ru24.net
World News in Tatar
Май
2022

Новости за 02.05.2022

Базарлы Матак авылында яңа төзелә торган «Өмет» мәчете янында зур бәйрәм булды

Tatar-inform.tatar 

Бүген Әлки районының Базарлы Матак авылында яңа төзелә торган "Өмет" мәчете янында Рамазан ае төгәлләнү уңаеннан олуг бәйрәм узды.  Аны шул мәчет каршында бер төркем мөселманнар өештырды.

Читать дальше...

Татарстан икътисад министры Яшел Үзән заводларының эшчәнлеген бәяләде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Серго исемендәге заводта, «ПФМК» ҖЧҖдә, шулай ук Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводында булды. Анда ул эш барышы белән танышты һәм көнбатыш санкцияләре шартларында предприятиеләрне үстерү мөмкинлеген бәяләде. «ПФМК» предприятиесендә хакимият вәкилләре җитештерү эшчәнлеге белән танышты һәм эшчеләр белән аралашты. Бу турыда «Яшел Үзән»  сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Диния нәзарәте намаз вакытларының үзгәрүе турында искәртә

Tatar-inform.tatar 

Ел саен май аеннан башлап һәм август башына кадәр, төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, ястү намазы башлануның төгәл вакытын, шулай ук сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакыты керүне төгәл итеп билгеләп булмый башлый.

Читать дальше...

Башкортстанда яңа һөнәри бәйрәм гамәлгә кертелә

Tatar-inform.tatar 

Башкортстанда яңа һөнәри бәйрәм – Башкортстан Республикасының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре өлкәсе хезмәткәрләре көне гамәлгә кертелә. Шул турыдагы закон проекты ахыргы укылышта кабул ителде. «Башинформ» шул турыда яза.

Читать дальше...

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны әзәйгән

Tatar-inform.tatar 

Узган тәүлектә Россиядә 6 207 кешедә коронавирус ачыкланган. Әлеге күрсәткеч 2020 елның 21 сентябреннән бирле минимум булып тора. Бу хакта вирус таралуга каршы көрәш буенча федераль оператив штаб хәбәр итә.

Читать дальше...



Казанда Залесный бистәсендә Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мәчет ачылды

Tatar-inform.tatar 

Бүген, Ураза бәйрәме көнендә, Казан шәһәре Залесный бистәсендә яңа иман йорты – XX йөз күренекле мөселман дин эшлеклесе Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемен йөрткән мәчет ачылды. Ул башкалабызның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтендә 16нчы мәчет. 

Читать дальше...

Алексей Песошинның 2021 елда кереме 7 миллион сумнан арткан

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин узган ел өчен керемнәре турында хисап тотты. Декларациядән күренгәнчә, узган елны ул 7 251 368 сум акча эшләгән. Документ Татарстан Хөкүмәте сайтында урнаштырылган.

Читать дальше...

Казанда төнлә бер кызны башта машина, аннан трамвай бәрдергән

Tatar-inform.tatar 

Фаҗига Казанда кичә кичке тугызда Себер трактында булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, кыз юлны кызыл утка чыккан вакытта аны Ford автомобиле бәреп китә. Дәүләт автоинспекциясенең Казан бүлегендә «Татар-информ»га шул турыда сөйләделәр.

Читать дальше...

2021 елда Рөстәм Миңнеханов 8,6 миллион сум акча эшләгән

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021нче ел өчен үзенең кереме һәм гаиләсенең кереме турында хисап тотты. Узган елны республика җитәкчесе 8,6 миллион сум акча эшләгән (чагыштыру өчен: 2020 елда аның кереме – 8,24 миллион сум). Документ республика җитәкчесенең рәсми порталында урнаштырылган.

Читать дальше...

Татарстанда Кама елгасына баржадан егылып төшкән мотористны дүртенче көн эзлиләр

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда Кама елгасына баржадан егылган 20 яшьлек мотористны инде дүртенче көн таба алмыйлар. «ЛизаАлерт» эзләү отрядының Татарстандагы бүлеге шул хакта белдерде. Хәбәр эзләүчеләрнең социаль челтәрдәге сәхифәсендә чыкты.

Читать дальше...

Завтра в Нурлате дождь не ожидается

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 06 до 18 часов 3 мая 2022 года Днем 3 мая 2022 года на территории Республики Татарстан и городе Казани местами ожидается сильный юго-западный ветер порывами 15-18 м/с.

Министрлар Кабинеты ташламалы ипотеканы базарныкы белән берләштерергә рөхсәт итте

Tatar-inform.tatar 

Россия Хөкүмәте ташламалы ипотеканы базарныкы белән берләштерергә рөхсәт итте, ул кредит лимитларын 15-30 миллион сумга кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин сүзләрен.

Читать дальше...

Өстәмә керем алу өчен иң югары хезмәт хакы түләнә торган эш урыннары билгеле

Tatar-inform.tatar 

Россиядә пешекчеләргә, товар китереп бирүче машина йөртүчеләренә, промоутерларга югары хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Вакытлыча яки өлешчә эшләүчеләр өчен тәкъдим ителгән уртача хезмәт хакы якынча 33,8 мең сум тәшкил итә. HeadHunter рейтингын РИА Новости чыгарды.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Благотворительный фонд «Свет в руках» проведет Всероссийскую акцию «Росток памяти»


Гает көнендә Казанда остазларны һәм мөселман дин әһелләрен искә алдылар

Tatar-inform.tatar 

Гает көнне зиратка барып, мәрхүм булган кардәшләребезне дога кылып искә алу – күркәм гадәт. Бүген шул уңайдан елдагыча Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында үтүче Остазларны искә алу көне дә күпләгән мөселман дин эшлеклеләрен, татар зыялыларын җыеп китерде.

Читать дальше...

Татарстанда ковидның тагын 210 очрагы расланды

Tatar-inform.tatar 

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 210 очрагы ачыкланган. Шулардан 31 кешене хастаханәдә дәвалау таләп ителгән. Стопкоронавирус.РФ порталы мәгълүматлары шуны күрсәтә.

Читать дальше...

Татарстанның 23 районында «Без – 41нче ел балалары» фильмы күрсәтелә

Tatar-inform.tatar 

Татарстан режиссеры Әмир Галиәскәровның «Без – 41нче ел балалары» дигән кинокартинасы прокат таныклыгын алды һәм республиканың 23 районында илледән артык мәйданда күрсәтелә. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда яза.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Россиянка покинула WTA-1000 из-за проблем со здоровьем






Новостройку по программе реновации в посёлке Акулово введут в 2024 году

Платформа «3+3» — а стоит ли встречаться?

Инженерная школа в Дмитрове на 1,1 тысячи мест примет первых учеников в сентябре

Избитой в Подмосковье глухонемой таксистке помогли отремонтировать машину