«ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнә
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ – 2022» халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнә. «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесе икенче тапкыр үткәрелә. Бәйгене Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештыра. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бәйгедә катнашучылар шигырьләр, мәсәлләр һәм проза укуда осталык сынашачак. Читать дальше...