Башкортстанның Сибай шәһәре филармониясенә нигез салучы Фатыйх Хөснетдинов вафат
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Башкортстанда Сибай шәһәрендә театр һәм филармониягә нигез салучыларның берсе — Фатыйх Хөснетдинов вафат булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. "63 яшендә Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фатыйх Салават улы Хөснетдиновның гомере өзелде. Ул Сибайда башкорт балалар театрына һәм филармониясенә нигез салуда чишмә башында тора. 1993 елда әлеге ике яңа мәдәният учреждениесе директоры итеп билгеләнә", диелә хәбәрдә. Фатих Хөснетдинов 1957 елның 3 гыйнварында... Читать дальше...