ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2021

Новости за 12.10.2021

Әлмәт татар дәүләт драма театрында 77нче сезон ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 12 октябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәт татар дәүләт драма театрында «Җил артыннан» спектакле белән 77нче сезон ачылды. «Бәйрәм кунаклары — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова һәм Әлмәт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева тамашачыларны сезон ачылышы белән котлады. Тантаналы чарада Роза Әфләтунова «Ел актеры» премиясе ияләрен игълан итте. Читать дальше...

Путин инфляция үсеше шартларында халыкка ярдәм итүнең яңа чараларын эшләргә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте бәяләр үсүе шартларында Россия халкына социаль ярдәм чаралары буенча бер ай эчендә өстәмә тәкъдимнәр эшләргә тиеш. РФ Президенты Владимир Путин VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуда шундый йөкләмә бирде, дип хәбәр итә РИА Новости. «Без дәүләт ярдәме кирәк булган кешеләргә һәрвакыт игътибар белән карыйбыз. Быел без пенсионерларга һәм мәктәп балалары үсә торган гаиләләргә түләүләр башкардык. Югары инфляция шартларында бу бик кирәк», - диде дәүләт башлыгы. Читать дальше...

Татарстан хакимиятенә вакцинация темпларын арттырган өчен рәхмәт белдерделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко узган атнада коронавируска каршы вакцинация темпларын арттырган өчен Татарстан Республикасы һәм башка төбәк җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Соңгы атнада вакциналаштыру темпларын арттырган Брянск, Липецк өлкәләре, Чечня Республикасы, Севастополь, Иваново, Чувашия һәм Татарстан төбәкләренә рәхмәт белдерәсем килә. Бу төбәкләр үзгәреп торган вазгыятькә бик тиз игътибар биреп, халыкны... Читать дальше...

Быел авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү 14 процентка диярлек кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда 2021 елның сигез аенда эсселек һәм корылык аркасында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү 14 процентка диярлек кимегән. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында республика икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте. «Быел аномаль һава шартлары республиканың авыл хуҗалыгы күрсәткечләренә тискәре йогынты ясады. Гыйнвар-август нәтиҗәләре... Читать дальше...

Бикчентаев Ахмед Гадиевич

Tatobzor.ru (Казань) 

Бикчентаев Ахмед Гадиевич(биография) выдающийся татарский архитектор, Заслуженный деятель искусств Татарской АССР,Заслуженный архитектор РСФСР, первый татарский профессор архитектуры,педагог,участник ВОВ родился 20 февраля 1911 года в деревне Большие Менгеры Атнинского района ТАССР. 1931-1934гг. – учеба в Казанском институте инженеров коммунального строительства (КИИКС),… Далее

Тарихчы Радик Исхаков: Сан ягыннан күп булганда гына без сорый һәм таләп итә алабыз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының керәшеннәрнең һәм нагайбәкләрнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү бүлеге мөдире Радик Исхаков фикеренчә, сан ягыннан күп булганда, халык сорый һәм таләп итә ала. «Җанисәп безнең өчен бик мөһим. Татарларның күпме булуын, кайда яшәвен, телне ни дәрәҗәдә әйбәт белүне аңларга кирәк. Ихтыяҗларга килгәндә, сан ягыннан күп булганда гына без сорый һәм таләп итә алабыз. Хәзер без икенче урында торабыз. Халыкны бүлгәләү... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын ун кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ун кеше Covid-19 коронавирусы корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Коронавирус инфекциясеннән үлүнең ун очрагы теркәлгән<...>», - диделәр ведомствода. Covid-19дан 1950, 1951, 1955 һәм 1956 елгы хатын-кызлар, 1939, 1940, 1949, 1951 (ике кеше) һәм 1979 елгы ир-атлар үлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта. Читать дальше...

Буа театры «Шобага» спектакле белән Кудымкар фестивалендә катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа театры Пермь крае Кудымкар шәһәре милли театрлар фестивалендә катнаша. Театр тамашачылары арасында Барда мәктәбеннән килгән татар укучылары да бар иде, дип хәбәр итә театр. Барда укучылары туган телдә спектакль карау өчен Кудымкарда үткән театр фестиваленә җиде сәгатьлек юл үтеп килгән. Театр җитәкчелеге аларның спектакльне бик ошатуларын әйтә. «Коми-Пермяк милли драма театрында узган фестивальгә без „Шобага“ спектаклен алып килдек. Фестиваль программасын да безнең театр ачты»... Читать дальше...



Путин ана капиталын факттагы инфляция буенча арттырырга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин яңа чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуда 2022 елда ана капиталын фаразлау буенча түгел, ә фактик инфляция буенча индексацияләү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Мондый карар дөрес һәм гадел булачак», — диде Дәүләт Башлыгы Федераль Җыенның түбән палатасы әгъзалары белән очрашуда.  Россия лидеры фикеренчә, РФ Дәүләт бюджетында бу инициативаны гамәлгә ашыру өчен акча җитәрлек. Путин шулай ук балалы гаиләләргә... Читать дальше...

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары билгеле. Бу хакта Язучылар берлеге хәбәр итә. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия быел «Кемгә сөйлим серләремне» повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы өчен Фәтхулла Абдуллинга, «Сильнее меня» шигырьләр җыентыгы өчен (татар теленнән тәрҗемәләр) Галина Булатовага, «Кайту» шигырьләр җыентыгы өчен Лилия Гыйбадуллинага тапшырылачак. Кызыксындыру премиясе лауреатлары: «Күңел бакча» шигырьләр... Читать дальше...

«Ак Барс» Уфада «Салават Юлаев»ны җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Уфаның «Салават Юлаев»ын 3:2 исәбе белән җиңде. Уен Уфада үтте. Матчка Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та килгән иде. Беренче периодта голлар булмады, тик «Ак Барс» капкачысы Тимур Билаловның эше күп булды, Уфа командасының капкага бәрүләре саны егерме өчкә җиткән иде.   Икенче периодның унөченче минутында исәп ачылды. Дмиртрий Кагарлицкий бәрүеннән соң, алка, башта «Салават Юлаев» капкачысы Юха Метсолага... Читать дальше...

«Казан утлары» табиб Илшат Билаловның «Тауда язылган язмыш» дигән китабын чыгарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Казан утлары» журналы табиб Илшат Билаловның «Тауда язылган язмыш» китабын бастырып чыгарды. Бүген китапның беренче нөсхәсен «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков авторга бүләк итте. «Кесә форматындагы китап — Татарстанда татар телендәге китаплар арасыннан иң сатыла торганы. Бу, чын мәгънәсендә, бүгенге көндә татар әдәбиятын уятып җибәрде. Сездән алга таба да кызыклы, халыкчан яңа әсәрләр көтәбез. Илшат әфәнденең бу китабы популяр булыр дип ышанабыз»... Читать дальше...

Ковидка тест үтәүнең максималь вакытын бер тәүлеккә кадәр кыскартырга тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте коронавируска тест үткәрү нәтиҗәләрен алуның максималь вакытын 24 сәгатькә кадәр кыскартырга тәкъдим итте. Санитар-эпидемиологик кагыйдәләргә тиешле үзгәрешләр проекты норматив-хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган. «COVID-19 лаборатория тикшеренүен башкару срогы, лабораториягә биологик материал алынганнан алып, аның нәтиҗәсен тикшеренү уздырылган затка тапшырганга кадәр... Читать дальше...

Илнур Миргалиев: Татарның тарихы яхшы өйрәнелгән, уйнап кына халыкны бүлеп булмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев фикеренчә, татар халкының тарихы бик яхшы өйрәнелгән һәм аны җиңел генә бүлеп булмый. «Бүген безнең милләт алдында ассимиляция, демография проблемасы тора, шулай ук ясалма проблемалар да бар: безне бүләргә тырышалар. Хәл мишәрләрне аеруга кадәр килеп җитте. Без уяу булырга, барысын да күрергә тиеш. Тарихи яктан да татарның асылы җентекләп аңлатыла. Читать дальше...

Тарихчы: Татарлар рус дәүләтенә кергәндә инде җитлеккән халык булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев сүзләренчә, татарлар рус дәүләтенә кергәндә инде җитлеккән халык булган. «Без Россия тарихындагы катламнарны өйрәнергә кирәк дигән фикергә килдек, чөнки социаль категорияләр нигезендә милләтләр дә формалашкан. Ул процесс төрле халыкта төрлечә булган. Татарлар бик күп категорияләргә бүленгән. Татар халкы рус дәүләтенә кергәндә инде бик җитлеккән халык булган», — ди ул. Читать дальше...

Миңнеханов Күмертауда «Россия вертолетлары» директорлар советы утырышында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстанның Күмертау шәһәрендә вертолетлар җитештерә торган Күмертау авиация җитештерү предприятиесендә булды һәм «Россия вертолетлары» холдингының директорлар советы утырышында катнашты. ТР Президенты матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, «Ростех» дәүләт корпорациясенең авиация комплексы индустриаль директоры Анатолий Сердюков һәм «Россия вертолетлары»... Читать дальше...

Татарстанда пенсионерларны финанс грамоталылык дәресләренә чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Россия Банкы пенсия һәм пенсия алды яшендәге Татарстан кешеләрен финанс грамоталылыгы буенча дистанцион дәресләргә чакыра. Дәресләрдә тыңлаучыларга финанс карарларын ничек дөрес кабул итәргә һәм мошенникларның хәйләләренә эләкмәскә, шулай ук заманча банк продуктларын ачыкларга ярдәм итәчәкләр, дип хәбәр итте Россия Банкының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте. Укулар онлайн-форматта узачак. Дәресләргә төркемнәр белән, мәсәлән, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре яки башка оешмалар базасында... Читать дальше...

