ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2021

Новости за 18.10.2021

Түбән Каманың һәр ишегалдында мини-парклар булдырырга җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамил Муллин Түбән Кама шәһәренең һәр ишегалдында кечкенә сквер булдыру акциясен оештырырга тәкъдим итте. Бу экологияне максималь яхшырту өчен кирәк. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Яшел үсентеләр утырту концепциясен яңадан карарга кирәк. Мин ял көннәрендә архитектор белән шәһәр буйлап уздым. Безнең ишегалды скверлары ясау, шәһәрне тагын да яшелләндерү өчен аларны төзекләндерү мөмкинлеге бар. Читать дальше...

«Казан басма» компьютер шрифтлы Коръән басмасы дөньякүләм стандартларга туры киләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Казан басма» компьютер шрифты нигезендә Коръән басмасы дөньякүләм кабул ителгән «Әр-рәсем Әл-Госмани» стандартларына туры киләчәк. «Дөньякүләм стандартлар бар. Согуд Гарәбстаны, Төркия, Пакистан Коръәннәре дә якынча 600 биттә басыла. Коръән 30 җүздән тора, һәр җүздә 20 бит, һәр биттә 15 юл булырга тиеш. Без әлеге стандартларга туры китереп эшләргә тиеш. Һәр бит ахырында аять бетәргә тиеш. Ул бер бит азагында бүленеп, икенче биттә дәвам итә алмый»... Читать дальше...

Диния нәзарәте: Сәүдә үзәгендәге намаз уку бүлмәсенә татарча элмә такта эшләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 21 сентябрь көнне Казанның «Тандем» сәүдә үзәгендә ачылган гыйбадәт кылу бүлмәсенә илтүче ике ишектә дә бары тик рус телендәге элмә такталар гына урнаштырылган иде. Ул вакытта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар телендәге элмә тактаның да урнаштырылачагын әйтте . Бер айга якын вакыт узуга карамастан, әлегә анда татарча язу эленмәгән. Диния нәзарәте бу мәсьәләгә ачыклык кертте. «Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясендәгеләр Төркиядә ялда иде. Читать дальше...

Татарстан Дәүләт Советы Президент юлламасын тормышка ашыруда 50дән артык чара уздыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева).Татарстан Дәүләт Советы киләсе елга республика Президенты Рөстәм Миңнехановның юлламасының 31тезисын гамәлгә ашыру буенча 50дән артык чара үткәрергә планлаштыра. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов республика парламенты президиумы утырышында хәбәр итте. «Бу - парламент комитетларының киңәйтелгән утырышларын, шул исәптән күчмә утырышларын үткәрү, түгәрәк өстәлләр уздыру, алар барышында куелган бурычларны хәл итүне законнар белән тәэмин итү буенча тәкъдимнәр эшләү... Читать дальше...

Владимир мөселманнары Җәмигъ мәчетендә Мәүлет аен каршылады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Владимир шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан Мәүлет бәйрәме узды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә. Бәйрәм чарасында Владимир өлкәсе Диния нәзарәте рәисе (Владимир мөхтәсибәте) имам – мөхтәсибе Азат хәзрәт Мөнәвиров, мәчет мәхәлләсе кешеләре, шулай ук кунаклар - Гусь-Хрустальный (Владимир өлкәсе) шәһәре имамы Шамил хәзрәт Магомәдхәбибов һәм Кольчугино шәһәре имамы Гаҗи хәзрәт Сапарчаев катнашты.... Читать дальше...

КФУ профессоры бу атнада Казанда кар яумаячагын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Синоптиклар бу атнада Татарстанда беренче кар явуы турында кисәткән иде. Әмма Казанда якын көннәрдә температура режимы нормадан югарырак булачак, шуңа күрә кышның вакытыннан алда килүеннән куркырга кирәкми. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итте. «Бу атнада иң салкын төн чәршәмбедән пәнҗешәмбегә туры килүе көтелә... Читать дальше...

«Казан басма» компьютер шрифтлы Коръән басмасының электрон нөсхәсе Интернетта чыгачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Казан басма» компьютер шрифты нигезендә Коръән басмасының электрон нөсхәләре киләсе ел башында Интернетта иркен кулланылышта булачак. «Әлеге проект 2022 ел өчен әзерләнде. Шуңа күрә без әлеге нөсхәне киләсе ел башында ачык кулланылышка урнаштырырга ниятлибез. Бәлки, бу нөсхә белән эшләргә теләүче профессионаллар яисә газета, китап чыгарганда, кулланырга теләүчеләр булыр», — диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында. Читать дальше...



