ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2021

Новости за 19.10.2021

Кукмара районында туган телләрдә диктант яздылар

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 19 октябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны» , Алсу Гатауллина). Татарстанда «Туган телләрдә диктант» акциясе узды. Чараны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр министрлыгы һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе белән берлектә оештырды. Анда кукмаралылар да актив катнашты. Диктант язучылар телне (мари яки удмурт) үзләре сайлап алды. «Акция туган телләрдә белем дәрәҗәсен күтәрү һәм аларны популярлаштыруга, шулай ук туган тел укытучылары һәм филологларга игътибарны арттыруга юнәлдерелгән. Читать дальше...

«Ак Барс» — «Динамо»: 9 гол, җанатар йөзенә эләккән алка һәм овертайм

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүнең «Динамо» командасына 4:5 исәбе белән җиңелде. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. 2018 елда «Ак Барс» составында Гагарин кубогын откан Станислав Галиев һәм Роб Клинкхаммер хәзер «Динамо» өчен уйный. Андрей Педан белән Михаил Фисенко да «Ак Барс»та берничә сезон үткәрде. Бүген аларга Казан командасына каршы уйнарга туры килде. «Татнефть Арена» трибуналары элекке хоккейчыларын да кул чабып каршы алды. Читать дальше...

Каримуллин Абрар Гибадуллович

Tatobzor.ru (Казань) 

Каримуллин Абрар Гибадуллович(биография) известный татарский учёный,доктор филологических наук,участник ВОВ,Заслуженный деятель науки ТАССР,лауреат Государственной премии РТ им. Г.Тукая родился 29 мая 1925 года в деревне Чабья-Чурчи Сабинского района Республики Татарстан. В 1941 году закончил Сабинскую среднюю школу. С 1943 года был… Далее

Эш эзләүче Татарстан халкына төрле һөнәрләр буенча 51,3 мең урын тәкъдим ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова).Татарстан буенча «Работа в России» порталында бүгенге көндә төрле һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча 51,3 мең, шул исәптән торак белән 5,3 мең вакантлы урын тәкъдим ителгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр иттеләр.   «Эш эзләүчеләргә вакансияләр сайлау мөмкинлеге бар, алар турында мәгълүмат көн саен яңартыла. Эш бирүчеләрнең беренче бишлегенә 36 мең сумга якын хезмәт хакы белән машина йөртүчеләр... Читать дальше...

Казанның өч спектакле катнашкан «Поехали!» гастроль проекты старт ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда, Мәскәүдә, Калуга һәм Түбән Новгородта «Поехали!» гастроль проекты старт ала. Әлеге шәһәрләрдә MOÑ театр мәйданчыгының өч спектакле — 5 ММ/Н, «Моң» һәм «Һава» күрсәтеләчәк. Бүген оештыручылар журналистларга хәбәр итүенчә, проект кысаларында илнең сигез бәйсез театры әлеге шәһәрләрдә үз спектакльләрен тәкъдим итә. Казанда спектакльләр MOÑ театр мәйданчыгында күрсәтеләчәк. «Проектның концепциясе — бүгенге көн театрын тәкъдим итү. Проект... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын 11 кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирустан 11 кеше үлгән. 19 октябрьгә республикада 877 үлем очрагы теркәлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», - диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Коронавирустан 1935, 1938, 1943, 1944, 1946, 1949 1961 елларда туган җиде хатын-кыз үлгән. Шулай ук 1948, 1949, 1951 һәм 1957 елларда туган дүрт ир-ат вафат булган.



Татарстанда халык санын алу өчен 500гә якын стационар участок ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Исәпкә алуны электрон рәвештә узу мөмкинлеге булмаган һәм исәпкә алучыларны үз йортларында кабул итәргә теләмәгән татарстанлылар стационар исәпкә алу участокларында анкета тутыра ала. Бу хакта «Татар-информ»га Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органында (Татарстанстат) хәбәр иттеләр. «Әгәр РФ Дәүләт хезмәтләре порталында халык санын алуда катнашу мөмкинлеге булмаса, сез өйдә исәпкә алучыны кабул итәргә теләмәсәгез... Читать дальше...

