Главные новости Пушкина
Пушкин
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28

Дәүләт биргән миллион сумны начар кинога сарыф итү тарихы

0

«Не напрасно посетил эту сторону: история Пушкина в Казани» документаль фильмы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, коммерциячел булмаган оешмаларга субсидияләр конкурсы кысаларында чыгарылды. Әлеге конкурста А.С. Пушкинның тууына 225 еллыгы уңаеннан «Пушкин в Казани» номинациясе бар иде, һәм анда Казан дәүләт мәдәният институты студентлары командасы (режиссер – Андрей Живаго, продюсер – Тимур Нуртдинов) җиңде.

Игьтибар: егетләргә үз проектларын тормышка ашыру өчен 1000 000 (1 миллион) сум акча бирелде.

Ниһаять, яшь кинематографистлар җәмәгатьчелеккә иҗат җимешләрен тәкъдим итте. «Премьераның «Пророк. История Александра Пушкина» биографик музыкаль фильмының премьерасы көннәренә туры килүе – бөтенләй очраклылык», – дип аңлата алар.

Пушкин урынына – мәче?

2024 елның март аенда ТР Мәдәният министрлыгы, питчинг уздырып, 10 фильм төшерү өчен 8 млн сум акча бирде. Бу – ел саен була торган традицион процедура. Тематик планда төрле жанрлар – документаль, нәфис, анимацион фильмнар карала. Фильм проектлары өчен биреләчәк субсидияләргә коммерцияле булмаган оешмалар дәгъва итә ала. Питчингта тәкъдим ителгән проектларны экспертлар карый һәм, дәгъва итүчеләр презентациясе аша булачак фильмны күзаллап, акча бирү яки бирмәү турында карар кабул итә.

Питчингта А.С. Пушкинның 225 еллыгы уңаеннан тулы метражлы документаль фильм (1 млн сум) төшерергә ике команда теләк белдерде. Берсе – Казан дәүләт мәдәният институты студентлары проекты: «Не напрасно посетил эту сторону: история Пушкина в Казани» (режиссер – Андрей Живаго, продюсер – Тимур Нуртдинов); икенчесе – продюсер Марина Галицкая проекты (Салават Юзеев фильмнарының продюсеры һәм режиссерның хатыны).

Ике егет комиссия алдына чыгып, Пушкин эзләре буйлап йөреп, тарихи урыннарда кино төшерергә җыенулары турында сөйләделәр. Гид – мәче. «Пушкин образы буламы соң?» – дип сорады экспертларның берсе. «Юк», – диде егетләр. Экспертлар проектны тәкъдим итергә килгән егетләрнең берсенә – продюсер Тимур Нуртдиновның үзенә – мәче булып төшәргә тәкъдим итте. «Икенчесе – Пушкин була ала», – дип шаяртты экспертларның берсе, егетнең бакенбардларына ишарәләп.

Ә продюсер Марина Галицкая Васил Сәфәргалиев сценарие буенча фильм төшерергә җыенган булган. Шагыйрь Васил Сәфәргалиев үзе үк Пушкин Казаны буенча гид буласы булган.

Кем икән ул Васил Сәфәргалиев, дип «гуглить» итеп караган идем, «Стихи.ру» сайтында шигырьләрен таптым. «Меня зовут Василь, (можно просто Вася) и я из Казани» дип таныштырган егет үзен.

Экспертлар студентларга өстенлек бирде. Алар проектның гиды итеп Васяны түгел, Живаго белән Нуртдиновның мәчесен сайладылар һәм миллионны аларга бирергә дип карар иттеләр. Баюн мәчесе булып матур сөйләде дә егетләр, эреде дә төште экспертлар...

«Фильмга әзерлек чорында документаль фильмның иҗади командасы документаль картинаның концепциясен булдыру өчен эксперт булырлык әдәбият белгечләре һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты. Фильмның комплекслы агарту максатын күздә тотып, мәгърифәти-агарту материалы буларак, рус әдәбияты тарихын өйрәнү кысаларында мәктәпләрдә күрсәтелергә киңәш ителә.

«Пушкин в Казани» документаль фильмы – әлеге кыска, ләкин әһәмиятле сәфәрнең серен ачарга тырышу омтылышы. Без бөек шагыйрьнең эзләре буйлап йөрибез. Ул булган Дворянское собрание кунакханәсендә, Карл Фукс йортында, Сукно бистәсендә булырбыз. Архив документларын һәм күргән кешеләр истәлекләрен кулланып, XIX гасыр Казаны атмосферасын тудырырбыз һәм Пушкин тормышыннан аз билгеле фактларны барларбыз. Иң төп сорау – Александр Сергеевич Пушкинны Казанга нәрсә китергән? Бу сәфәр аның иҗатына һәм дөньяга карашына ничек тәэсир иткән?» – диелгән иде фильмны карарга чакыру пресс-релизында.

