Башкортстанда бер ир-атның эчендә пычак йөзе тапканнар
Кеше үтерергә маташкан 19 яшьлек егеткә карата җинаять эшен Башкортстанның Сибай районы судына тапшырганнар. Бу турыда « Башинформ » хәбәр итте. Гаепләү ягы версиясе буенча, былтыр 26 октябрьдә бу егет исерек килеш танышын үтермәкче була. Ул аш-су пычагы ала һәм танышына дүрт тапкыр кадый. Аннары корбаны үлүенә инангач, ул качып китә. Ләкин яраланган ир-ат исән кала. Аңа табиблар вакытында ярдәм күрсәтә. Аннары хокук саклаучылар җинаятьтә шикләнелүчене тоткарлый. Аны судка карар чыгарганга кадәр сак астына алалар. Читать дальше...