Аны шәһәр бюджетыннан 2,6 миллион сум урлаган дип шикләнәләр диелә. Тикшерү фаразынча, 2017 елда, Экология һәм табигый ресурсларны куллану департаменты мөдире булып торган чакта Айнур Исхаков биш карьерны күмдерү (рекультивация) өчен "Тандем+" ширкәте белән килешү төзегән, әмма бу эшләр эшләнмәгән.