Россия Хөкүмәте ковидка каршы уңышлы эшли торган төбәкләр өчен грантлар раслады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы таралуга каршы уңышлы көрәшә торган төбәкләр дәүләттән финанс ярдәм алачак. Тиешле карарны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. «Хөкүмәт ковидка каршы актив көрәшә торган төбәкләргә ярдәм итәргә карар кылды, биредә тест үткәрү һәм вакциналаштыру югары дәрәҗәдә булу, шулай ук койкалар һәм кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү тора», — дип белдерде Мишустин коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча координацион совет утырышында. ... Читать дальше...

Средства самообложения граждан Ново-Иглайкинского поселения идут на ремонт внутрипоселковых улиц

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

515 метров улицы Овражной в селе Новое Иглайкино, 616 метров улицы Речнаяа в Некрасовке, 60 метров в Старом Иглайкине и т.д.– протяженность сельских дорог, отремонтированных на средства самообложения граждан данного поселения. Это поселение –одно из активных поселений Нурлатского района в использовании возможностей республиканской программы софинансирования сельских территорий.

Новости России
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге об эффективных решениях в дорожном строительстве   


Олег Морозов: Татарстанда кертелә торган QR-кодлар - авырулар санының артуына җавап

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Коронавирусның таралуын тоткарлау өчен Татарстанда кертелә торган чикләүләрнең артуы авырулар санының артуына бәйле. Мондый фикерне Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Олег Морозов белдерде. «Берничә көн рәттән ковидтан үлүчеләр саны арта баруын күзәтәм - көненә 900дән артык кешенең гомере өзелә. Бүген безгә дөньяда иң яхшы вакциналар билгеле, һәркем үзен һәм тирә-юньдәгеләрне саклый ала. Татарстан Республикасында кертелә торган чаралар ... Читать дальше...

«Тәртип» радиосында юридик тапшыру башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүгеннән «Тәртип» радиосында «Хокук һәм хаклык» тапшыруы чыга башлый. «Тыңлаучыларга юридик ярдәм күрсәтүче әлеге тапшыруының алып баручысы, юрист Гөлназ Миньязова чакырылган эксперт белән эфир дәвамында шалтыратулар кабул итеп, халыкны борчыган сорауларга ачыклык кертәчәк», — диде радионың PR-белгече Айсылу Лерон «Татар-информ» хәбәрчесенә. Аның сүзләренчә, тапшыруда адвокатлар, нотариуслар һәм башка белгечләр катнашачак. «Тапшыруның экспертлары арасында адвокатлар... Читать дальше...

Кемерово өлкәсендә «Каз өмәсе» бәйрәмен үткәрделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Кемерово өлкәсенең Осинники шәһәре татар автономиясе Междуреченск каласы татар хатын-кызлары һәм Новокузнецкиның «Ак калфак-Нур» иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән берлектә «Каз өмәсе» традицион йола бәйрәмен үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте Новокузнецкиның «Ак калфак-Нур» оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Гайнетдиновага сылтама белән хәбәр итә. Коллективлар үзара каз мамыгы йолку һәм каз итен эшкәртү осталыгында ярышты. Чара татар халык җырларын башкару белән үрелеп барды.

Страсбург мәхкәмәсе гаскәрдән 50 килога ябыгып кайткач үлгән Татарстан егетенең әтисенә 20 мең евро түләттерә 

Azatliq.org 

Хәрби хезмәткә 78 кг авырлыкта, сау-сәламәт килеш озаткан улын Сәетгәрәй Хәбиров Казанга бары тик кома хәлендә генә алып кайткан иде. 14 ай комада үлем белән көрәшкән кече сержант Радик Хәбиров 2007 елның 1 апрелендә вафат булды.

175 нче гимназиянең 600дән артык укучысы быел җәен Кара диңгез буенда ял иткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Черноморец» республика үзәге директоры Евгений Ветров 175нче гимназиянең 600дән артык укучысы Кара диңгез яр буендагы балалар сәламәтләндерү лагерьларында «Кызыл хач» оешмасы җыйган акча хисабына ял иткәннәрен әйтте. «11 майда Казан шәһәренең 175 нче гимназиясендә булган гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү кысаларында, Кара диңгез яр буендагы „Кызыл хач“ хәйрия фонды тарафыннан җыелган акчалар хисабына гимназиянең 601 укучысы ял итте»... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Полина Кудерметова проиграла Плишковой в первом круге турнира WTA в Руане






Отбор на Всероссийский турнир по бадминтону прошел в Раменском

Вынесенный из квартиры 300-килограммовый москвич скончался в больнице

В Ростове задержали подозреваемого в убийстве парня на парковке в Москве

День семейного здоровья пройдет в мкр Пироговский в Мытищах