Татарстан җитәкчелеге Фәйзи Галиев вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге Бөек Ватан сугышы ветераны, Россиянең һәм республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйзи Галиев вафатына бәйле кайгы уртаклашы белдерде. Фәйзрахман (Фәйзи) Галиев 1925 елның 2 июлендә Татарстан АССРның Арча районында туган. Ул хезмәт юлын Әтнә районының «Чулпан» колхозында хисапчы булып башлаган. 1942 елда Смоленск пехота училищесы курсанты була, ә 1943 елда фронтка китә, анда 722нче укчы полк разведчигы булып хезмәт итә. Яраланганнан соң ул «Чулпан» колхозына кайта... Читать дальше...