Радик Әмиров «Ислам этикеты» китабы турында: Киң җәмәгатьчелек өчен гади тел белән язылды
Журналист, публицист, «Россия сегодня» халыкара медиагруппасының махсус хәбәрчесе Радик Әмировның «Ислам этикеты. Гаиләдә, аралашуда һәм эшмәкәрлектә мөселман традицияләре» дип аталган китабы чыкты.
«Бу китап турында ике еллап уйлап йөрдем. Журналист язмаларымны туплап бардым. Аннан фикер, уйларны бер формага кертергә булдым. Китап ай ярымда язылды. Эшкә кадәр яки эштән соң һәркөнне 3-4 бит язарга тырыштым. Бу китап киң җәмәгатьчелек өчен, гади тел белән язылган. Ислам дөньясын дөрес итеп күрсәтәсе килде, чөнки хәзерге вакытта негатив сүзләр ишетергә дә туры килә. Китап аша рус укучысы ислам дине белән таныша ала», – дип сөйләде китапның авторы «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.
Ул китапны язганда, дин әһелләре, мөфтиләргә мөрәҗәгать итүен, алар белән киңәшләшеп эшләвен әйтте.
«Каршы килүче булмады. Мөфти Илдар Галәветдинов, Марат Алимов ярдәм итте. Ислам темасында барысын да колачлап булмый. Гаиләдә мөнәсәбәтләр, исраф, хәләл мәсьәләсе, ислам финанслары, башка дин, башка милләт кешеләре белән мөнәсәбәтләр һәм башка темаларга өстән-өстән тукталдым. Ислам илләрендә үз-үзеңне тоту, киенү этикеты бирелә. Китап уку йортлары, гарәп-мөселман илләре белән хезмәттәшлектә булган оешмалар өчен файдалы», – диде ул.
Радик Әмиров сүзләренчә, китап «Бомбора» нәшрият йортында якынча 3 мең тираж белән чыккан, электрон һәм аудио форматлары да бар. Китап Мәскәү һәм Санкт Петербургта тәкъдим ителгән. Автор киләчәктә Уфа, Минск, Истанбулга сәяхәтләр булачагын әйтте. Китапның дәвамы да булачак, диде.
«Мин совет чорында әбинең намаз укыганын күреп үстем. Үзем тумышым белән Оренбург өлкәсеннән, анда җәй көне айлап яңгыр яумаска мөмкин. Әбиләр җыела, яңгыр явуын сорап, намаз укый һәм аннан соң яңгыр ява иде. Мин Россия ислам институтына укырга кергән идем, тик тәмамламадым», – диде журналист дини белеме турында.