Якташыбыз Раилгә тавыш бирик
ТНВ каналы аша турыдан-туры эфирда «Татар моңы» бәйгесе бара. Биредә республикабызның яшь җырчылары гына түгел, Казахстан, Үзбәкстан, Башкортстан кебек башка республикалар, Сургут, Санкт-Петербург кебек шәһәрдәрдән дә талантлар катнаша. Икенче турга барлыгы 302 кеше үткән булган. Шулардан 42сен генә финалга сайлап алганнар. Иң шатлыклысы-шул иң-иңнәр арасында безнең район егете Раил Бакыев бар. Гала-концертка шул 42нең 30ы […]