Түбән Новгородның актив татар хатын-кызлары «Туган як» редакциясендә очрашты
(Казан, 8 август, «Татар-информ»). 6 август көнне Сергач шәһәрендә «Туган як» газетасы редакциясенә «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы активистлары җыелды. Чара оешма җитәкчесе Зилә Әхмәдуллина җитәкчелегендә узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә. Татарлар яши торган районнардан килгән оешма лидерлары агымдагы эшләр турында фикер алышты, татар авылларында эшләнгән эшләр белән уртаклашты. Зилә Әхмәдуллина автономия исеменнән кайбер активистларны нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге өчен бүләкләде... Читать дальше...