Татарстанда коронавирустан тагын тугыз кеше үлде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын тугыз кеше коронавирус инфекциясе корбаны булды. Алар: 1933, 1941, 1957, 1953 елгы ир-атлар; 1935, 1945, 1954, 1952, 1935 елгы хатын-кызлар. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. 18 октябрьгә республикада коронавирустан 866 үлем очрагы теркәлгән.

«Татар-информ» корреспонденты «Россия халыклары милли бәйрәмнәре» конкурсында җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). «Каз өмәсе» татар йоласы фотосы «Россия халыклары милли бәйрәмнәре» VII Бөтенроссия фотоконкурсында җиңүче булды. Фотоны «Татар-информ» фотокорреспонденты Владимир Васильев төшерде. Ул «Иң яхшы фото» номинациясендә беренче урынны алды, дип хәбәр итә «Татмедиа» матбугат хезмәте. Конкурс «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы буенча үткәрелә. Быел аңа Россиянең 31 төбәгеннән 544 эш керде. Гомуми премия фонды 382 500 сум тәшкил итә. Читать дальше...

Путин Ерак Көнчыгышта яшәүчеләргә өченче бала өчен миллион сум түләргә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Владимир Путин Ерак Көнчыгыш федераль округында яшәүче гаиләләргә өченче яки аннан соң тугын бала өчен бер миллион сум акча түләргә тәкъдим итте, дип хәбәр ителә Кремль сайтында. Ул хөкүмәткә 1 ноябрьгә кадәр әлеге бер тапкыр бирелә торган социаль түләү мәсьәләсен карарга кушты. Акчаны Ерак Көнчыгыш федераль округында ЗАГС органнарында бала тууны теркәгән гаиләләр ала алачак. Акчаны регионда торак сатып алуга яки аны төзүгә киткән чыгымнарны түләүгә юнәлдерергә мөмкин була. Читать дальше...

Газизуллин Равиль Губаевич

Tatobzor.ru (Казань) 

Газизуллин Равиль Губаевич(биография) профессор,доцент,доктор технических наук,Заслуженный деятель науки Республики Татарстан родился 27 сентября 1935 года. В 1958 году окончил Свердловский горный институт им. В.В. Вахрушева. 1958-1961гг. – горный мастер, начальник Корбалихинской шахты на Алтае. 1961-1967гг. – младший, старший научный сотрудник,… Далее

Эстониядә «Дуслык» радиотапшыруының 10 еллыгын билгеләп үттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Эстониядә ай саен чыгып килә торган «Дуслык» радиотапшыруының 10 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу Европада татар телендә чыга һәм җәмәгать тәртибендә эшли торган бердәнбер радиотапшыру. Болар барысы да аның алыштыргысыз авторы һәм алып баручы Фәүзия Һадиуллина ярдәме белән мөмкин булды. Фәүзия Һадиуллина үзенең ватандашлары, дуслары һәм хезмәттәшләре котлавын кабул итеп алды, делә хәбәрдә. Чарада катнашучылар... Читать дальше...

Вниманию нурлатцев предложили «Право выбора»

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В рамках федерального проекта комплексной профилактики абортов и в целях успешной реализации дорожной карты проекта «Плюс один», направленного на улучшение демографической ситуации в РТ в кинотеатре «Грани» состоялся показ полнометражного фильма о проблеме абортов «Право выбора».

Алмаз Нургалиев «Тәрбия баскычлары» исемле биш серияле фильм төшерүләрен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда «Тәрбия баскычлары» исемле биш серияле фильм төшерелә. «Шушы арада фильмның дүртенче сериясе төшерелә», — диде кинорежиссер Алмаз Нургалиев «Татар-информ» хәбәрчесенә. Фильмның бюджетын төгәл әйтә алмаса да, ул фильмны төшерүдә «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының 350 мең сумлык гранты да кулланылуын әйтте. «Бу ислам динендә, татар милләтендә бала тәрбияләү тәҗрибәләреннән чыгып, бүгенге тәҗрибәне дә кертеп эшләнелә торган тәрбияви фильм. Читать дальше...

Татарстан җитәкчелеге Фәрит Хәммәдиев вафатына бәйле кайгы уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). 2021 елның 16 октябрендә 86нчы яшендә хезмәт ветераны, СССРның мактаулы нефтьчесе, Татарстан АССРның атказанган нефтьчесе Хәммәдиев Фәрит Муллагали улы вафат булды. Фәрит Хәммәдиев хезмәт эшчәнлеген 1959 елда «Татнефтегазразведка» трестының разведка бораулау конторасында башлый. 1965 елда «Татнефтегеофизика» трестының партоешма секретаре, 1966 елда КПССның Татарстан өлкә комитеты нефть һәм химия сәнәгате бүлеге инструкторы, аннары бүлек мөдире урынбасары итеп билгеләнә. Читать дальше...

