ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2023

Новости за 02.02.2023

Артем Хохорин Әлмәттә «Нур» психологик ярдәм күрсәтү үзәгендә булды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин Әлмәткә эш сәфәре белән килде. Полиция генерал-лейтенанты шәхси составка Әлмәт районы буенча эчке эшләр бүлегенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Анда полиция полковнигы Олим Отакулов билгеләнде. Элегрәк ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге җитәкчесе булып эшләгән.

Читать дальше...

Киләсе атнада Татарстанда -20 градуска кадәр суытачак

Tatar-inform.tatar 

Атна ахырында һәм киләсе атна башында Татарстан территориясендә салкын көннәр көтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -19..-20 градуска кадәр төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Читать дальше...

Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Атау авылы имамы Сәяр хәзрәт Абдулла вафат

Tatar-inform.tatar 

Мөфти шәех Равил Гайнетдин Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Атау авылы имамы Хәлиуллин Сәяр Абдулла углының вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Песков яңа чит ил паспортлары бирүнең вакытлыча туктатылу сәбәпләрен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Яңа, 10 еллык чит ил паспортларын бирүнең вакытлыча туктатылуы чит илгә чыгуны чикләү түгел, ә техник проблемалар белән бәйле. Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков, журналистларның сорауларына җавап биреп, шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Миңнеханов Мәскәүдә KazanForum икътисади форумының оештыру комитеты утырышында катнашты

Tatar-inform.tatar 

Бүген Мәскәүдә алда торган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумының эшлекле программасы һәм оештыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин рәислегендәге оештыру комитетының беренче утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Читать дальше...

Уфада совет дипломаты Кәрим Хәкимовка багышланган күргәзмә ачыла

Tatar-inform.tatar 

3 февральдә, Нәҗип Әсәнбаев пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Кызыл паша» спектакленең премьерасы тамашачыларга тәкъдим ителәчәк көнне, М.Гафури исемендәге Башкорт академия театры фойесында «Кәрим Хәкимов – Кремльнең гарәп вәзире» дигән күргәзмәнең презентациясе була. Күргәзмә өчен материалларны Бишбүләк районы Дүсән авылындагы Кәрим Хәкимовның мемориаль музее тәкъдим итә. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Читать дальше...

Зарипова: Мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән инвалидларның 70 проценты эш тапкан

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда инвалидларны эшкә урнаштыру күрсәткече Россия белән чагыштырганда югарырак һәм 30 процент тәшкил итә. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР Төбәк белән идарә итү үзәгендәге туры эфир вакытында шулай дип белдерде.

Читать дальше...



Европа парламентында Татарстанның бәйсезлеген тануны сорадылар

Azatliq.org 

31 гыйнвар Брүсселдә, Еворопа парламентында узган җыенда Казан активисты Юлия Фәйзрахманова Дөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев исеменннән чыгыш ясады. Зәкиев үзенең мөрәҗәгатендә Европа парламенты депутатларын Татарстанның бәйсезлеген һәм дәүләт суверенитетын танырга чакырды.

Төркиянең Искешәһәр татарлары галимнәр Зөфәр һәм Булат Рәмиевлар белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Бүген Төркиянең Искешәһәр татар җәмгыятендә Габдулда Тукай һәм башка мәшһүр затларыбызны өйрәнгән олуг галим, текстолог, профессор Зөфәр Рәмиев һәм аның улы - Истанбулдагы Габзә техник университеты профессоры, физик Булат Рәмиев кунак булды. 

Читать дальше...

Иртәгә Татарстанда кар, талгын җил һәм -15 градуска кадәр салкын көтелә

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә, 3 февральдә, Татарстан территориясендә болытлы һава торышы, кар явуы, юлларда бозлавык һәм талгын җил исүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Читать дальше...

Оборона-сәнәгать предприятиеләренә хезмәткәр яллаганда субсидия алу тәртибен аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре башка төбәкләрдән хезмәткәрләр яллаганда дәүләт субсидияләре алу хокукына ия. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР Төбәк белән идарә итү үзәгендәге туры эфир вакытында шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: Нурлат районы тотрыклы үсеш схемасын тапты

Tatar-inform.tatar 

Республиканың Нурлат районы 2022 елдагы санкцияләр басымы шартларында икътисад һәм социаль тормышны үзгәртеп кору бурычын уңышлы үтәде. Тышкы чикләүләр район икътисадының төп тармакларына (нефть, авыл хуҗалыгы һәм эшкуарлык) йогынты ясый алмады. Алар, җирле халыкның яшәү дәрәҗәсен дә арттырып, уңышлы үсеш күрсәтте. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәр Советларының 2022 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә багышланган уртак утырышында шулай дип белдерде. Читать дальше...

Социаль фонд табибларга беренче махсус түләүләр күчерде

Tatar-inform.tatar 

Хөкүмәт тарафыннан быелның гыйнварыннан билгеләнгән беренче махсус социаль түләүләр ияләренә күчерелде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Социаль фондның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

В Нурлате в работе сессии принял участие Фарид Мухаметшин

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Совместная сессия советов Нурлатского муниципального района и города Нурлат прошла с участием председателя Государственного Совета РТ Фарида Мухаметшина, министра экологии и природных ресурсов РТ Александра Шадрикова, депутатов Госсовета РТ.

Хезмәт министрлыгы Татарстанның хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган белгечлекләрне атады

Tatar-inform.tatar 

«Работа в России» порталы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Татарстанда машина йөртүчеләр, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар, кондукторлар һәм слесарьлар кирәк. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР Төбәк белән идарә итү үзәгендәге туры эфир вакытында шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)


Чит төбәкләрдәге татар мәгълүмат чаралары арасында «Хәбәр» бәйгесе игълан ителә

Tatar-inform.tatar 

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстаннан читтәге татар телендәге газета, теле- һәм радиотапшырулар редакцияләре һәм журналистлары арасында I «Хәбәр» Бөтенроссия бәйгесен игълан итә.

Читать дальше...

КФУ метеорологы февральнең беренче декадасында Казанда аномаль җылылык көтелүен әйтте

Tatar-inform.tatar 

Февральнең беренче декадасында Казанда һава температурасы нормадан дүрт градуска югарырак булачак. Якын көннәрдә бураннар көтелми. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Читать дальше...

КФУ галиме бу кышта карның аз булуы алдагы уңышта ничек чагылыш табачагын аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Гыйнвар нәтиҗәләре буенча Казанда явым-төшемгә кытлык күзәтелә. Әгәр февраль һәм мартта вазгыять үзгәрмәсә, бу авыл хуҗалыгында тискәре чагылыш табачак. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Баш ветеринария идарәсе белгечләрне авылга мәҗбүри кайтару буенча тәкъдим әзерли

Tatar-inform.tatar 

Тиздән ветеринар белгечләр авылларда мәҗбүри эшкә җәлеп ителергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Министлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Нугуманов хәбәр итте.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев остался лучшим среди россиян в обновлённом рейтинге ATP, Рублёв — восьмой






Международный день йоги в Sun Siyam Resorts

Опрос: опыт подработки есть у 77% молодых москвичей

За фиктивную регистрацию 1,5 тысячи мигрантов задержаны 14 человек

По делу бывшего замминистра обороны РФ арестован третий фигурант, его обвиняют в даче взятки