар-информ» зыян күргән биш кеше Чаллыга БСМПга, ә бер кеше РКБга җибәрелгән дип хәбәр иткән иде.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Шнайдер проиграла Бадосе на старте турнира WTA в Штутгарте






Облачная погода, дождь и до 14 градусов тепла ожидаются в столице 19 апреля

В Карелии разместили ракетные комплексы «Искандер-М»

В Болгарию прибыла первая партия американского ядерного топлива для АЭС Козлодуй

Комтранс Петербурга поддержал ужесточение санкций для нарушителей на электросамокатах