Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28

КФУда узган X Халыкара семинар дөньяның төрле почмакларыннан экспертларны берләштерде

0

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Халыкара туган тел көненә багышланган фәнни-методик семинар узды. «Телләрне укыту методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә алмашу мәйданчыгы» дип исемләнгән X Халыкара фәнни-методик семинар онлайн форматта оештырылды. Чара төрки телле илләр һәм Россия төбәкләре арасындагы хезмәттәшлекне алга таба ныгытуны максат итеп куйды. Бу хакта Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«ЮНЕСКО» тәкъдиме белән 2000 елдан башлап билгеләп үтелүче Халыкара туган тел көненә багышланган юбилей семинарын Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе, Каюм Насыйри институты һәм ИФМКның Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендәге стратегик тикшеренүләр фәнни-белем бирү үзәге оештырды.

Фото: Индира Габдуллина, «Дулкын» һөнәри үсеш үзәге

Семинарның халыкара статусын катнашучылар географиясе дә раслады. Чарада Абай исемендәге Казак милли педагогика университеты, Бохара дәүләт университеты, Сәмәрканд дәүләт педагогика университеты, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты һәм башка чит ил югары уку йортлары галимнәре катнашты. Барлыгы телләрне укыту методикасы, төрки тел белеме, туган тел һәм әдәбиятны өйрәнүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган 100дән артык доклад тәкъдим ителде.

Катнашучыларны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов сәламләде.

«Халыкара семинар югары уку йортлары, педагоглар арасында фәнни хезмәттәшлекне үстерү, шулай ук лингводидактика, тел белеме һәм төркиятнең иң актуаль проблемаларын тикшерү өчен мөһим чара булып тора», — дип ассызыклады ул.

Шулай ук Абай исемендәге Казак милли педагогика университеты профессоры Нәгыймә Ильясова һәм Бухара дәүләт университетының рус теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Отабек Носиров сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.

Пленар утырышта тел белеме һәм укыту методикасы өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләр үзләренең алдынгы педагогик тәҗрибәләре белән уртаклашты. Докладчылар тел белеме, мәктәпләрдә телләрне укыту һәм югары уку йортларында төркиятне өйрәнүнең методик мәсьәләләрен чишү юлларын күрсәттеләр.

Фото: Индира Габдуллина, «Дулкын» һөнәри үсеш үзәге




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса