Түбән Камада алдынгы укытучыларны бүләкләделәр
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың Халык иҗаты йортында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантана үтте. Укытучыларны бәйрәм белән котларга Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин килде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Тантанада алдынгы педагоглар катнашты, алар арасында атказанган ветераннар да, яшь хезмәткәрләр дә бар иде. Кунакларны Түбән Кама өстәмә белем бирү учреждениеләре вәкилләре һәм иҗат коллективлары музыкаль номерлар белән котлады. Читать дальше...