Яшел Үзәннең Осиново лицее укучылары хәрби-спорт уенының зона этабында җиңде
(Яшел Үзән, 17 октябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән» ). Яшел Үзәннең Осиново бистәсендәге Карпов исемендәге лицееның «Патриот» командасы «Алга, яшь армиячеләр!» хәрби-спорт уенының зона этабында Яшел Үзән районын лаеклы тәкъдим итте һәм I урынны яулады. Чара Казанның «Патриот» республика үзәгендә үтте. Балалар чын армия шартларына эләктеләр һәм төрле интеллектуаль, спорт төрләрендә: эстафета, хәрби-гамәли нормативлар, Россия тарихын белү буенча конкурслар, ГТО нормаларын тапшыруда көч сынашты, шулай ук уку тактик полосасын үтте.