Тубылда «Бохаралылар Себердә» фестивале узды
Тубыл шәһәренең Себер-татар мәдәният үзәгендә «Бохаралылар Себердә» дип аталган фестиваль узды. Бу хакта үзәк «ВКонтакте»дагы төркемендә хәбәр итте.
Әлеге чара бохаралыларның Көнбатыш Себер тарихына керткән өлешенә багышлана. Себер бохарларының нәсел дәвамчылары төбәктә әле дә яши һәм Төмән өлкәсенең социаль һәм мәдәни тормышына элеккечә үк саллы өлеш кертә.
Гаилә елы һәм Төмән өлкәсендә Үзбәк мәдәнияте көннәре уңаеннан уздырылган «Бохаралылар Себердә» бәйрәм программасы Әлеге этномәдәни берләшмә тарихына, йолаларына һәм гореф-гадәтләренә багышланган, диелә хәбәрдә.