Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Камил Сәмигуллин: Россиядәге мәчетләрнең чирек өлеше – Татарстанда

0

Россиядәге мәчетләрнең чирек өлеше – Татарстан территориясендә. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Камил хәзрәт Сәмигуллин Малайзиядә узган «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме утырышында әйтте.

«Татарстан Республикасы – Россиянең икътисади яктан иң уңышлы төбәге генә түгел, ә безнең илнең ислам үзәге дә. Россиядәге барлык мәчетләрнең чирек өлеше шушында, 8 мәдрәсә, 2 ислам югары уку йорты һәм Болгар ислам академиясе эшли, мөселман инфраструктурасы, хәләл-индустрия, ислам финанслары, дин гыйлеме үсә бара», – дип аның сүзләрен яза мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Камил Сәмигуллин утырышта катнашучыларны Татарстан белән, аерым алганда, исламны үстерү өлкәсендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән хезмәттәшлеккә чакырды. Республика динне ныгыту өчен күп кенә кызыклы проектлар тәкъдим итәргә әзер, дип өстәде мөфти.

Шулай ук ул Коръән бастыруга һәм Коръәнне өйрәнүгә бәйле проектларны тәфсилләбрәк сөйләде. Камил хәзрәт сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстан мөфтияте Коръән бастыру традицияләрен дәвам итә һәм «Казан басмасы» исемендә мүсхәфләр әзерли.

«Чит илләрнең Татарстан Диния нәзарәтендә әзерләнгән мүсхәфләрне яңадан бастыруны сораулары Татарстанда Коръән бастыру үсешенең югары дәрәҗәдә булуын аңлата. Әйтик, төрле елларда хәзерге Казан Коръәне Төркиядә, Үзбәкстанда, Белоруссиядә яңадан басылып чыкты», – диде Сәмигуллин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Арина Соболенко выразила благодарность бойфренду






Юлия Пересильд и Владимир Вдовиченков сыграют в драме «Мужу привет»

Изучение свойств феррита никеля позволит создать микроэлектронику будущего

45 лет вдохновения: Свердловская государственная детская филармония отмечает юбилей грандиозным концертом

Выдавили всех остальных: сколько машин завозит к нам Китай?