Инфекционист: Коронавирус йоктырган балаларны реанимациягә салу очраклары бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус йоктырган балаларны реанимациягә салу очраклары бар. Бу хакта профессор, медицина фәннәре докторы, табиб-инфекционист Николай Малышев хәбәр итз, дип яза РИА Новости. «Сирәк, әмма инде үлем очраклары да бар», - диде ул. Яшүсмерләрдә ковидны профилактикалау өчен "Гам-КОВИД-Вак-М" вакцинасы кулланылачак. Препарат теркәлгән очракта прививка ясату-ясатмау ирекле булачак. Аны ата-аналар яки законлы вәкилләр ризалыгы белән ясаячаклар, ди ведомство башлыгы ярдәмчесе Алексей Кузнецов.

Илдар Ягъфәров: Министрлар Кабинетында, Дәүләт Советында кино турында сөйләшү кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кинорежиссер, ТР кинематографистлары берлеге рәисе Илдар Ягъфәров, кино турында сөйләшү өчен, Министрлар Кабинетында, Дәүләт Советында түгәрәк өстәлләр оештырырга кирәк дип саный. Ул Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллинның татар кинематографиясенә бюджетта акча күбрәк каралырга тиеш һәм Башкортстанда бу мәсьәләгә җитдирәк карыйлар, дигән фикерләре белән килешә. «Без Башкортстаннан алдарак барырга тиеш, — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать дальше...

Новости России
Москва

Пассажир рейса Москва — Пермь попал в реанимацию


2022 елда Россиянең өч төбәгендә электрон паспортлар барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев Россиянең өч төбәгендә электрон паспортлар кертү турында әйтте, дип хәбәр итә РИА Новости. Цифрлы үсеш министры сүзләренчә, документ ике төрдә: чиплы смарт-карта итеп, шулай ук телефондагы QR-кодлы кушымтада - аны аерым очракларда, әйтик, алкоголь сатып алганда кулланырга мөмкин, тәкъдим ителәчәк. «Мин киләсе ел ахырына кадәр өч субъектта үзара бәйле ике төрдәге яңа паспортны бирә алырбыз дип өметләнәм»... Читать дальше...

Россиядә яшәүче 5 млн кеше дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алуны узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә яшәүче 5 млн кеше дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә халык санын алуны узган. Бу хакта Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы саннарына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Дәүләт хезмәтләре порталы аша анкеталарны 2 млн 36 мең кеше тутырган, алар үзләрен һәм үз гаилә әгъзаларын - барысы 5 млн кеше яздырган», — диделәр ведомствода. Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды һәм 2021 елның 14 ноябрендә төгәлләнәчәк... Читать дальше...

Татар балалар язучыларын Россиянең әдәби конкурсларында катнашырга чакырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар балалар язучыларын Россиянең әдәби конкурсларында катнашырга чакырдылар. Россия балалар китабы советының башкарма директоры Людмила Чижова белән очрашу Татарстан Язучылар берлегендә үтте. «Безнең әдәби конкурска Татарстаннан язучылар катнашмый. Бер әсәр дә килгәне юк», — диде ул язучыларны Сергей Михалков исемендәге әдәби конкурска катнашырга чакырып. Конкурска рус телендә әсәрләр кабул ителә. Людмила Чижова балалар әдәбияты конкурсына... Читать дальше...

Алмаз Нургалиев «Җиде утрау арасында» фильмын тамашачы ничек кабул иткәнен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Җиде утрау арасында» фильмының авторы, режиссеры Алмаз Нургалиев тамашачыга тәэсире турында әйтте. «Бу фильм үзебезнең татарлар гына түгел, башкалар да кабул итәр дәрәҗәдә килеп чыкты дигән тәэсир туды», — диде «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә. Ул әлеге фильм мөселман кинофестивалендә, Саратовта күрсәтелгәнен, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән Дүртөйле, Оренбург якларына да барганнарын әйтте. «Безгә төрле төбәктә яшәүчеләр ничек кабул итәр ... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Теннисистка Александрова оказалась сильнее полячки Швентек на турнире WTA в США






В городской гимназии № 7 Брянска состоялась акция «Сдаём вместе.День сдачи ЕГЭ родителями»

Единственная женщина-оператор котельной Химок рассказала о своей работе

Маршруты МЦД продлят до 11 регионов России

Депутат из Подмосковья получил 7 лет в колонии за производство марихуаны