Фильмның продюсерлары – Александр Введенский, Тимур Нуртдинов

Фильмның авторы – Андрей Живаго

Куючы операторы – Михаил Киселев

Куючы рәссам – Алена Шарпатова

Линия продюсеры, кастинг-директор – Азалия Прокофьева

Алып баручы ролендә – Кариев театры артисты Рамил Вафин

«1833 елның сентябре. Александр Сергеевич Пушкин Казанга килә. Рәсми максаты – Пугачев бунты тарихы өчен материаллар җыю. Казна формулировкасы артында нәрсә ята?» – дип кызыктыра фильмның башында алып баручы. Без инде ниндидер зур сер ачылуын көтәбез.

45 минутлык (1 дәрес вакыты) фильмда Пушкинның ике көнлек сәяхәте тасвирлана һәм әлегәчә барысы да ачыкланып бетмәгән булуы ассызыклана. Азакка барып җиткәндә, ул сер инде ачылмыйча гына онытылган була.

Питчингта вәгъдә ителгән гид-мәче дә булмады. Дөресрәге, Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә борынгы китаплар куелган киштәләр арасында йөргән һәм эш өстәле янында утырган Кариев театры артисты Рамил Вафин – шушы мәче, ягъни, Кот Баюн булды ахрысы. Чөнки 45 минутның азагында ул текстын: «Я – кот Баюн, потому что моя функция – рассказывать историю. Но сейчас рассказывать мне больше нечего», – дип тәмамлады. Ягъни, без 44 минут дәвамында Рамил Вафинны тыңладык та, 45нче минутта – финалда – аның мәче ролендә икәнлеген белдек.

«Баюн мәчесе (Кот Баюн) – тылсымлы славян әкиятләре персонажы, ул юлчыларны җыры һәм сүзләре белән йоклата, аның тылсымына каршы тора алмаганнарны үтерә. Мәчене тота алганнар барлык чирдән дәва таба, чөнки аның әкиятләре сихәтләндерә», – диелгән әлеге әкияти персонаж турындагы чыганакларда.

Әгәр ул тылсымлы мәчегез, 45 минут дәвамында баланы кызыксындырып, үз артыннан Казан буйлап та йөртмәгән икән, нәрсәгә кирәк булды соң бу персонаж? Баланы йоклату өченме? Йокламый түзүчеләргә укытучы «5»ле куямы?

Ни булса да булган, питчингта вәгъдә ителгән мәче Казан урамнары буйлап йөрмәде.

Мәченең булу-булмавы, тагын кайбер техник җитешсезлекләр, дизайн проблемаларын калдырып, эчтәлеккә килик. Анысы хакында Татарстанның атказанган архитекторы, Казан тарихы белгече Сергей Саначин сөйләде. Дөрес, вакыт бетеп килүен сәбәп итеп, алып баручы ханым аңа җентекләп анализларга мөмкинлек бирмәде. Шулай да әйтеп өлгерә алганын биредә тәкъдим итәм.

Сергей Саначин: Бу фильм «Пушкин Казанда» дип атала икән, анда дөреслек булырга тиеш иде. Монда ялган күп. Мин барлык нюансларны да санап тормыйм. Кайбер моментларны гына әйтеп үтәм. Сезгә «Горловой кабак» дип, Петербург урамында торган бинаны күрсәткәннәр. Ә бит ул бина Пугачев Казанда булганнан соң 8 ел узгач салынган. «Горловой кабак» Пугачев вакытында да булган, димәк, бу бина берничек тә «Горловой кабак» була алмый.

Пугачев Казанны ике атна камап тормаган, аны өч көндә куганнар. Пугачев Михельсонга һөҗүм итмәгән. Ул лагерь булып торганда, Михельсон Уфа ягыннан килеп, үзе аңа һөҗүм иткән.

Пугачев белән Крупенников очрашкан бина Пушкин Казанга килгән 1833 елда төзелгән, диелде. Бу да дөрес түгел. Ул елны ике бина тоташтырылган галерея гына өстәп салынган. Болар – аннан күп алда салынган борынгы йортлар.

Иделнең уң як яры буйлап үткән һәм Сембергә алып барган юл популяр булган, диелде. Монысы дөрес, ләкин ул Васильево аша үтмәгән. Васильево аша Сембергә бару – аңгыралык булыр иде. Юл Югары Ослан аша уза...»

Пушкинның тууына 225 еллыгы уңаеннан фильм төшерү өчен тәгаенләгән акчага егетләр менә шундый фильм тәкъдим итте. Проектка бакенбардлы яхшы презентация ясау – ул әле яхшы фильм продукциясе чыга дигән сүз түгел. Экспертлар ышанган иде егетләргә... Хаталар да таптылар, Баюн мәчесе дә булмады, очты-очты миллион, кыскасы...




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Ленинградской области

Новости спорта


Новости тенниса
Карен Хачанов

Карен Хачанов — о том, думает ли он о завершившихся матчах: был моложе — загонялся






В Нижегородской области пройдет второй Всероссийский Арзамас-форум «Художественное образование в русской провинции»

Чем заняться в Москве и Санкт-Петербурге 20–26 февраля: неделя со «Снобом»

Кабмин исправил ошибку в имени убийцы Пушкина Дантеса

Неточный «Пророк». Историк Смирнов назвал ошибки в новом фильме о Пушкине