Путин илдә ял көннәре турында карар кабул иткәч, Кремль бу хакта хәбәр итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Covid-19 белән бәйле вазгыять турындагы докладларны тыңлый. Кремль, Дәүләт Башлыгы илдә эшләми торган көннәр кертү турында карар кабул иткәч, бу хакта хәбәр итәчәк. Бу хакта ТАСС Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте. Искәртеп узабыз, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы коронавируска каршы көрәш буенча Координация советының бүгенге президиумында вице-премьер Татьяна Голикова 30 октябрьдән 7 ноябрьге чорны ял көннәре итәргә тәкъдим итте. Читать дальше...

Татарстанда исәпкә алучылар булып Covid-19 вирусына иммунитеты булган кешеләр эшли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда исәпкә алу кампаниясенә 8,5 меңнән артык кеше җәлеп ителгән. Алар арасында 7 меңнән артык исәпкә алучы, 1 меңнән артык контролер һәм  район дәрәҗәсендәге 58 инструктор бар. Шул ук вакытта исәпкә алучыларны җыйганда, Covid-19 вирусына иммунитеты булган кешеләргә өстенлек биргәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органында (Татарстанстат) хәбәр иттеләр. «Барлык... Читать дальше...

Музыкаль мәйданда Кайбыч районында яшәүче Мәлки керәшеннәре җырлары чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Музыкант, журналист Рәдиф Кашапов Мәлки керәшеннәре җырларының Татарстанның Кайбыч районында 2018 елда яздырылганын әйтте. Molkeevo Kryashens’ Songs альбомында өч кешенең җырлавы чыккан. «Альбомда Соравыл (Янсурино) һәм Олы Тәрбит (Большое Тябердино) авылларында яздырылган Мәлки керәшеннәрен ишетә аласыз. Аларны шулай ук тау ягы керәшеннәре дип тә атыйлар. Бу альбом ярдәмендә җыелган акчалар киләчәк этнографик экспедицияләр фондына күчереләчәк», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать дальше...

Татарстанда халык санын алу барышында җинаятьчеләр корбаны булмаска чакырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бөтенроссия халык санын алу барышында Татарстанда 7 меңнән артык исәпкә алучы эшли. 18 октябрьдән алар өйләр буйлап йөри, исәпкә алучыларны фирма атрибутлары буенча тануы җиңел. Бу хакта «Татар-информ»га Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) хәбәр итте. «Сезгә кергән исәпкә алучы килүенең максаты турында сөйләргә тиеш. Сез аны исәпкә алуның фирма атрибутлары — исәпкә алучы таныклыгы... Читать дальше...

Голикова массакүләм чараларга QR-кодлар буенча кертергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Россия төбәкләрендә массакүләм чараларга кешеләрне QR-кодлар буенча кертергә кирәк. Бу хакта Министрлар Кабинеты каршындагы Covid-19 коронавирусына каршы көрәш буенча Координация советы президиумында вице-премьер Татьяна Голикова белдерде. «Россия Федерациясе субъектлары карарлар кабул итүне тәэмин итәргә тиеш, шул исәптән эшләми торган көннәрбуенча да. Шулай ук массакүләм чараларга һәм аерым объектларга, әйткәнемчә, QR-код булганда гына кертүне хәл итәргә тиеш», — диде РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары. Читать дальше...

Россия Хөкүмәте медицина хезмәткәрләренә түләү өчен тагын 69 млрд сум бүлеп бирәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, Хөкүмәт медицина хезмәткәрләренә өстәмә рәвештә 69 млрд сум акча юнәлдерәчәк, дип белдерде Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустин, дип хәбәр ителә РФ Хөкүмәте Telegram-каналында. «Вакыйгалар үсешен кискен ноктага кадәр булдырмау һәм инфекция таралуны туктату өчен бөтен көчне куярга кирәк»,-диде Премьер-министр коронавирус буенча Координация советы утырышында. Ул соңгы атнада авыручылар саны һәм медицина учреждениеләренә... Читать дальше...

Идел Болгары варислары — чуашлармы, татарлармы?

