Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда узган БРИКС саммиты XI сыйныф өчен тарих дәреслегенә кертеләчәк

0

Казанда узган БРИКС саммиты чаралары XI сыйныф өчен тарих дәреслегенә кертеләчәк. РФ Президентының Гуманитар өлкәдә дәүләт сәясәте идарәсе референты Владислав Кононов КФУда төбәк тарихы дәреслекләрен әзерләү буенча төбәкара конференциянең пленар утырышында шулай дип белдерде.

«Без хәзерге вакытта XI сыйныф өчен тарих дәреслеге буенча төзәтмәләр әзерлибез. Һичшиксез, быел Казанда узган БРИКС саммиты да Россия тарихы буенча гамәлдәге дәреслеккә кертеләчәк. Бу төбәк, хәтта Россия генә түгел, ә дөнья тарихы дәрәҗәсендәге вакыйга.», - диде Кононов.

Ул билгеләп үткәнчә, мәктәпләрдә әлеге фәнне өйрәнү кысаларында «төбәк тарихы һәм зур тарих үзара аерылмаслык булып һәм тыгыз бәйләнергә тиеш». «Аларны үзара чагыштырырга кирәк. Өстәвенә, бер-берсенә каршы килмәүләре шарт», - дип белдерде РФ Президентының Гуманитар өлкәдә дәүләт сәясәте идарәсе референты.

Уналтынчы БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узды. Анда 35 дәүләтнең делегацияләре катнашты, шул исәптән 24 делегация иң югары дәрәҗәдә тәкъдим ителде.

Саммит барышында 13 дәүләт (Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Алжир, Беларусь, Боливия, Куба, Индонезия, Малайзия, Нигерия, Таиланд, Уганда, Вьетнам) БРИКСның партнер иле статусын алды. БРИКС-2024 саммитының Казан декларациясе форумның төп документы булды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

WTA назвала белоруску Соболенко лучшей теннисисткой года






Собянин назвал метро Москвы знаковой культурной площадкой

Вучич договорился с Фицо посетить парад Победы в Москве

Россия под сугробами: снег накрыл 97% территории

Путин заявил о большом количестве проблем, озвученных в вопросах на прямую линию