Azatliq.org 

Идел Болгарының төп варислары — чуашлар дип раслаучы бер төркем чуаш җәмәгатьчелеге Чабаксарда һәйкәл куеп, бу фикерне ныгыту өчен көрәшә. Татар тарихчысы һәм археологы Болгар мирасын бергәләп өйрәнергә чакыра.

Мурашко Covid-19 белән киеренке хәл күзәтелә торган төбәкләрне атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртия республикаларында, Пермь краенда, Оренбург, Иваново һәм Төмән өлкәләрендә Covid-19 авыруы белән бәйле хәл аеруча киеренке. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко ил Хөкүмәте каршындагы коронавируска каршы көрәш буенча Координацион совет президиумы утырышында сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС. «Эпидемиологик вазгыять төбәкләрдә төрлечә. Без Удмуртия Республикасында, Пермь краенда, Оренбург өлкәсендә... Читать дальше...

Татарстанда 569,5 меңнән артык укучы «Путин түләве»н алган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова ). Хәзерге вакытта Татарстаннан мәктәп яшендәге 569,5 меңнән артык бала 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган яңа түләүләр алган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Россиянең Татарстан буенча пенсия фонды бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.  «Якынча фараз нигезендә, республика буенча мәктәп укучыларына яңа түләүләр алучылар саны 563 меңнән артып киткән, хәзерге вакытта 569,5 мең бала түләүләр алган. Түләү алуга гариза кирәк. Читать дальше...

Новости России
Москва

«Радио Зенит» – информационный партнер форума «Мы вместе. Спорт»


Мансур Гыйләҗев җанисәптә катнашырга һәм татар булып язылырга чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Мансур Гыйләҗев халык җанисәптә катнашырга һәм татар булып язылырга тиеш дип саный. «Татар халкының тарихы шулкадәр катлаулы, татарлар дөнья буйлап сибелгән. Сугышлар, төрле четерекле вакыйгалар булган, кыяфәт тә, тел дә үзгәргән. Мәсәлән, Урта Азиядә яшәгән татарларның күзләре үзгә, Кавказда яшәүче татарлар башкачарак сөйләшә. Һәрхәлдә, без бер милләт булып калабыз», — диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына. Читать дальше...

Казанда фитнес-клубта беренче прививка пункты ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казанда «Максимус» фитнес-клубында яңа коронавирус инфекциясеннән прививкалар ясый башлаячаклар. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына Татарстан башкаласының Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. «20 октябрьдән „Максимус“ фитнес-клубында вакцинацияләүнең мобиль пункты ачылачак. Биредә яңа коронавирус инфекциясеннән дә, грипптан да прививка ясатырга мөмкин булачак», — диделәр шәһәр Сәламәтлек саклау идарәсендә. Табиблар Баруди урамы... Читать дальше...

Татарстанда бер атна эчендә коронавирус йоктыручылар саны 28 процентка арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыручылар санының артуы күзәтелә. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. «Бер атнада коронавирус йоктыручылар саны 28 процентка артты, моннан алдагы атнада ул 38 процент тәшкил иткән иде», — дип искәртте республиканың баш санитар табибы. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә... Читать дальше...

Ковид сәбәпле зыян күргән бизнеска ярдәм итүнең яңа чаралары эшләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Covid-19 аркасында зыян күргән бизнеска ярдәм итүнең яңа чараларын эшләячәк һәм алар предприятиеләргә тотрыклы эшне дәвам итәргә ярдәм итәчәк. Коронавируска каршы көрәш буенча Министрлар Кабинеты каршындагы Координация советы президиумында Премьер-министр Михаил Мишустин тиешле йөкләмә бирде, диелә Хөкүмәт телеграм-каналында. Тәкъдимнәрне эшләү белән вице-премьер Андрей Белоусов һәм РФ Икътисад үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников шөгыльләнәчәк. Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Дарья Касаткина

«Бомж» Дарья передает всем привет»: Касаткина ответила на слова Винер






Прощание с театроведом Марией Честных пройдёт 30 марта на Троицком кладбище в Орле

Иконостас церкви Сорока Севастийских мучеников впервые реставрируют в Печорах

Синоптик Вильфанд: аномальное тепло ожидается в Москве в начале апреля

МВД: в Москве карманница украла телефон у девушки в магазине и попала в полицию